поиск новостей
  • 18.06-27.08 Театральләштерелгән фольклор шоу. Туган авыл. 18:00
  • 17.08 "Кияү урлау". Тинчурин театры.18:30
  • 18.08 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 18:30
  • 22.08 "Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомседиясе". Тинчурин театры. 18:30
  • 23.08 "Кияү урлау".Тинчурин театры. 18:30
  • 24.08 "Мәдинә". Тинчурин театры. 18:30
  • 25.08 "Матур CITY", 12+,18:30,Кариев театры
  • 25.08 "Беренче театр". Тинчурин театры. 18:30
  • 26.08 "Супер кияү", 12+,18:30,Кариев театры
  • 26.08 "Полиционер". Тинчурин театры. 18:30
  • 27.08 "Мәхәббәт күгәрченнәре",12+,18:00,Кариев театры
  • 27.08 "Кияүләр". Тинчурин театры. 17:00
  • 28.08 "Корт",12+,18:00,Кариев театры
  • 28.08 "Акча бездә бер букча". Тинчурин театры. 17:00
  • 29.08 "Ак чәчәкләр кебек...",12+,18:30,Кариев театры
  • 29.08 "Хыялый". Тинчурин театры. 18:30
  • 25.09 Сезон ачылышы. Уникс. 17:00
  • 29.09-02.10 Гүзәл Уразова. 20 ел сәхнәдә. Уникс. 18:00
  • 23.10 Григорий Лепс. Татнефть Арена. 18:00
  • 09.12-18.12 Илсөя бәдретдинова. Уникс. 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 16 Август
  • Рөстәм Яхин (1921-1993) - композитор
  • Нур Алиев - видеограф
  • Илнур Фәйзрахманов - журналист
  • Әдип Маликов (1921-2009) - шагыйрь
  • Рафаэль Латыйпов - җырчы
  • Марат Ибляминов - медиаменеджер
  • Рамил Чурагулов - җырлар авторы
  • Оксана Ильюп - җырчы
  • Вахит Хаков (1926-2008) - галим
  • Марат Зыятдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Илназ Нәбиуллин - эшмәкәр
  • Казанда ике булмэле фатир арендага бирелэ, остановка Сафиуллина, Юлиуса Фучика урамы 50нче йорт. 28000 сум все включено. 3 йокы урыны бар. Студент кызлар булса бик яхшы. 89656034353.
  • Казан шэхэре. Х Бигичев урамында оч булмэле фатирнын залына керергэ телэуче кызлар юкмы. Новоселья урамында оч булмэнен бер булмэсенэдэ керергэ телэуче.89277896680
  • 1. Җир астындагы су катламына бораулап тишек ясау комплекты сатыла. Диаметры 150 мм. тирәнлеге 10 метр. 12 мең сум 2. Җир астындагы су катламына "гидро бур" ярдәмендә тишек ясау өчен комплект сатыла. Тирәнлеге 20 метр. 25 мең сум. т. (Чаллы): 8(827)470-47-57
  • Казан шэхэре Советский, Вахитовский, Ново-савиновский районнарында студент кыз балага снимать итэр очен 1 булмэле фатир эзлим. 89178850754
  • Советский районда бари галеева, ершова, космонавтов, новаторов урамында ике булмэле квартира снимать итэм. 89272469807
  • Ассаляму алейкум! Казанда,Гостинка яисэ студия снимать итергэ телим (нинди район булсада , центрга якынрак булса яхшырак) 89872312932 ватсап
  • Ассаляму алейкум! Гостинка яисэ студия снимать итергэ телим. 89872312932 ватсап
  • 3булмэнен залына кызлар кирэк иде. Х Бигечтэ. Новоселья урамында 3 булмэнен бер булмэсенэ кызлар кирэк. 89277896680
  • Яшел үзән районында ЗААННИН токымлы, ак төстәге ике кәҗә сатыла. Берсе ике тапкыр, икенчесе өч тапкыр бәрәнләгән. 89053122558
  • Куплю дом или земли участие недолико центральном автовокзал звоните по телефону 89375976797
Архив
 
12.11.2021 Мәгариф

«Сафлыгымны югалттым, әнигә әйтә күрмәгез»

Дәүләт Думасы депутаты Владимир Жириновский мәктәпләргә җенси тәрбия дәресләрен кертергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, әлеге сәгатьләр йогышлы авырулар, бала төшертүләр санын киметергә ярдәм итәчәк. Яшерен теманы кем өйрәтергә тиеш: мәктәпме, әти-әниме, әллә табибмы?

Әйтергә оялам…
«Илдә  сексологлар берлеген оештырып, җенси тәрбия буенча балалар  белән фикер алышып, ахыр чиктә, нинди дә булса җыентык чыгарырга кирәк. Министрлар  һәрвакыт, моның өчен укытучылар җитми, дип әйтә. Педагогика вузлары бар бит, әзерләгез!» – ди Владимир Жириновский.
 
Депутат белдергәнчә, Россия  – Европада мәктәпләрдә  гаилә психологиясе, җенси  тәрбия дәресләре өйрәтелми, балаларга кеше тәне турында тулы мәгълүмат бирелми  торган бердәнбер төбәк.  Юкса бу сәгатьләрне атнага бер тапкыр да  укыту җитә.
 
Моңа кадәр Жириновский Санкт-Петербургның биология укытучысы – интернетта өлкәннәр өчен җенси белем буенча блог алып барганга эштән киткән Ольга Щеголованы яклап чыккан иде. Педагог балаларга бу хакта берни сөйләмәсә дә, әти-әниләр моның белән килешмәгәч, эштән китәргә мәҗбүр булган иде.
 
Хәзерге балалар  интим мәсьәлә буенча укытучыдан, әти-әнидән дә күбрәк белә. Аларны кәбестә арасыннан таптык яки ләкләк алып килде, дип алдап булмый. Шуңа күрә  гаиләләрдә җенси тәрбия темасына сүз кузгатучылар да сирәк. Моны әйтергә  читенсенәләр, интернеттан укып белерләр әле, диләр. Шул ук вакытта дөресен сөйләүчеләр дә юк түгел.
 
Казан мәктәпләрендә белем бирүче  инглиз теле укытучысы (исемен күрсәтмибез. – Ред.)  сыйныфындагы кызлар өчен борчыла:
 
– Сыйныф җитәкчесе булгач, укучыларым серләрен сөйләргә ярата. Икенче әниләре кебек якын күрәләр. Сыйныфымдагы кызлар сафлыкларын югалтуларын сөйләгәч, чәчләрем үрә торды. 14–15 яше тулмаган  балалар бит. Әнигә әйтә күрмәгез,  көн бетәчәк алайса, диләр. Кемнеңдер әнисе юк, кемнеңдер әти-әнисе аерылышкан. Матур сүзләргә алдану, җенси тәрбия турында белмәү нәтиҗәсе бу. Шуңа күрә мондый дәресләр  һичшиксез кирәк, – диде ул.
 
Замана башка, бала башка
Татарстанның атказанган укытучысы, 43 ел биология укыткан Ризилә Гаффарова, киресенчә, мондый дәресләрне кертергә кирәкми дип саный.
 
– Минемчә, биология курсында программада каралган 4–5 сәгать материал да җитә. Кирәгеннән артык тирәнәйтү, кызыксыну уятып, аны татып карау теләген көчәйтергә генә мөмкин. Дәрестә болай да СПИДның ничек таралуын, җенси мөнәсәбәткә иртә керүнең зыяны турында әйтәбез. Сыйныф җитәкчеләре тәрбия сәгатьләрендә дә читләтеп үтми бу теманы. Өлкән сыйныф укучылары (кызлар һәм егетләр  аерым)  өчен  ел саен район хастаханәсеннән мәктәпкә гинеколог чакырып, җенси тәрбия буенча лекция оештырабыз. Аларның яшьләр арасындагы җенси авырулар, абортлар саны, анын аркасында баласыз гаиләләрнен артуы турында төгәл мисаллар китереп сөйләве бик отышлы. Шулай ук мондый лекцияләрне әти-әниләргә дә үткәрәбез, – ди Ризилә Гаффарова. – 15–20 ел элек гаилә тормышы, этикасы дигән дәресләр бар иде. Мәскәүдә туганымның кызы укыган мәктәптә презерватив тараттылар. Бу бит – акылга сыймый торган нәрсә. Дәрестә йогышлы авырулар булуын, иртә яшьтә җенси мөнәсәбәткә керергә ярамаганлыгын әйтсәк, шул җитмимени? Бу хакта сөйләгәндә яшьләр оялмый хәзер. Элек хәтта битләре кызара, башларын аска ияләр  иде. Хәзергеләр башкача.  Дәреслектәге җенес әгъзалары төшерелгән темаларны кайчан үтәбез, дип сорыйлар.
 
Сыйныф сәгатьләре ни өчен?
Азнакайдагы 3 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Тинбакова әнә шулай дип сорау бирде.
 
– Мәктәпләрдә «Гаилә белеме» дәресләре бар бит хәзер. Барысында да бардырмы,  әмма бездә факультатив дәрәҗәсендә укытыла. Мәктәпләрдә җенси тәрбия дәресләреннән тыш та сәгатьләр саны тулы. Бу – беренчедән. Икенчедән, андый темалар мәктәптә юк түгел, күтәрелә. Сыйныф сәгатьләре ни өчен? Анда да шуңа кагылышлы темаларга сөйләшүләр үткәрелә. Табибларны да чакырабыз. Саклану чаралары, җенси пөхтәлек, чисталык турында әңгәмәләр булып тора. Моннан тыш биология дәресләрендә дә әлеге тема бар. Шулай булгач, барысы да тәртиптә, минемчә. Әлбәттә, өйдә ата-ана балалары белән әңгәмәләр үткәрергә тиеш. Ата-аналар җыелышында да, өйдә һәм сыйныф сәгатьләрендә  дә сөйләшеп  була, – ди ул.
 
Аның әйтүенчә, укучылар җенси мөнәсәбәтләр, кызлар һәм малайлар арасындагы аерма һәм башкалар турында җитәрлек хәбәрдар. Эш бит анда түгел. Эш шуларны белүдә дә түгел, ә тәрбиядә. Тәрбия исә өйдән килә, акыллы, сабыр бала тәртипсезлек тә кылмый, тормышын да дөрес итеп корачак. Әдәбият – әхлак кануннарын яхшылап сеңдерә торган дәрес. Мәктәптә бу дәресләр аз булган саен, тәрбиясезлек тә артачак, әлбәттә инде, бу җенси тәрбиягә дә кагылмый калмый.
 
Римма Тинбакова Петербург укытучысына карата да мөнәсәбәтен белдерде: «Аккаунтын эштән тыш алып баруы бу вакытта ул укытучы булудан туктады дигән сүз түгел. Һөнәренә карап, кеше үз урынында булырга тиеш. Укытучы бигрәк тә. Ул тормышы белән, мәктәптән тыш вакытта үз-үзен тотышы белән дә үрнәк булырга тиеш. Шуның өчен укытучы бит ул. Табиб эшләмәгән вакытында кешегә зыян салган кебек килеп чыга бит алайса».
 
Ике әйберне бутарга ярамый!
Татарстан Дәүләт Советы каршындагы  Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина әйтүенчә,  әти-әниләр һәм балалар арасында еш бутый торган ике әйбер бар. Берсе – җенси тәрбия бирү. Икенчесе – җенси тема буенча  белем бирү.
 
– Җенси тәрбия бирү тулысынча әти-әнигә йөкләнергә тиеш. Бала ничек туа, организм төзелеше турында сөйләүне күздә тотам. Моны мәктәптә сөйләү соң була инде. Алар тәнәфес, дәрес вакытында сыйныфташлары биргән видеоны күрергә мөмкин. Шуңа күрә  8–9 яшьтә сөйләп өлгерү дөрес булыр.  Балалар кеше организмы  төзелешен, әйтик, машина механизмы кебек кабул итә. 9–10 яшьтән соң  төрле бозык фикерләр ишеткәч, әти-әни сөйләгәндә колакларын томалап: «Минем бу хакта ишетәсем килми, тузга язмаган әйбер сөйлисең,  синнән башка да беләм», – диячәкләр, – ди Нина Шимина. – Җенси белем бирү (просвещение) белән мәктәпләр шөгыльләнергә тиеш. Тән турында кайгырту, аны ярату, йогышлы авырулар… Сөйләшергә темалар бар. Кызганыч, Россиядә ел саен 37 мең кеше СПИДтан үлә. Күпләр аның каян килгәнен белми. Алар  интернеттан карап, барысын да белә кебек тоелса  да, бу алай түгел. Әгәр без уйлаганча булса, «Үпкәч, балага узалармы?», «Балага узсаң, марганцовка белән бетереп буламы?» дигән сорауларга җаавапны дөнья пәрәвәзеннән  эзләмәсләр иде. Болар барысы да үз тәнеңне белмәүне күрсәтә. Бүгенге балалар – киләчәктә ир белән хатын. Ир белән хатын булгач, күбесе җенси мөнәсәбәтләрдә канәгатьлек  кичерә алмый. Бездә кем нәрсә теләгәнне әйтү кабул ителми. Бер караганда, бу – ялларны ничек уздыру кебек үк гадәти бер тема. Монда кемнең нәрсә теләгәне әйтелергә тиеш. Шуңа күрә гаилә  таркалган очраклар да бар. Җенси тәрбия бирү  дәресләре бу темага бозык түгел, киләчәктә үзеңне бәхетле итә торган формада сөйләшергә мөмкинлек бирәчәк.
 
Фикер
Равил хәзрәт Бикбаев, «Өмет» мәчете имам-хатыйбы:
 
– Сине кәбестә арасыннан таптык, ләкләк китерде дип өйрәтү дөрес түгел. Ничек бар, шулай, әниең тудырды дип әйтергә. Бу – әнигә хөрмәт уяту да бит. Динне өйрәтергә кирәк. Анда барысы да бар. Тәһарәт, госел алу да әйтелә. Мәктәптә әхлак, дин, гаилә дәресләрен өйрәтсәң, анда зина, фахишәлекнең нәрсә икәнлеге дә аңлатыла. Җенси тәрбия ул – ничек итеп бәбигә узмыйча, бозыклык кылырга өйрәтү бит. Без, киресенчә, әхлаклы гаилә корырга өйрәтергә тиеш. Кеше мең елдан артык яши. Шушы вакыт эчендә баланы ничек тудыру проблемасы булмады. Без тәртипле булырга өйрәтәбез икән, анда  барлык нәрсә дә кергән. Гаилә дәресләрен кертү отышлы булыр, әмма җенси тәрбия бирү буенча кирәкми. Киресенчә, кызыксыну  гына уятачак.  Әти-әни баласы балигъ булганда, әйтик, кызларның күреме килә башласа, ир бала «төшләнсә», госел коенырга өйрәтергә тиеш. Әти-әнинең бурычы – биш вакыт намаз фарыз икәнлеген, госелле булуны өйрәтү. Никахлашканда зөфаф киче буенча  киңәш бирә ала. Әмма иртәрәк өйрәтү кирәк түгел.
 
Алла Шаинова, гаилә психологы:
 
– Җенси тәрбия бирү темасын кертергә мөмкин, ләкин аның ничә яшьтән икәнлеген уйлап бетерергә кирәк. 8 нче сыйныфта анатомиядә бала тудыру процессын аңлаталар, ә балалар боларның барысын да тупас формада алданрак та белә. Дәресләр белеп уздырылырга тиеш. Бездә, чыннан да, адекват мәгълүмат бирү җитми. Әгәр дә шулай булса, балалар интернетта вакытыннан алда эзләмәс иде. Дәресләрнең форматын уйлау, ниндидер төп әйберләрне гади итеп, тирәнгә кереп китмичә генә аңлату кирәк.
 
«Әни, бәби  ничек туа?» дигән сорауга баланың яшенә карап җавап бирү дөрес булыр. Мәсәлән, 4–5 яшьлек сабыйга  карыннан яки бала туганда киңәйтелә торган урын бар, менә шуннан чыга, дип аңлатырга мөмкин. Әгәр бу хакта нидер белсә, әти белән әни бер-берсен яратып, кочаклашканнан соң, әни корсагына орлык эләгә дип әйтергә була. Барысы да әти-әниләрнең фантазиясенә бәйле. 6–7 яшьлек балалар өчен бу темага багышланган китаплар бар. Барысын да бала аңларлык итеп, дөресен сөйләргә кирәк.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.11.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar