|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2021 Милләт
Казаннан бәһаләп бетермәслек бүләк
Татар халкын Казан белән бәйләгән өзелмәс элемтәләрнең берсе — китаплар. Җир шарының кайсы гына ноктасында яшәсәк тә без Татарстанда нәшер ителгән басмаларны чиксез дулкынланып һәм горурланып кулга алабыз. Яхшы китапны кайта-кайта укыйсың һәм һәрвакыт тугры дусны очраткан кебек сөенәсең. Мин биредә яңадан безне олы тормыш юлына чыгарган, сөяргә-сөелергә, нәфрәтләнергә һәм яшәү кыйммәтләрен аңларга мөмкинлек биргән татар классиклары әсәрләренә тукталырга җыенмыйм. Әмма агымдагы елда Казанда Журналистлар форумында катнашкан вакытта Бөтендөнья Татар Конгрессы тарафыннан бүләк итеп бирелгән ике китап хакында телгә алмый булдыра алмыйм. Аның берсе «Татар милли ашлары» 392 биттән торган зур күләмле, төсле рәсемле басма. Казан «Заман» нәшриятендә басылган китап татар табыны мәдәнияте һәм XIX — XX гасырларда формалашкан ризык әзерләү сәнгатен тасвирлый. Татар йорты һәм аш бүлмәсе төзелешенә, ашарга пешергәндә хуҗабикәләр куллана торган җайланмаларга игътибарны юнәлтеп, авторлар Идел — Урал буе төбәге татарларының кунакчыллыгы үрнәге булган мул табынлы бәйрәмнәр һәм кайбер ризыкларны әзерләү серләрен дә күрсәтә. Икенче китап «Татар дөньясы» дип атала. Басма эчтәлегенә багышланган мәгълүматтә: Татар халкы — гаҗәеп феномен. Аның үзенчәлеген һәм кыйммәтен киң тарихи — мәдәни мәйданда караганда гына аңларга мөмкин. Кыйтгалар чигендә урнашкан татар мәдәнияте географик һәм тарихи яктан Ауразия цивилизациясенә карый, шул ук вакытта, Шәрыкта-Көнбатыш дөньясының, Көнбатышта Шәрык дөньясының бер өлеше булып кабул ителә. Татарлар — континентыбыз тарихында да зур роль уйнаган халык. Төрки-татар цивилизациясенең барлыкка килүе, ныгуы һәм үсеш тарихы мәдәниятләр хәрәкәтенең, халыкның үз яшәү тирәлеген киңәйтүе һәм башка цивилизацияләр белән мөнәсәбәтләр урнаштыруының матур үрнәге булып тора. Татар халкы үткәнен хәтерендә нык тота. Күп кенә гаиләләрдә нәсел шәҗәрәсен бәһаләп бетергесез кыйммәт итеп саклау да юкка түгел, ул — ата-бабалар рухына хөрмәт билгесе. Бүгенге көн дөнья мәдәнияте, бер яктан — глобальләшү һәм гаммәви мәдәниятнең тәэсире көчәю, икенче яктан, һәр халыкның үз мәдәни үзенчәлеген саклау һәм хәзерге тормышта үз урынын табуга ихтыяҗы арту белән бәйләп аңлатыла. Бу шартларда милләтнең яшәү нигезе һәм мәгънәсе, рухи үзәге булган мәдәният халыкның иҗтимагый тормышына зур йогынты ясый. Ул милли һәм цивилизация үсеше үзенчәлекләрен бәяли, тарихи үткәнне туплап чагылдыра һәм заманча татар милләтенең асылын хасил итә, диелә китапка бирелгән аңлатмада. Ташка басылган ике: «Татар милли ашлары» һәм «Татар дөньясы» китапларының бәясе тагын шунда да, алар үз эчтәлегендә булган рухи асыл кыйммәтләрне буыннан-буынга күчерүе һәм түкми-чәчми илтеп җиткерүе белән дә кабатланмас ядкәр булып тора. Зәрия Хәсәнова
--- |
Иң күп укылган
|