|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2021 Криминал
Нурлаттагы җинаятьнең нечкәлекләре билгелеУзган пәнҗешәмбедә Нурлаттагы йортларның берсенең подвалында башы ярылган 54 яшьлек ир-атның мәете табылган. Берникадәр вакыттан үтерүдә шикләнеп, мәрхүмнең автоостаханәдә бергә эшләгән 46 яшьлек элек хөкем ителгән хезмәттәшен тоткарлаганнар. Тикшерү ачыклаганча, ир-атлар автоостаханәдә исерткеч эчемлек эчеп утырган, шул вакытта шикләнелгән ир-ат танышыннан берничә айлык хезмәт хакын таләп итә башлаган, чөнки Түбән Камага туганнары янына барырга теләгән. Әмма танышы аның үтенеченә игътибар бирмәгән. Шул вакытта ир-ат корбанын балта белән чапкан да, мәетен ятьмәгә төргән һәм подвалга ташлаган, дип яза Татар-информ.
Мәетне яшереп куйгач та, ул аракы эчүен дәвам иткән. Аннары Түбән Камага бару өчен үтерелгән ир-атның машинасын куып алып киткән. Ул машина белән идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән. Зыян күрүчене хастаханәгә китергәннәр, аннары исерек килеш рульгә утырган өчен кулга алганнар. Ул хастаханәдән чыккач, полициягә килгән һәм кеше үтерүе турында сөйләгән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|