поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.11.2021 Җәмгыять

Камышлы авылында чишмәләр урам саен - хәтта санап бетерерлек тә түгел

Җир куеныннан ургылып чыккан көмеш чишмәләрдән башлана туган як, туган ил. Авыл баласы яшел чирәм арасыннан челтерәп аккан чишмә юлында үсә. Башта әнисе кушуы буенча якын чишмәдән чәй куярга тәмле су алып кайта, төсле ташларын җыеп уйный, үскән саен ераграк чишмәләрне дә үзе өчен «ача», исемнәрен белә, һәр чишмәнең үз йөрәк тибеше, үз моңы, үз догасы булуын аңлый...

Камышлы авылында андый чишмәләр урам саен - «Кара төп», «Варлан», «Тәтем»... Хәтта санап бетерерлек тә түгел. Борын-борыннан алар авылны чиста су белән туендырганнар, шушы җырлы чишмә буйларында егетләр-кызлар танышып, тәүге мә-хәббәтләрен очратканнар, бәла килсә, кызлар чишмә буена төшеп елаганнар, кайгыларын суга сөйләп агызганнар. Шул чишмәләрнең берсе «Кара төп» дип атала. Аның турында борынгы гыйбарә бар.
 
Чишмә янына бер усал кеше килеп суын эчәргә иелгән икән. Чишмәгә бу кеше бер дә ошамаган, күрәсең, суы кинәт дулкынланып, кайнап күтәрелгән дә, баштан-аяк коендырып, җир астына кереп югалган. Усал кеше күпме генә эзләсә дә, көтсә дә, су чыкмаган, чишмә төбендә ятып калган кара ташларны гына күргән. Ә башын күтәреп караса, Камышлы якларының искиткеч матур булуын күреп таң калган. “Туган ягым кебек үк матур җир икән, шушында гына калырмын, йорт салып, балалар үстерермен, бу чишмәне карап торырмын”, - дигән уйларына үзе дә гаҗәпләнгән. Чишмә суы аның усаллыгын шушы кара ташлар өстенә юып төшергәч, гөнаһларын ярлыкаган һәм тагын да куәтлерәк булып бәреп чыккан.
 
Шуңа да Камышлы авылының иң матур чишмәсенә “Кара төп” дигән исем биргәннәр. Искиткеч тәмле, көмеш сулы чишмәбез авылдашларыбызны су белән генә тәэмин итми, ул авылыбызның яме, күрке булып тора.
 
Чишмә төбендә кара ташлар күргәндә, кешеләр, бу гыйбарәне искә төшереп, үзләренең начар гадәтләрен, усаллык һәм хөсетлекләрен чишмә суына салып агызып җибәрәләр, ә ак ташлар күрсәләр, ятып суын эчәләр һәм уңай энергетика алалар.
 
Камышлы авылында әби-бабайлардан калган йолалар әле дә сакланып киләләр. Һәр гаилә тормыш юлын изге чишмәдән башлый - яшь килен, изге теләкләр теләп, җиңел аяк, тулы чиләкләр белән иренең йортына атлап керә.
 
Римма ГАЛИМУЛЛИНА
 
Камышлы авылы.

---
Бердәмлек
№ --- | 16.11.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»