поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.10.2021 Ана теле

Ана теле: Тел һәм җыр. “Хуҗалар”ның дүртенчесе кем?

Сөйләмебезне үтемлерәк, тәэсирлерәк итү максатында тел чараларын җырдан өйрәнү максатын куеп оештырылган язмаларыбызны дәвам иттерәбез. “Нәрсә ул җыр?” соравына аның хуҗаларының, – тыңлаучының һәм җырны тудыручыларның, – ничек җавап бирүләренә тукталып, үткән язмалада тыңлаучының аңа карата мөнәсәбәтен ачыкларга тырышкан идек. Бүген килеп җырның икенче үзәге – аны тудыручы хуҗаларның мөнәсәбәтен ачыкларга керешәбез.

Алар дүртәү: шагыйрь, композитор, җырчы, көйче; Бу – берникадәр бәхәсле тезис. Шуңа күрә  искәрмә ясап, җыр хуҗаларының чыннан да дүрт булуын бәхәскә алып, “Дүртенчесе кем? дигән махсус гәп корырга булдык.
   
Сүз башларга эпиграф та бар икән – атаклы шагыйрь Шәүкәт Галиевнең сурәтле гыйбарәсе: “Үзеннән алда яңгырның җылы җиле, ә җырчының моңы килә. Дөбер-шатыр, бушка җил кузгатып киткән кысыр болытлар да була” , дигән. Бу бит җырны пәйда итүдә тагын бер иҗатчы бар дигәнгә сурәти киная.
   
Җыр авторларының дүрт булуы чыннан да бәхәслеме? Менә күренекле җырчы   Фердинанд Сәләхев “Үзең бүләк” җырын анализлаганда Роза Сәхәбетдинева, Урал Киньябулатов һәм үзен атады. Ягъни җыр тудыручылар өчәү, дигәне. Моны ул җырны бәяләүдә үз бизмәне барлыгын күрсәтеп, дәлилләп төшендерде. Бервакыт радиоәңгәмәдә байтак җыр авторы шагыйрә Илсөяр Ихсанова, кистереп, “җыр авторы өчәү”, диде. (Тәртип радиосы, 2018, 8 февр.); Композитор, консерваториядә кафедра мөдире Илмир Низамов ни ди: җыр бит ул композитор белән шагыйрь генә түгел, ул җырчы да. Аеруча беренче тапкыр башкаручы җырчы (Татарстан радиосы, Гөлназ Гыйлми белән әңгәмә. 31 май, 2017);
   
Ә менә композитор һәм шагыйрь Рөстәм Зарипов болай ди: “Җыр җанга тиенсен өчен аны талантлы композитор һәм талантлы шагыйрь иҗат итүе һәм аны талантлы музыкантлар сәнгате озатуында талантлы җырчы башкаруы шарт”, ди. Димәк, дүрт иҗатчы. Шулай ук абруйлы җырчыбыз Зилә Сөнгатуллина радиода әңгәмәдә “Иң кадерле җырыгыз кайсы?” дигән сорауга: “Барысы да кадерле, кадерсезләре юктыр”, ди. Шулай да менә Илгизәр  Мәһдиев белән яздырган “Кыр казлары артыннан” җыры үзенчәлекле. Аның да энергиясе салынган”, дип музыкантны да үзе рәтендә саный. Аннары, “Ник өзмисең” дигән җырының уңышлы башкарылуында рояльдә Рөстәм Яхин уйнавын ассызыклый. “Зәңгәр күлмәк” мисалында ул җыр зәвык белән, тәмен, тәэсирен тоеп җырлансын дисәң, җырчының һәрвакыт дүртенчесе өчен дә җаваплы икәнен төшендерә.
   
Шуннан соң күп тә үтмәде, радиода Илгизәр Мәһдиев турында тапшыру булды. Ул җырларга инструментовка ясый икән. Ансамбльгә җитәкчелек итә – җырчыларны, кем әйтмешли,  “озата бара” – алар ялгышмасын дип. Балалар өчен күп кенә җырга, шулай ук  ”Су буеннан әнкәй кайтып килә”;  “Кыр казлары артыннан” һ.б. атаклы әсәрләргә  оранҗировка ясый. Үзе габой, гармун, саксофонда һ.б. коралларда уйный. Аның белән бу хакта әңгәмә корган Сиринә Латыйпова болай ди: “Чын иҗатчы – җырда ике куплет арасына язылган монологы гына да уйландыра торган мөстәкыйль бер әсәр”, ди (29 май, 2002).
   
Менә кем икән ул җырның дүртенче хуҗасы! Ә бит халык күңелен яулап алган андый чын иҗатчыларыбыз, шөкер, аз түгел. Баянчы Рифкать Лотфуллин Зифа Басыйрова белән “Мөслим”не “җырлый”.  Кичер, хөрмәтле  укучым, “уйный” дияргә нигәдер тел бармый, җырлый бит!. Баян тавышы белән җырчы тавышы шундый табигый үрелгән ки,  ул бер әгъзадан чыга кебек, һәр сулышы үз урынында, өзелми, алар бер-берсен дәртләндереп, илһамландырып бер сулышта агыла кебек. Бу мизгелдә безне гомер буе озатып барган, илһам, дәрман биргән башка рухый ризыкчыларыбыз –  “дуэт”ларны да күз алдына китерәсең.    Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Усман Әлмиев, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова  күз алдында гел баянчылары белән бергә бит! Каләмдәшем Мидхәт Миншинның язмасы хәтердә . (“Язмышны булмый алдап”. К.у., 2002, №2, 158 б.). Ул  Рәгъде Халитовның сүзләрен китерә: “Екатерина Соколова, Оркыя Ибраһимова, Мөхтәр Әхмәдиев... Җырчыларыбыздан Шакиров, Афзалова,  Зөһрә һ.б. шулар кеше итте, без җырчыны шулар белән бергә генә күреп үстек”... дигән. Мидхәт өсти: ”Җәйге каникул вакытларында Рәгъдене  танылган җырчылар гастрольләргә чакыра. Ялгызың уйнау бер хәл, ә җырчы белән сәхнәгә чыгу – бөтенләй икенче. Монда осталык кына җитми, син җырчы белән тамашачыны бәйләргә дә тиешсең.  Еллар узгач, Рафаил Ильясов шушындый бәя бирер: “Рәгъдене мин күп кырлы баянчы дип әйтер идем. Бик күп тапкыр аның баянда соло уйнаганын ишеткәнем бар. Ә инде аңа кушылып җырлаганда ул инде бөтенләй икенче Рәгъдегә әйләнә: ул сине тыңлап, сиңа комачауламыйча уйный, булыша. Баянчының бу сыйфатларга ия булуы  бик мөһим”, ди. (“Татарстан баянчылары” 1996, 110 бит).
       
Музыка өлкәсендә белгеч булмасам да куен дәфтәремдә “Дүртенчесе кем?” дигән махсус бүлек бар. Шуннан кайбер сызмалар: – Рәис Сафиуллин турында җурналист Лилия Рәфиди тапшыруы истә калган...  Иҗатташы, бу кыйбланың чын белгече Курамшин Рамил бик зурлап сөйләде. Мөхтәр Әхмәдиев, Оркыя Ибраһимовалар рәтендә атады;
   
– Татарстан радиосы (Гөлназ Гыйлми) Харис Нигъмәтҗановка махсус тапшыру багышлады. Иҗаты Чаллыда башланган. Беренчеләрдән булып Хәйдәр Бигичев белән җырлаганнар. Бик күп халык көйләренә оранҗировка ясаган. Аның турында, тарихи әһәмияткә ия, дип фольклорчы галим  Илгиз Кадыйров махсус сөйләгән; – “Дүртенчегә” мөнәсәбәт аның автордашы  – җырчыдан да тора икән – атаклы баянчы Максат Гомәров болай дигән: “Кай җырчыга теләп уйныйм, кайсысына тизрәк бетерсен инде, дип уйныйсың”; – Ә менә Хәмдүнә Тимергалиева  баянчысы Гарифуллин турында “йөрәгеңә кереп уйный”, дигән; – Атаклы музыкант Рамил Курамшин болай дигән: Аккомпониатор – иҗатчы, аның эше иҗат эше, тик җырчы белән бәйләнештә генә, ди; Икенче бер чыгышында ул җырчының баянчысы композитор булырга тиеш, ди. Моны тәфсилле аңлатып, ул мисалга Мөхтәр Әхмәдиевне китерә. Үз тәҗрибәсен дә тасвирлап бирә. Син бит үзең дә композитор дип аны Илһам Шакиров, Мозаффаров та дәртләндергән (Болар хакында ул Гөлназ Гыйлми белән әңгәмәдә (Татарстан радиосы, 8 июль, 2017) тәфсилләп сөйләде. Боларны “Чордашларым, моңдашларым” дигән китабында да язган икән; – Аңыбызда “Дүртенче” дигән төшенчә бар икән, димәк, аны бер тәртип-система белән күзалларга була. Шәхсән мин “Үзе” дигән “дүртенче”дән башларга тәкъдим итәм. Бер караганда үзе уйнап үзе җырлаганда “дүртенче” юк кебек, әмма ...  Көй авторлары Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова җырчының “маяк-юлчысы” булып та күз алдында тормый мыни!, –“Дүртенче”гә иң классик үрнәк-өлге ул – Рөстәм Яхин үзе: сүзне тоя; шуны көйгә төгәл җайлый; җырчыга да шул кыйбладан тайпылмаска булыша, өйрәтә; Өлгесе: “Китмә, сандугач...”. Рөстәм Яхин җырларында, гомумән дә, сүз белән көй нисбәте тәңгәл бара. Композитор сүзләрне автор кебек үк тоя, үзенекен дә өсти, тулыландыра, нидер җитмәсә, ул аны бербөтен итәргә тырыша һәм ирешә дә; – Җырчы-көйчеләр азмы! Фән Вәлиәхмәт, Айдар Фәйзрахман, Әсхәт Хисмәтне тыңлаганда көйченең барлыгын да күңел ихтыяҗы белән тоясың: монда бернинди артык, урынсыз көй кыйпылчыклары җырчыга комачауламавын тоеп ләззәт кичерәсең; – Көйчене тыңлаучы ничек тоя дигәнгә бихисап дәлил-мисаллардан  бер генә  мизгел: Флера Сөләйманова җырлый:  Ай гөр-гөр-гөр / сайрый былбыл / ямьле җәй уртасында... Гөр-гөр-гөр аның тавыш тембры белән генә, бик тә үзенчәлекле, саф татарча ишетелә торган моң чылтырап алуы. Шуннан соң куплет арасында баянчы (Марс Макаров) шул тембрны ап-ачык итеп баянда уйнап ала. Флераныкы үзенчәлекле булган кебек Марсныкы да нәкъ аныкы гына булып ишетелә, алар бер-берсен нечкә сиземләп, кадерен белеп, бер-берсен  тулыландыра.  
   
Әңгәмә шактый озак вакыт алды шикелле. Тезисыбызга ниятләгән  фикерләр әле очланмаган. Тәнәфес игълан итик мәллә.
                                           Илдар Низамов,
                         филология фәннәре докторы.
Фото: пиксабай

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 21.10.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»