|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2021 Криминал
“Мин сиңа ир табып бирәм диде...”Мәскәү янындагыТучково бистәсендә яшәүче хатын 2 миллионнан артык акчасыннан колак каккан. Ул аларны багучыга илтеп биргән. Вакыйга турында Mash Telegram-каналы яза. 32 яшьлек ялгыз Владислава кияүгә чыгып, балалар үстерергә хыялланган. Май аенда ул интернетта сәләте буыннан буынга күчкән чегән багучысы Майя турында игълан күреп кала. Берничә ай эчендә проблемаларыңны хәл итәм дип ышандыра ул Владиславаны. Яшь хатын Майяга 2 миллионнан артык акчаларын, алтын алкаларын һәм йөзеген бирә. Әмма вакыт үтсә дә, яшь хатынның тормышында берни үзгәрми. Ул алдануын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Хокук саклау хезмәткәрләре багучыны табалар. Ул өч баласы һәм сөяркәсе белән фатир арендалап торган. Шикләнелүче хатыннан амулетлар, кулдан язылган догалар, “Спаси и сохрани” дип язылган мөһер, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре таныклыгы, травматик пистолет һәм Калашников автоматы муляжын алалар. Мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Безнең халык шулай инде ул. Җаны-тәне белән теләгән, күптән хыялланган нәрсәсе булса, морадына ирешер булмаган акчаларын да чыгарып бирергә риза. Ә менә ул хыялны тормышка ашырыр өчен нидер эшләргә, хәтта кыл кыймылдатырга дисәң – юк инде...
Фото:stihi.ru
--- |
Иң күп укылган
|