поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Гыйнвар
  • Әнәс Җамалиев - архитектор
  • Шакир Яһудин - дәүләт эшлеклесе
  • Айрат Ситдыйков - археолог
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
 
 

 
Архив
 
10.10.2021 Милләт

Татарстан һәм татар халкы Русиянең мөһим өлеше

Казанга Милләт Җыенына илебезнең җитмешкә якын төбәгеннән һәм ун чит илдән чакырылган делегатлар үз омтылышларында милли үзбилгеләнештә, туган тел һәм үз халкы мәдәниятен саклауда бердәм булуларын бер уй-теләк белән яшәүләрен күрсәтте.

Милли үзбилгеләнешне ныгытуда Бөтендөнья Татар Конгрессы һәм татар милли-мәдәни, мәгариф оешмалары һәм учреждениеләре эшчәнлеге төп көч булып тора.

Без барыбыз да яхшы аңлыйбыз, Татарстан Республикасы Русия Федерациясенең һәм татар халкы Русиянең күпмилләтле халкының бер өлеше булып тора. Татарстан да, татар халкы да илнең социаль-икътисадый үсеше, тотрыклылыкны, демократияне һәм федерализмны ныгыту, урыс дәүләтендә тынычлык һәм татулыкны саклау өчен җаваплылык тоя.

Агымдагы елның 17-19 сентябрендә үткән Русия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда Русия татарлары үзләренең актив гражданлык позициядә торуларын, Ватанны һәм бөтен татар халкының рухи һәм мәдәни үзәге буларак Татарстан Республикасын ныгытуда кызыксынганлыкларын күрсәтте.

Бөтенрусия халык исәбен алыр алдыннан, Милләт Җыенында катнашучылар җанисәп алу кампаниясе гражданнарның яшәү шартлары һәм башка күп күрсәткечләр белән беррәттән төбәкләрдә һәм урыннарда хәзерге вакытта күпме татар халкы яшәгәнлеген һәм аларның телен ачыклау мөһим дип исәпли.

Җанисәп алу нәтиҗәләре җәмгыятьтә барган үзгәреш, илнең социаль- икътисадый үсеше планнарын формалаштыру буенча дәүләт кабул иткән мәсьәләләргә бәя бирүдә мөһим нигез булып тора. Әлеге нәтиҗәләр буенча күпмилләтле Русия Федерациясе халкының, шул исәптән татар халкы вәкилләренең социаль-мәдәни таләпләре билгеләнәчәк.

Гомуммилли җыенда катнашучылар, 2020 елның августында Милли Җыенда кабул ителгән төп Стратегик торышларга таянып, үз эшчәнлегендә беренче чиратта торган мәсьәләләрне билгеләде.

Татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегендә халкыбызның милли үзбилгеләнешен саклау һәм ныгытуда татар халының бай тарихи- мәдәни мирасын файдалану.
2. Татар халкының мәгариф һәм рухи — мәдәни таләпләрен канәгатьләндерү өчен шартлар тудыру максатында Дәүләт оешмалары һәм муниципаль хакимиятләр, социаль-мәдәни өлкәдәге учреждениеләр белән үзара предметлы аралашу мотлак.

3. Барлык татар халкы өчен әһәмиятле булган Бөтенрусия җанисәп чарасында актив катнашу мөһим. Халык исәбен алу нәтиҗәләре милли- мәдәни үсеш юнәлешендә максатка яраклы эш алып барырга, туган телне өйрәнү, милли мирасны һәм этник үзенчәлекне саклау буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.

4. Татар милли- мәдәни оешмалары гражданнарга һәм аларның гаиләләренә җанисәп чарасында, шул исәптән «Госуслуги» системасы һәм Интернет челтәре аша — халык исәбен алуда иң уңайлы вариант — буларак катнашуда ярдәм итә ала.

5. Барлык татар җәмгыятьләре катнашлыгында татарлар бердәмлеген саклау һәм ныгыту максатыннан төбәк координацион һәм киңәш структуралары, милли киңәшләр (Милли Шура) төзү.

6. Туган якны өйрәнүче милләттәшләр һәм оешмаларга авыллар, районнар һәм шәһәрләр, төбәкләр тарихын торгызу, татар җәмгыятьләренең Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдәге эшчәнлеге, кешеләр язмышы турында материаллар туплау һәм бастырып чыгаруда ярдәм итү.

7. Илнең мөселман җәмгыятьләренә татар халкының телен һәм милли гореф-гадәтләрен гамәли саклауда ярдәм күрсәтү

8. Идел Болгарында Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгы тантанасын әзерләү һәм үткәрүдә эшлекле катнашу. Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә шушы олы бәйрәм уңаеннан тантаналар оештыру.

Милләт җыены делегатлары татар халкының бай мирасын, телен һәм ата — бабаларыбыз гореф- гадәтләрен саклау һәм баетуда әйдәүче роль бары тик татарларның үзләрендә генә икәнлегенә ныклы ышана.

Без гореф — гадәтләребезгә тугрылыклы, без үз ышанычыбызда бердәм, без үз халкыбызның киләчәгенә ышанабыз!

Милләт Җыенында кабул ителгән резолюциягә журналист Зәрия Хәсәнова күз салды.


---
Piter.tatar
№ --- | 10.10.2021
Piter.tatar печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (911162) / 10.10.2021 22:06:49

Рәсәй - татарның бер өлеше. Московия - олуг Алтын урдасының бер олысы гына булган.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar