поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Гыйнвар
  • Зинира Рамазанова - җырчы
  • Әминә Бикчәнтәева (1913-1986) - язучы
  • Альбина Насыйрова - дәүләт эшлеклесе
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
 
 

 
Архив
 
17.11.2021 Милләт

Әдилә Сәфәрова: «Татар телен шәһәрдә саклап калучылар беләсезме кемнәр?»

Журналист, «Манзара» тапшыруын алып баручы Әдилә Сәфәрова үзенең инстаграмында тел, милләткә кагылышлы уй-фикерләре белән уртаклаша. Болай дип яза ул:

"Бүген балалар поликлиникасында:

—  Иди, садись, сейчас наша очередь. …Да нет, не переживай, это не больно будет, как комарик укусил. Даже не заметишь, я с тобой, улым…»

Менә шул җөмлә ахырындагы бер татар сүзе аша гына мин бу ананың татар икәнен аңладым. 
 
Улымка, кызымка… Аника, атика, абика, даватика…
 
Шәһәр җирендә татар теле менә шундый дәрәҗәдә. Замана ата-аналары татар телен кирәк санамый, кызганыч. Репетитор яллап, инглиз телен өйрәтәләр. Аннары балалары чит илгә чыгып китә. Анда француз, алман, инглиз кешеләре белән гаилә коралар. Бер заман бу яшь гаилә авылга кунакка кайта. Кияү, килен татарча белми. Тәрҗемәче аша сөйләшкән кебек уллары, кызлары аша әби-бабай әңгәмә кормакчы була кунак белән. Оныкларының исемнәре дә тел әйләнмәслек… Нинди анда җанлылык, якынлык, ихласлык…
 
Җәмәгать, бу әкият түгел, мин үз күләрем белән күргән нәрсәләр. Безнең буында тел юкка чыгып бара. Минем яшьтәшләрем телне кирәксенми. Балаларына олы мирас буларак аны тапшырмый.
 
Татар телен шәһәрдә саклап калучылар беләсезме кемнәр? Артистлар, театр актерлары, телевидение, радио хезмәткәрләре, журналист, язучылар, дәүләт эшлеклеләре, укытучлар, өлкән буын кешеләре һәм мөселманнар. Шөкер, безнең сыйныфта ата-аналар йөз процент татар һәм без ватсапта да үзара татарча аралашабыз. Балаларга да татар телен һәм русчаны бертөрле өйрәтәбез. Безнең сыйныфта балалар камил итеп ике телдә җөмлә төзи ала. Өстәп, инглиз телен өйрәнә. Гарәп, төрек, кытай телләре буенча да түгәрәкләр эшли.
 
Мин татар мохитендә үстем. Әни миңа гел рус телендәге китапларны укыта иде. Чөнки үз вакытында аңа аны укытучы булмаган. Шәһәргә килгәч, русча начар белгәнгә, кыенга туры килгән. Ә безгә, киресенчә, балаларыбызга татарча китаплар алырга кирәк. Чөнки шәһәр балалары болай да рус мохитендә үсә.
 
Әйтергә теләгән фикерем шул иде: безнең буында ана телебез югалып калмасын”, — дип яза Әдилә Сәфәрова. 
Фото: https://www.instagram.com/safarova_adelia/
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.11.2021
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (911480) / 21.11.2021 21:22:11

куп еллар моннан элек 10 классны бетергэч
киттем еракка -илебезнен бер конбатышк шэхэренэ туганнарым мине чакыргач.Туып-устем чын татар авылында, татар мэктэбен бетердем. урысча тик русча дэреслэрдэ генэ иде. без тататр балалары булсак та урыс сузлэрен
хатасыз яза идек э суз байлыгыбз шэптэн булмаса да Мин шэхэргэ килгэч русча сойлэшергэ оялчанрак идем, хата жибэруем бар дип курка идем Э тормыш дигэн нэрсэ ойрэтте: урысча да, беоорусча да анлый башладым, русча сойлошуне дэ яхшы узлэштердем Иркен оялмыйча хич хатасыз софлэшэ идем Бугенге коннэрда туган ягымда ящим, бик яратам туган телемдэ аралашуны Тирэнэнлектэн килгэн ниндидер жылылык сизэм туган телемдэ сойлэшкэндэ. Олыгайган саен туган ягымнын, туган телемнен минем очен зур байлык икэнлеген анлыйм. Балаларым, оныкларым шэхэрдэ туып -уссэлэр дэ,яшэсэлэр дэ минем белэн тик татарча сойлэшэлэрАлар - мина, мин аларга рэхмэтлебез

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar