поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
15.10.2021 Язмыш

Әллә бозым салдылар микән?

Чулпан әле 25 яшен генә тутырган чибәр, яшь кыз. Янәшәсендә үзе кебек сөйкемле баласы уйнап йөри. Көнләшеп карап китүчеләр дә юк түгелдер аңа. Киеме чиста, пөхтә, матур, туган якларына машинага утырып кайтып йөри.

Ул 22 яшендә кияүгә чыга. Гөрләп туй үткәрәләр. Күрше авыл егете Илдар белән алар бер елга якын очрашып йөриләр. «Икесе дә тыныч, тырыш, сабыр, бигрәк пар килгәннәр инде», – дип сөйли ике авыл халкы. Казанга китүгә үз көннәрен үзләре күрәләр. Укыйлар да, эшлиләр дә. Үз тамакларын туйдыру гына түгел, әти-әниләренә булышырга да мөмкинлекләре була. Ата-анага күп кирәкме сон, ялларда кайтып киткәндә кечкенә булса да күчтәнәч алып кайтсалар күңел сөенеп куя. Әйе, бәхет өчен тагын ни кирәк?!
 
Әллә кеше күзе тигән, әллә язмышлары шул булган, гаилә шатлыгы озакка бармый. Чулпанның күзләренә игътибар белән карасаң, сагыш-борчу барын күреп була. Нәни кызына елмаерга тырышса да, күзләре моңсу аның. «Хәлең ничек?» –  дип сорагач та, Чулпан: «Әкренләп кенә», – дип җавап бирә. Ул бер көнне җан әрнүләре белән бүлешергә уйлады: «Әкрен генә инде, менә ялга авылга кайттым, кызымны бик сагындым, – дип башыннан сыйпап куйды ул сабыен. Әнигә дә бала белән авыр, бераз ял итсен, кечкенә балалар тик тормый бит, гел артларыннан чабасы».
Чулпан инде берничә ай баласын әнисе янында калдырып, шәһәргә эшкә йөри. Балалар бакчасына чират җитмәгән, шәхси садикларга йөртү артык кыйммәт, әле бит фатир өчен дә түләп торасы бар.
 
«Илдарның елга якын рәтләп эшләгәне юк, – дип дәвам итте ул. –  Дөресен генә әйткәндә, бик сирәк күрешәбез, ә яшәргә кирәк,  менә әни булыша әле ярый, миңа да эше булып куйды. Эш хакы белән пенсияне тартып-сузып җиткерәбез…»
 
Ир вазыйфасын үз җилкәләренә алган Чулпан, битләрен сыпырып куйды. Арган, талчыккан икән шул. Борчусыз, шаян, шук, алсу битле кыз түгел инде ул.
 
Илдар белән бик әйбәт тора иделәр. Әмма, бар да алай гади түгел икән ул тормышта. Хәер, алдан ук бар да дөрес китмәгәндер, ләкин ул моңа игътибар бирмәскә тырыша. Никах туеннан соң сумкасында канлы кулъяулык таба. Башта аңламый: каян килгән, кем куйган? Югыйсә өйдә туганнар гына бит, иң якын кешеләр. Бозым турында ишеткәне булса да,  ул «Бисмилләһ» әйтеп күмеп куя.
 
– Тормыш дәвам итте, ялларын әниләргә кунакка кайтабыз, башта Илдар ягына, аннан әнием янына кереп чыгабыз. Кайнанам яхшы каршы алды башта, үзем дә якын күрдем, күчтәнәчләрне ташып кына тордык, үзе сораган әйберләрне дә алып кайта идек. Озак үтмәде, кызыбыз да туды. Мин өйдә, баланы да ашатырга, киендерергә кирәк. Ә кредитны түләргә кирәк, фатир өчен дә ай саен биреп торасы. Әнием ярдәм итте, рәхмәт яусын аңа, элек тә ит, яшелчәләр белән булышып торды, инде бала тугач, пенсия яшенә карамастан, эшкә дә чыкты. Ә менә кайнанам белән аралар салкынайды. Сораган әйберен алып кайта алмагач, ачулана иде... Тора-бара машинада, киемнәр арасында вакыт-вакыт инәләр табыла торды. Илдар да соңгы арада бик үзгәрде, күзләре томаланды, югала башлады, эштән чыкты. Инде хәзер мин моны игътибарсыз калдыра алмадым, курка башладым. Ләкин кайнанам дип уйламый идем, моны берничек тә булуы мөмки түгел, ул бит әни кеше! Тик… соңгы булган хәл мине тагын да шикләндерде.
 
Бер ялда кайтканда күчтәнәчкә дип кайнанам ит җибәрде, безгә генә түгел, минем әнигә дә өлеш бар иде. Тик әнием бу хәлгә бик сәерсенде, чөнки элек күчтәнәчләр бер дә биргән булмады аның. Әнием итне башта этебезгә ашатып карады. Икенче көнне, ни гаҗәп, этебез аяксыз калган, аннан озак тормас үлеп тә киткән. Бу хәлдән соң мин безгә дигән өлешне суыткычка эчкәрәк яшереп куйдым, кулланмадым. Илдар да бу вакытта эшкә урнашып, янә үз халәтенә кайткан иде, мин дә, ниһаять, тынычланып куйдым. Бер көнне өйгә кайткач, ни күрим, Илдар теге итне алып аш пешергән. Ашама дисәм дә ашады, икенче көнне үк  өйдән чыгып югалды, эшендә дә күренмәде, дуслары белән салгалый башлады… Мәчетләргә дә барып карадык, үзе теләп йөри кебек башта, аннары әниләре янына кайтып килгәч, тагын эчә башлый, югала… Тормышны үземә алып барырга калды, дөресен генә әйткәндә, бик арыдым, талдым…
 
Йөгереп килгән кызын итәгенә утыртты да, башларыннан сыйпады, маңгаеннан үпте. Әйе, бик сагынган әни баласын.  Бу очракта кем гаепле икәнен беребез дә әйтә алмый, хакыбыз да юк. Бар нәрсәне белүче Аллаһы Тәгалә генә. Һәр кеше үзенә нәтиҗә чыгарып, матурлыкка, сафлыкка омтылып яшәсә иде. Чиста җанлы, иманлы булырга тырышыйк!
 
Зөлфия Галим әзерләде.
 
Фото: bestvietnam.ru
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.10.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»