|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2021 Криминал
Пермьдә янә атыш: ут ачкан малайның әтисе улы турында сөйләгәнУт ачкан малайның әтисе улына гадәттә көненә өч тапкыр шалтыратуын сөйләгән. Әмма кичә алар сөйләшми калган. Вадим Губаев белән әңгәмәне Baza Telegram-каналы китерә. “Көненә өч тапкыр шалтыратам. Көндез мәктәптән соң, кич белән. Бар да тәртиптә кебек. Кичә менә, дөрес, сөйләшеп булмады”, – ди ир. Улының номерын өч тапкыр җыеп-җыеп та, малай трубканы алмаган. Губаев соңгы арада улының аның белән теләр-теләмәс кенә сөйләшүен дә искә алган. Сорауларга да кыска җавап тоткан.
Малайның әтисе сүзләре буенча, малай “Танки” компьютер уены уйнарга яраткан. Ата кеше улына компьютерны “теләсә кайда йөргәнче”, өйдә утырсын дип алып биргән. Шул ук вакытта Губаев корал сакланган сейфны ачарга малайга рөхсәт булмавын әйтә, мөгаен, ул ачкычларның яшерелгән урынын күргәндер, ди.
Исегезгә төшерәбез, Пермь краеның Сарс поселогында бүген иртән бер укучы әтисеннән урлап алып килгән “Сайга” карабиныннан ут ачкан. 6 сыйныф укучысы сүзләренчә, ул үзен кыерсыткан кыз аркасында корал алып килгән һәм аңа атарга теләгән.
“КП” мәгълүматы буенча, укучы класска йөгереп кергән һәм: “Всем стоять!” – дип, балаларны стена буена бастырып, ике кабат – түшәмгә һәм ишеккә аткан.
Моннан соң ул истерикага якын халәт кичергән. Үзенең адымында ул әнисен мәсхәрәләүче әтисен гаепли.
Аткан вакытта үсмер: “В меня вселился Бог!” – дигән фразаны кычкыргалаган. Малайны мәктәп диреткор тынычландырган. Ул, бүлмәсеннән чыгып, малайны кабинетына керергә күндергән.
Baza Telegram-каналы хәбәре буенча, атыш нәтиҗәсендә бер укучы җиңелчә зыян күргән – пыяла кыйпылчыгы аның аягын кискән. Бүген мәктәптәге барлык укучылар эвакуацияләнгән. Аларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
Фото:Baza
Чыганак: lenta.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|