поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.11.2021 Җәмгыять

Казанның 400-дән артык мохтаҗ гаиләсе гошер сәдакасы белән тәэмин ителде

Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте башлангычы белән тормышка ашырылган гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе тәмамланды. Әлеге башлангычның нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасында барлыгы 577,33 тонна гошер сәдакасы җыелды.

Мөхтәсибәтләр арасында беренче өчлекне Балык Бистәсе (75 т), Балтач (43,5 т) һәм Чирмешән (40 т) районнары алып тора. Шулай ук Питрәч районы (30 т), Чүпрәле районы (27 т), Саба районы (26 т), Биектау, Әтнә, Кукмара районнары (25-әр тонна), Мамадыш районы (20 т) зур активлык күрсәтте.

Татарстан мөселманнары, мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән, республика мәчетләренә яшелчә (бәрәңге, чөгендер, кәбестә, кишер, кабак, ташкабак суган һ.б.), җиләк-җимеш кайнатмалары, тозлаган кыяр-помидорлар, бал алып килде. Кампания кысаларында җыелган азык-төлек хәйрия оешмаларына (Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды һәм «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәге), социаль учреждениеләргә (районнардагы картлар йортлары, балалар йортлары), мөселман уку йортларына (мәдрәсәләр, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, Коръән хафизлар әзерләү үзәге һ.б.), шулай ук турыдан-туры мохтаҗ гаиләләргә җибәрелде. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанның 400-дән артык азкеремле гаиләсен азык-төлек белән тәэмин итте.

Гошер җыю кампаниясе Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә.

Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 267-нче аятендә әйтелә: “И иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (садака итеп) сарыф итегез...” Гошер сәдакасының мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе – теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуда, чөнки әлеге нигъмәтләр табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә. Аллаһының рәхмәтенә ирешү һәм киләсе уңышка нигез салу өчен, Раббыбызның әмеренә буйсынып, Кәлам Шәрифтә әйтелгәнчә, уңышның гошерен (уннан берен) бирергә кирәк. Гошер зәкятнең бер өлеше булып тора.

Инкыйлабка кадәр Ислам динен тотучы татарларда гошер сәдакасын җыю гадәти хәл булган. Ә советлар вакытында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алмаштырган. Хәзер бу хәйрия гамәле Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуповның идеясе белән яңадан республика мөселманнарының дини тормышына кире кайта башлады.

Татарстанда 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда 1109,5 тонна, 2020 елда 1000 т гошер сәдакасы җыеп таратылган иде.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»