|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2021 Мәдәният
Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләр тапшырылды2021 елның 7 ноябрендә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Марсель Сәлимҗанов исемендәге дүртенче Республикакүләм театр сәнгате өлкәсендә казанышлар өчен премия тапшыру тантанасы узды. Бүләк Татарстан Республикасында профессиональ театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләргә ике елга бер тапшырыла. Тантаналы рәвештә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова премиянең лауреатлары исемнәрен укыды: - Күпьеллык нәтиҗәле иҗади, педагогик, иҗтимагый эшчәнлеге һәм татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Илдар Зиннур улы Хәйруллинга; - Татарстан Республикасы театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен драматург, язучы, кинорежиссёр, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Салават Илдар улы Юзеевка; - MOÑ яңа театр мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында «Шәһәрчеләр театры» театраль проектын гамәлгә ашыруы һәм «Шәһәрчеләр театры» фестивален үткәрүе өчен «Тере шәһәр» заманча сәнгатькә ярдәм фонды директоры Инна Игоревна Ярковага.
--- |
Иң күп укылган
|