|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.11.2010 Җәмгыять
![]() Үз кануннарыПесигә бу ярамый, ә крокодилга монысы рөхсәт ителми. Хайваннарның үз законы пәйда булырга мөмкин. Аның проектын Дәүләт Думасына тапшырганнар инде. Әлеге документ нигезендә, аеруча куркыныч этләр исемлеге төзеләчәк, ә хайваннарны берничә төркемгә бүләчәкләр. Беренчесенә өйдә иптәш булсын дип асралучы дүрт аяклы дусларыбыз керә. Икенче төркемгә хезмәт вазыйфалары өчен кирәкле, өченчесенә исә мәдәни һәм күңел ачу чараларында кулланылучы хайваннар керә. Иң мөһиме – өйдә асралырга тиешле этләр, песиләр һәм башка хайваннарны, барлык күршеләрдән рөсхәт алмыйча, подъездда, подвалда, кыекта, йорт каршысында тоту тыелачак. Моннан тыш, проект авторлары хайваннарның хокукларын да яклау ягында. Аларны җәфалаган, җәрәхәт салган, табиблардан башка операция ясаган, хәтта колак һәм койрыкларын кискән кешеләргә җәза бирү тәкъдим ителә. Административ кодекска үзгәрешләр кергән очракта, хайваннарның сәламәтлегенә зыян салучыларга 5 мең сум штраф салырга, хәтта 15 тәүлеккә утыртып та куярга мөмкиннәр. Ә хайваннар цирк яки театрда җәфаланса, штраф күләме 100 мең сумга җитәргә мөмкин.
Авторлар закон проектын алга таба да тулыландырырга җыена. Әйтик, озакламый фатирда тотылу тыелган хайваннар исемлеге пәйда булырга мөмкин. Алайса, кайберәүләр өйләрендә хәтта крокодил да асрый башлады. Ә менә куркыныч этләр исемлеге инде хәзер үк әзер. Алар арасына Америка питбультерьерлары, Көньяк Африка бурбульләре, Кавказ овчаркалары, алабай һәм тагын берничә токымдагы маэмайлар эләккән. Бу этләрне 2012 елның җәенә кадәр теркәргә, урамга алып чыкканда иминлек чаралары күрергә, ә хуҗаларына махсус курслар узарга туры киләчәк. Хайваннар арасында тәртип салынгач, кешеләрне акылга утыртасы кала...
|
Иң күп укылган
|