|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.11.2021 Медицина
Коронавирус инфекциясенә каршы дару әзерләү процессы — соңгы стадиясендәРоссиядә коронавирус инфекциясе үсешен башлангыч этапта туктатырга мөмкинлек бирә торган препарат әзерләнә. Хәзер бу юнәлештәге эш – соңгы стадиясендә. РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ТАСС агентлыгына шулай дип белдерде. «Әлегә коронавирус инфекциясенә каршы дару беркемдә дә юк. Хәер, без әлеге авыруны йоктырганнан соң башлангыч этапта аның үсешен туктата торган препарат әзерләүнең соңгы стадиясенә кердек», - дип искәртте министр.
Мурашко сынаулар төгәлләнгәннән соң препарат турында тагын да җентекләбрәк сөйләячәген әйтте. Ул коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны дәвалауда кулланыла торган даруларга кытлык булмавын әйтте, дип яза Татар-информ.
«Бары тик бер чит ил препаратын китерүдә генә тоткарлыклар бар, җитештерүчеләр аны ясап өлгерә алмый», - диде министр.
Ул Россиядә альтернатив препарат булдыруларын әйтте.
РФ Президенты Владимир Путин Оборона министрлыгы җитәкчелеге һәм Оборона-сәнәгать комплексы вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә якын арада коронавируска каршы дару уйлап табылачагы хакында белдергән иде.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|