поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.11.2010 Аш-су

"Чизкейк"тан да яхшырак

Чизкейкны белмәгән, тәмен татып ләззәтләнмәгән кеше бармы икән? Бу “капиталистик” ризык безнең тәмлетамакларга хуш килде, һәр кафе менюсында аны күрмичә калмыйсың. Берәүләрне тыңлап торсаң – дөньяда аннан да тәмле әйбер юк төсле. Исеме дә безнеңчә яңгырамый - экзотика! Шул ук вакытта әбием гел пешереп торган эремчеклек гел онытылып бара. Минемчә, ул тәмлерәк тә, әзерләве дә җайлы, файдалырак та. Өстәвенә, кыйбатка да төшми.

Безгә кирәк булачак:

 

- 200 гр. эремчек. Нинди булса да ярый. Суыткачта кайсысы бар, мин шунысыннан пешерәм. Ул 9 процентлы да, майсыз да, май процентын төгәл белеп булмаслык авыл эремчеге дә булырга мөмкин. Мин хәтта бала ашап бетермәгән 5 % эремчекне дә кушып җибәргәлим.

 

- 0,5 стакан каймак

- 1 стакан сөт

- 2 йомырка

- якынча 0, 5 стакан он

- ванилин

- 1 стакан йөзем

- пешерү өчен махсус кәгазь

 

Барысы да бик гади эшләнә. Йомырка, эремчек, сөт, ванилин һәм каймакны әйбәтләп туглагыз, блендер булса – бу эш бик тиз эшләнә. Эремчекнең төерләре калмаска, ул таралып бетергә тиеш. Барлыкка килгән массага бераз он өстибез. Мин онны, массаның куелыгына карап чамалап салам. Кашык чумары камыры кебегрәк куелыкта булырга тиеш ул.

 

Он өстәлгән массага алдан юып киптерелгән йөземне өстибез.

 

Пешерү формасын махсус кәгазь белән түшибез. Бу бик әһәмиятле, чөнки формадан чыгарганда эремчеклек таркалып “ватылырга” мөмкин. Кәгазь эремчек янмасын өчен дә кирәк.

 

Йөзем бер җирдә генә тупланып калмасын өчен массаны болгатып җибәрәбез дә, кәгазь түшәлгән формага агызып салабыз.

 

Эремчеклек 180 градуста  60-70 минут пешә. Пичне, әлбәттә, алдан 200 градуска кадәр кыздырып куярга кирәк. Бер сәгать чамасы — безнең “чизкейк”ыбыз әзер булачак.

 

Эремчеклекне кайнар килеш тә, салкын килеш тә ашарга була. Безнең гаилә аны салкын каймак белән кайнар килеш ашарга ярата төшә. Ашалып бетмәгән өлешен берәр җиләк кайнатмасы белән сылып куям – менә дигән торт була.

 

Ашыгыз тәмле булсын!


Суфия САДРИ
Интертат.ру
№ | 13.11.2010
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»