|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.10.2021 Мәдәният
Саҗидә Сөләйманованың тууына 95 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОмизгелләрШушы көннәрдә Габдулла Тукай исемедәге Татар дәүләт филармониясендә «Галиҗанәп шагыйрь» циклыннан танылган шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тууына 95 ел тулуга багышланган шигъри әдәби-музыкаль кичә узды. Яраткан шагыйрәбезнең шигырьләре, халык күңеленә кергән җырлары яңгырады сәхнәдә. Аларны күренекле театр артистлары: Алсу Гайнуллина, Әсхат Хисмәт, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Зөлфия Вәлиева, Резедә Саляхова, танылган җырчылар: Резидә Галимова, Айрат Имашев, Зәринә Хәсәншина, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Хәйри, Алмас Хөсәенов, Айгөл Гардисламова, Рафил Җәләлиев һәм Элмира Гыйлфановалар тамашачыга җиткерделәр. Кичәнең режиссеры – Илдар Хәйруллин, сценарий авторы – Илсөяр Ихсанова булды. Шигъри спектакль рәвешендә барган әлеге матур һәм затлы кичәне тамашачы бик җылы алкышлады.
--- |
Иң күп укылган
|