|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2021 Җәмгыять
Фәндәс Сафиуллин вафат булганЧираттагы күңелсез хәбәр. Отставкадагы Совет армиясе полковнигы, Татарстан Югары Советы, Татарстан Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасының элеккеге депутаты, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең элеккеге рәисе Фәндәс Сафиуллин вафат. Бу хакта Разил Вәдиев хәбәр итә. Фәндәс ага авырып реанимациядә ятты. Кызганыч, алып калып булмады. "Ни кызганыч, милләтебезнең иң асыл затлары берәм-берәм арабыздан китеп бара... Хуш, бәхил бул, кадерле өлкән дустым һәм остазым Фәндәс ага. Синең бакыйлыкка күчүең - минем өчен генә түгел, ә милләтебез һәм республикабыз өчен бик зур югалту", - дип уртаклаша Разил Вәлиев.
--- |
Иң күп укылган
|