поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Гыйнвар
  • Ркаил Зәйдулла - язучы
  • Алсу Исмәгыйлева - журналист
  • Равил Галиев - җырчы
  • Альберт Кәримов - дәүләт эшлеклесе
  • Ринат Шәмсетдинов - регбичы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
11.11.2021 Язмыш

Һаман да яратам икән

Мин аны беренче класстан ук яраттым. Ул яшьтә кеше әле берни аңышмый диләр. Ләкин мин бүтән төрле идем, ахрысы. Аның әтисе завуч иде. Шу­ңамы, ул беренче класстан ук гел “бишле”гә генә укыды. Класстагы икенче отличник мин идем. Тырыштым, аңа тиң буласым килде. Безне бергә мактыйлар, классның горурлыгы диләр иде.

 Мәктәптә, авыл клубында үткәрелгән кичә-концертларга икебезне алып баручы итеп куялар иде. Ошый иде миңа сәхнәдә аның белән басып тору. Исемнәребез дә охшаш: Фәрит белән Фәрдия.

 
Югары классларда укыганда класс җитәкчебез нидер сизде бугай. Безне бер парта артына утыртты. И-и шунда шатланганнарым!
 
Фәрит математикадан көчле иде. Мине шефлыкка алды. Мин, үз чиратымда, аңа инша язарга булышкаладым. Ләкин болар барысы да уен гына иде, чөнки без болай да отличниклар идек бит. Дежур булганда Фәрит миңа бер нәрсә дә эшләттермәде. Тактаны да, парталарны да үзе сөртә, идәнне дә себерә, ә мин башны горур чөеп кайтып китәм.
 
Шунысы бар, һәм минем өчен бик авыр иде, ул мине беркайчан да клубтан озата кайтмады, мәхәббәтен дә белгертмәде. Ә мин аны кү­рер өчен ял көне алар урамы аша кибеткә бара идем. Берни сатып алырга кирәк булмаса да. Каникулларны ярат­мый идем, чөнки Фәритне һәркөнне күрәсем килә иде.
 
Сөйгәнем Казандагы төзелеш институтына укырга керде. Мин — медицина институтына. Юллар аерылды. Фәрит актер Александр Абдуловка охшаган, ә аның бик популяр вакыты иде. Берара, мөмкинлек булу белән, кинотеатрга кереп, Абдулов катнашкан фильмнарны карарга гадәтләндем. Фәритне күргәндәй була идем.
 
Мин аны гел сагындым, һаман кү­рәсем килде. Без беренче курста укыганда Фәритнең әтисе үлеп китте. Ике елдан әнисе дә мәңгелек йортка күчте. Әле 50 яшьтә генә иде алар. Икесен дә яман шеш алып китте...
 
Тулай торакта Мөнҗия исемле Сарман кызы белән яшәдем. Аның да абыйсы төзелеш институтында укый иде. Бервакыт Мөнҗия мине шул институтның тулай торагына кунакка дәште. Бармыйммы соң инде?! Анда Фәритне очрата алам бит!
 
Мөнҗиянең абыйсы Рамил безне күрүгә шулкадәр шатланды, аның мине ошатканын сизә идем инде. Табын әзерләделәр, шәраб тә куйдылар. Шул көнне беренче тапкыр хәмер эчтем. Беренче тапкыр егет белән үбештем. Сизеп тордым, Фәрит каядыр якында гына иде. Ләкин мин аңа, әгәр үбешүне шулай әйтеп булса, хыянәт иттем. Беренче үбе­шү, беренче төн бары Фәрит белән генә булырга тиеш иде бит. Мин бит аны ничә еллар буе яраттым. Бу турыда Рамилгә дә сөйләдем. Ә ул көлде генә: “Син балалыктан һаман чыгып җитмәгәнсең”, — диде.
 
Рамил мине һәрвакыт күз уңында тотты. Икебез дә студентлар булганлыктан, ул мине, кинолардагы кебек, чәчәкләргә, бүләкләргә күммәде, бары бик игътибарлы булды. Мондый мө­нәсәбәт миңа хәтта ошый башлады. Фәрит еракта, томан эчендә калган кебек тоелды. Мин һаман бер үк төрле төш күрдем. Ак ма­ши­нада утырабыз икән, Рамил руль артында, мин аның яны­нда, ә Фә­рит артта. Шул ук төш елына берничә тапкыр керә.
 
Рамилгә ки­яүгә чыктым. Тормы­шы­быз әйбәт. Яхшы фатирда яшибез. Рамил акчага аптыратмый. Бик акыллы, ма­тур улыбыз белән кызыбыз бар. Эштә мин хөр­мәтле врач.
 
Беркөнне классташым Гү­зәлия чылтыратып: “Бер җыелып алырга иде, мәктәп бетергәннән бирле очрашкан юк, әйдә, бу шимбәдә авылга кайт әле”, — диде.
 
Рамил кискен каршы килсә дә, автобуска утырып авылга кайтып киттем. Әти дә, әни дә инде мәңгелек йортларында, ә өйне саткан идек.
 
Фәрит йортларын яңарткан. Чаллыда яшәсә дә, кайтып-китеп йөри икән. Очрашуны да ул оештырган, чы­гымын да үзе каплаган.
 
Иң беренче эш итеп зиратка кереп чыктым. Аннан үзем үскән нигезгә киттем. Анда затлы, заманча ике катлы йорт салганнар. Хуҗалар туганнарыдай каршылады. Бакчада әти утырткан агачлар: “Безне оныттың”, — ди­гәндәй тоелды. Күршеләрнең дә кайсы икән, кайсылары мәңгелеккә күчкән. Озак кайтмадым шул.
 
Әкрен генә урам буйлап киттем. Балачак, үсмер елларым искә төште. Һәм Фә­рит... Мин аны һаман яратам икән бит. Ир хатынының башына мондый уйлар килергә тиеш булмаса да. Язмыш безне нигә кавыштырмады икән? Үзебез гаеплеме? Беренче адымны беребез дә ясамады. Фәрит тә Рамил яшәгән тулай торакта иде бит, югыйсә. Бәлки мин аның эзләренә басып йөргәнмендер? Бәлки, ул мине ерактан гына күргәндер дә, ләкин оныткан дип уйлагандыр. Кирәк микән хәзер бу очрашу? Фәритнең гаиләсе юк диләр. Дөрес булса, мине “оныта алмыйм” дигән. Ә бит Рамил барысын да белә, шуңа күрә классташлар очрашуына кайтуымны теләмәде дә...
 
Әкрен генә Фәритләр йортының капкасын ачам. Каршы алырга хәзер ул үзе чыгачак...
 
Фәрдия. Казан
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 11.11.2021
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№2 (911424) / 13.11.2021 08:17:04

Кысыр өмет!Берәр тапкыр кашытып кайтса гына инде...

№1 (911414) / 11.11.2021 23:20:42

Кутенэ преключение эзлэмэсэ хатын-кыз буламы инде ул..

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar