поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
02.07.2008 Ир белән хатын

ХЫЯНӘТ - МӘХӘББӘТ УЕНЫ

Бу турыда китаплар да языла, галимнәр дә уйлана. Ә без көндәлек тормышта карыйк әле. Без бит “Серле урман”да яшәмибез. Таң аттымы, тормыш башлана, ә кешеләр тормыш казанында кайный. Тормышта хыянәт итүче, итмәүчеләр безнең белән яши. Аларны, минемчә, психологлар аша эзләргә кирәкми. Без барыбыз да тормыш арбасында бергә.

 

Ачык итеп сөйләшик. Ирләр дә, хатын-кызлар да хыянәт итә. Әйдәгез, иң элек хыянәт итүче хатын-кызның психологик үзенчәлекләренә күз салыйк.

Кайчакта хатын-кыз хыянәтче иреннән үч алу нияте белән дә үзенә сөяркә булдыра ала. “Г” исемле ханымны тыңлап карыйк. Төскә-биткә чибәр, тышкы кыяфәте дә ирләр каратырлык. Бер ир балалары бар. “Башта ирем белән 3-4 еллап әйбәт тордык. Аны ихтирам итәргә тырыштым. Яратышып өйләнештек. Югары белемле, ягымлы. Хатын-кызларга тәмле телле. Сүзләрен уйлап сөйләшә. Культуралы. Гел елмаеп кына тора. Дүрт ел яшәү дәверендә ул миңа карата салкыная башлады. Йокларга яткач, иркәләү-назлау юк, икенче якка борылып ята. Ә мин һаман назлаганны яратам. Миңа игътибар юк. Үзем “эшкә” керештем. Кулны тәненә куйсам, “ал” дип кычкыра. Тапкандыр мин әйтәм үзенә. Ашавым ашау түгел, йокыларым качты. Ирләр кадерле. Аерылдыңмы, ялгыз калдың, дип уйла. Даладагы ялгыз каен шикелле утырып калырсың. Без, хатын-кызлар, ирне тартыр өчен өйдә бер хәстәрен дә күрмибез. Беркөнне эштән кайтуына бик матур итеп киенеп, кыяфәтемне төзәтеп куйган идем: “Нәрсә, сөяркәң янына барырга җыендыңмы әллә, бизәнгәнсең, ясангансың”, – ди бу миңа.

Күрәсез, ирең синең иске халатларыңа ияләшеп беткән икән, аны бизәнеп, матур, килешле киемнәр белән каршы алсаң да, мыскыл гына итә. Хатын-кыз ирен эштән көткәндә генә матур кыяфәттә булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдем. Без бит, янәсе, үз иреңә өйдә ничек йөрсәң дә ярый, дип уйлыйбыз.

Әле бу ирем алдында үземне сынау буенча беренче адымнар гына. Нәрсә генә эшләп карасам да, миңа карата “климаты” җылынмады.

Беркөнне миңа карата салкын булуының серен ачты ирем. Әзрәк салган иде. Йокларга яткач, саташып, миңа Ирина дип дәште. Әһә, мин әйтәм, аңлашылды. Тешемне кысып булса да дәшмәскә тырыштым. 8 Мартка да, туган көнемә дә бернәрсә дә бүләк итмәде. Ир хатыны булып яшәү дә гарьләндерә. Чыдамас идең хыянәткә, бала бар. Гаиләне ватуы җиңел, торгызуы читен. Мин монысын да аңлыйм. Ирем әйбәт урында эшли, артыгын салмый. Акчасын да әйбәт ала. Концерт-театрларга йөрибез. Гаилә дусларыбыз да әйбәт. Иремнең миңа булган мөнәсәбәте генә күңелне сызландыра. Гаиләдә җылылык, татулык юк. Мондый гаилә салкынлыгы сәламәтлеккә дә зыян китерә.

Иремне сөяркәсе белән тотасы килә дә... Юк, түзәм. Җае чыгар мин әйтәм.

Беркөнне ул шулай спектакльгә билет алып кайткан. Бардык. Элек бер-беребезгә сыенып утыра идек, хәзер миннән аерылып утыра. Безнең рәттәге яшь кызга күз төшерә, бер-берсенә карашып алалар. Театрдан кайткач, төне буе йоклый алмадым. Миңа да иремә хыянәт итеп карарга дигән уй баштан йөгерде. Эштәге бер иргә мин дә күз уйната башладым. Мине бер почмакка кысмасынмы?!

– Со мной хочешь чтоли? – ди.

– Хочу, – дидем.

Очраша башладык. Беренче очрашуда ук бер ярты алып килде. Эчмәсәң очрашмыйм, болай “коры” гына очрашу кызык түгел, ди. Өйгә салгалап кайта башлагач, иремә ошамады.

– Сөяркә таптыңмы әллә? – ди бу миңа.

– Таптым мин әйтәм, синең Ираң бар.

– Каян беләсең? – ди.

– Беләм, разведка яхшы эшли, – дидем.

Менә икебез дә “гулять” итә башладык. Ул күңеллелек өчен, мин иремә ачу итеп. Ул икенче белән таныштым, ди. Мин дә икенче белән. Ул миңа “күчтәнәч” бүләк итте. Зур тавыш булды. Сугыштык. Табибка дәваланырга икәү йөрдек.

Ул үзе сүз башлады. “Туйдым бу тормыштан, әйдә, килешик, көнебезне матурлыйк”, – диде. Миңа зур бәйләм чәчәк, бер кофта алып кайткан. Мин торт пешердем, киендем, бизәндем, чәчләремне ясаттым. Ирем миңа карап торды да:

– Кара әле, гүзәлем, син нинди матур икәнсең! Бу матурлыгыңны күрә белмәгәнмен, – диде. Мин шатлыгымнан аның кочагына ташландым, озак үкси-үкси еладым.

Сез хатын-кыз күңелен аңламыйсыз. Безгә наз, игътибар кирәк”, – дип тәмамлады ул үз хикәясен.

Менә хәзер нәтиҗә ясыйк инде. Ирләргә шуны онытмаска кирәк: һәрбер хатын-кыз ир-ат игътибарына мохтаҗ. Үзенең иренә ошавын, гүзәл зат булуын һәрвакыт сизеп торырга тиеш.

Минемчә, иргә дә, хатын-кызга да “ике дөньяда” яшәве читендер. Ике якка да иң куркыныч нәрсә бар: бөтенләй ялгыз калу ихтималы да юк түгел. Җимерү җиңел, ә төзү, ай-һай, бик катлаулы диләрме әле?!


Рафаэль САЛЬМУШЕВ, Казан
Безнең гәҗит
№ 26 | 02.07.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»