|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2021 Җәмгыять
Татар җәмәгатьчелеге Фәйрүзә Мөслимованы соңгы юлга озатты (ФОТО)Бүген иртәнге 3 тулып 10 минутта Казанда РКБда коронавирустан язучы һәм шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың гомере өзелде дип язган идек. Бу хакта ТР Язучылар берлеге хәбәр итте. Татар җәмәгатьчелеге Фәйрүзә Мөслимованы соңгы юлга озатты. Әлеге фотоларны "Матбугат.ру"га Ләбиб Лерон җибәрде.
Фәйрүзә Мөслимова 1954 елның 9 июлендә Татарстанның Актаныш районы Иске Балтач авылында туа. Ана ягыннан әбисе Әминә Шаһиарслан мулланың кызы була. Иске Кормаш, аннары Актаныш урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Уку дәверендә ул «Әллүки» әдәби берләшмәсендә актив катнаша башлый.
Университетны тәмамлагач, яшь журналист «Яшь Ленинчы» (хәзерге «Сабантуй газетасы») газетасы редакциясендә эшли башлый. Соңрак берничә ел завод газетасында эшли. 1982 елда кабат олы матбугатка кайта, «Ялкын» журналының әдәбият-сәнгать бүлегендә җиң сызганып эшли башлый.
2016 елга кадәр «Ялкын» журналының җаваплы сәркатибе. Фәйрүзә Мөслимова 1993 елдан Татарстан һәм СССР Язучылар берлекләре әгъзасы иде.
Урыны оҗмахта булсын. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!..
--- |
Иң күп укылган
|