поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.10.2021 Җәмгыять

Үз артыбыздан җыештырырга өйрәнә алмыйбыз

Җәй үтте, иртәдән кичкә кадәр гөрләп торган су буйлары, урман аланнары бушап калды. Сары яфраклар арасыннан калкып чыккан чүп өемнәре генә җәен биредә кешеләр рәхәтләнеп ял иткәнне искә төшереп торалар. Чит илләргә ял итәргә йөрибез, андагы чисталыкка таң калабыз, ә үзебезнең артыбыздан җыештырырга әле һаман өйрәнә алмыйбыз. Кызганыч...

26 сентябрьдә Самара өлкәсендә чираттагы «Чиста ярлар» акциясе узды. Экологик чарада Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, «Яктылык» татар мәктәбе укучылары, укытучылары һәм ата-аналар, «Яшел Россия» экологик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге вәкилләре катнашты.
 
- Идел яры буйларында тәртип урнаштыру планы күптән әзер инде, - дип башлады сүзен әлеге акцияне оештыручыларның берсе, Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы яшьләр советы әгъзасы Равил Хаметов. - Әмма җәй быел бик эссе булды, шуңа күрә чараны бераз кичектерергә туры килде. 2017 елдан башлап, ел саен көзен без табигатьне саклауга юнәлтелгән тагын бер акция уздырабыз - өлкә урманнарында агачлар утырту белән шөгыльләнәбез. Быел менә шушы ике файдалы эшне берләштерергә булдык. Өстәвенә, тиздән «Яктылык» мәктәбе үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә. Шуңа күрә акциябезне татар мәктәбенең туган көненә багышларга карар кылдык, - ди активист.
 
Милләттәшләребез бу изге эшкә алынганга табигать тә шатланды бугай. Атна буе явып торган салкын көзге яңгыр туктап, ял көннәре кояшлы һәм җылы булды. Чарада катнашучылар иртән-иртүк «Яктылык» мәктәбе директоры Радик Газизов яллаган автобусларга, кайсылары үз машиналарына утырып, Идел буена ашыктылар. Активистлар бу юлы «Зелененький» утравында тәртип урнаштырырга планлаштырганнар иде, шуңа күрә алар теплоходка утырып, утрауга юнәлделәр. Ярга аяк басу белән олылар һәм балалар чүп-чар җыючылар һәм агач утыртучылар төркемнәренә бүленделәр.
 
 
- Чараны Талип хәзрәт дога укып, тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Шуннан соң утрауда кызу эш башланды. Балалар йөгерә-йөгерә олылар казыган чокырларга нарат үсентеләре утырта башладылар. Алар мөмкин кадәр күбрәк файдалы эш эшләп калырга омтылдылар. Аларга карап, олылар да тизрәк эшли башладылар бугай. Сүз уңаеннан, яшь наратлар өчен Самара шәһәр округы администрациясенең Экология департаменты һәм Урман хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Усман Гафаровка барлык шәһәр халкы исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бу көнне «Яктылык» аллеясы дип аталган ике гектар җиргә дүрт йөз төп яшь наратлар утыртылды, - дип сөйли Равил Хаметов.
 
Икенче төркем дә бик тырышып эшләде. Утрауның яр буйларын коры ботаклардан, чүп-чардан һәм каты калдыклардан чистартуда Шәһәр хуҗалыгы һәм экология департаменты хезмәткәрләре дә катнашты. Милләтара экологик чара нәтиҗәсендә 5 гектар җирдән 12 кубометр чамасы чүп-чар җыеп алынды һәм утильләштерүгә җибәрелде.
 
- Җәй буе Идел буенда күңелле ял иткән шәһәр халкына мөрәҗәгать итәсем килә. Ял урыныннан киткәндә артыгызга әйләнеп карагыз! Киләчәктә балаларыгыз, оныкларыгыз чүп-чар өемнәрендә ял итәчәкме? Туган җирегезне саклауга сез нинди өлеш кертәсез? Кешеләр, әйләнә-тирә мохитка игътибарлы булыгыз! Үзегездән соң чүп-чар калдырмагыз, капчыкка җыеп, махсус бакларга ташлагыз! Яр буенда бу кадәр чүп-чарны күреп, балалар шок хәлендә иде, - дип сөйли чарада катнашкан Гөлназ Сафина.
 
Әйләнә-тирә табигатьне тәртипкә китерү һәм җаваплы караш формалаштыруга юнәлтелгән акциядә 230 кеше, шул исәптән 30 бала катнашты.
 
Саф һавада, дуслар, туганнар, сыйныфташлар белән эшләве бик күңелле - арыганлык та, вакыт узу да сизелми. Бары тик бераз ачыкканлык хисе генә инде төшке аш вакыты җиткәнне сиздерә. Акциядә катнашучыларны, гадәттәгечә, хуш исле пылау, кайнар чәй, милли тәм-томнар, карбыз-кавын көтә иде.
 
- Төшке ашны «Чайка» ял базасында оештырдык. Өстәл артына утырганчы кулларны юып, антисептик белән эшкәртүне үзем контрольдә тоттым, - дип елмая Равил. - Тырышып изге гамәлләр кылгач, кәеф тә яхшы, аппетит та шәп!..
 
Мондый чаралар икеләтә файдалы. Беренчедән, әйләнә-тирә мохитны тәртипкә китерү, урманнарны саклау булса, икенчедән, яшь буын кешеләренә дөрес тәрбия бирү. Әлеге мөһим чараны оештыручы Равил Хаметовка, Усман Гафаровка, Радик Газизовка, Расих хәзрәт Вакказовка, Рәфыйк Бадамшинга, һәрбарча катнашучыларга һәм спонсорларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
 
Оясында ни күрсә - очканында шул булыр, дип юкка гына әйтмәгәннәр борынгылар. Яшь буынга үрнәк булыйк!
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 07.10.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»