поиск новостей
  • 18.06-27.08 Театральләштерелгән фольклор шоу. Туган авыл. 18:00
  • 17.08 "Кияү урлау". Тинчурин театры.18:30
  • 18.08 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 18:30
  • 22.08 "Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомседиясе". Тинчурин театры. 18:30
  • 23.08 "Кияү урлау".Тинчурин театры. 18:30
  • 24.08 "Мәдинә". Тинчурин театры. 18:30
  • 25.08 "Матур CITY", 12+,18:30,Кариев театры
  • 25.08 "Беренче театр". Тинчурин театры. 18:30
  • 26.08 "Супер кияү", 12+,18:30,Кариев театры
  • 26.08 "Полиционер". Тинчурин театры. 18:30
  • 27.08 "Мәхәббәт күгәрченнәре",12+,18:00,Кариев театры
  • 27.08 "Кияүләр". Тинчурин театры. 17:00
  • 28.08 "Корт",12+,18:00,Кариев театры
  • 28.08 "Акча бездә бер букча". Тинчурин театры. 17:00
  • 29.08 "Ак чәчәкләр кебек...",12+,18:30,Кариев театры
  • 29.08 "Хыялый". Тинчурин театры. 18:30
  • 25.09 Сезон ачылышы. Уникс. 17:00
  • 29.09-02.10 Гүзәл Уразова. 20 ел сәхнәдә. Уникс. 18:00
  • 23.10 Григорий Лепс. Татнефть Арена. 18:00
  • 09.12-18.12 Илсөя бәдретдинова. Уникс. 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Август
  • Марат Хөснуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Савым кәҗә сатып алам. 5 яшьтәндә өлкән булмасын. Яшел үзән районы Усаклы авылы 89093077322 Илгиз бабай
  • Питрэч районы Юнусова авылы болын печэне сатыла. Дэу рулон 180,кечерэк рулон 145. 89093080463 Алфинур
  • Әссәләмугаләйкум.Казан шәһәре Совет районыннан 1 бүлмәле квартира яки татар-мөселман кызы белән 2 бүлмәле квартира снимать итәм. Зур урам тирәсенә якын булса яхшы булыр иде. Риэлторлар,шалтыратмагыз! Тел.89091450168
  • Гармунчыга кушылып җырлар җырлап, аралашып утыру кичәсенә чакырабыз! Тулырак 8-939-31-76-370 Ләйлә
  • сдаётся 1ком.кв.по ул. Глушко 26.Для проживания имеется бытовая техника и мебель.за 15500+к/у 8965.584.66.30
  • Тандем тирэсендендэге 2 булмэле фатирнын бер булмэсенэ подселениягэ татар кызын эзлибез.89534004384
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезнең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л -1400 сум. Шулай ук чиклавекле бал, крем-бал, пжвм, огневка да бар. Казан буенча китереп бирәбез. Кирәк кешеләр шалтыратыгыз 89625497103
  • Исэнмесез Жэй коне эшлэр куп вакыт, без сезгэ ярдэм иттэбез. Ойлэр юабыз, обойлар ябыштырабыз, буяу эшлэре эшлибез. Мебельлэр жыябыз, Паласларда юабыз. Бэясе килешу буенча 89872723763
  • Салямалейкум вә рәхмәтуллахи вә бәрәкәтуху! С женой в поисках достойной работы. Мусульманская семья. 89040447111 Марат.
Архив
 
07.10.2021 Ана теле

Ана теле: Сөйләм һәм җыр. Җырлап сөйләмне баетып буламы?

Бүген без сөйләмебезне баету чара-чыганакларының моңарчы кулланылганнарыннан үзгәчәрәк төренә күчәргә тәкъдим итәбез. Җырга. Хәер, теманың берникадәр үзгәреше сөйләмебезне баету юлында инде үзләштергән алымнарга һич комачауламый — без моңарчы күнегүләргә, башлыча, әдәби сөйләм мисалларын, күбрәге язучы иҗаты әсәрләрен алган булсак, җырлар да бит нигездә шул төр өслүбкә (стильгә) карый, аларның да тел хәзинәсен иҗатчылар хәл итә.

Сөйләмебезне баету, аерым алганда аны тасвирлы итеп “бизәү” чараларыннан җырны да махсус өйрәнү кирәклеге турында уйланганда бүгенге яшьләр сөйләменнән җыелган мисаллар да (“озата барма”, “сагындым, нихәл итим”, “тала, тала беләгем”, “әйтмә авыр сүз”. “солдатта булган диләр”, “яшьлектә сөйгән яр”... кебек гыйбарәләр) үзенә күрә рухландыргыч сәбәп булды.
   
Аннары, миңа берара Татарстан радиосының “Тел күрке – сүз” тапшыруында “Тел һәм җыр” темасына бөтен бер тәлгәш  “дәрес” бирергә туры килгән иде.  Тыңлаучыларда кызыксыну кузгалды, төрле фикерләр белдерелде. Шул вакытта алган тәэсирләр дә, заманча яңарып, әлеге ниятебезне гамәлгә ашырырга этәргеч булды. Бу юлы без сабак, үрнәк, күнегүләр чыганагы-нигезе итеп җырны алырга булдык. Нигә? Әйдәгез, бергәләп уйлашыйк, киңәшләшик әле:
 
Беренчедән, бу төшенчә халык, милләт, җәмгыять, әдәбият, икмәк, туган җир, туган тел, ватан кебек төшенчәләр белән аңыбызда, яшәешебездә һәркайсыбыздан аерылгысыз төшенчәдер. Зиһенебездә Халык җыры дигән төшенчәнең көндәлек кулланышта яшәве үзе олы бер мәгьнәне аңлатадыр. Энциклопедия сыйфатында кулланылучы “Аңлатмалы сүзлек”тә шуны дәлилләүче мисаллар китерелгән. Без хәзер басым ясап әйткән гыйбарә-сүзләргә диккать итегез: алар  җырның төп асылын хасыйл иткән күрекле сыйфатларны белдерә: 1. Көйгә салынган шигъри әсәр. Халык әдәбиятының зур бер төре булган җырларда табигать картиналары бөтен терелеге, нечкәлек Бу хакта без әле синонимнар турындагы бүлекчәдә янә сүз куертып алырбыз. Ә хәзергә сүз сайлауның гомуми гамәли нигезләренә кагылган уйлану-күнегүләр белән  уртаклашуны дәвам иттерик. Г.Нигъмәти;  Бер моңаеп сиңа җыр җырладым. Ф.Бурнаш; 2) Җыр тексты, сүзләре. Хатының соңгы юлларын җырлар белән тутыра. Ф.Кәрим; 3) Көй, музыка. Шагыйрьләрнең текстларына җырлар язу буенча М.Мозаффаров, А.Ключарев, Җ.Фәйзи һ.б. эшләп килделәр. М.Җәлил.
   
Сүзлектә җыр сүзенең туры һәм күчерелмә мәгънәдә төрле төсмерләре тәгаенләнгән: Тургай җыры, гөрләвек җыры, моторлар җыры; Җыр башлаучы; җыр сузу; җырга салу; җырын җырлау; җырлану; җырлату  һ.б. Әлбәттә инде, күпчелек мисал җырның төп мәгънәсе – иҗатның җанр төре әсәр буларак асылын ачкан төшенчәгә карый. Бу мәгънәсендә ул “Татар энциклопедиясе сүзлеге”ндә дә теркәлгән: “Җыр, вокаль музыкада аеруча нык таралган җанр. Татар музыка сәнгатендә композиторлар  иҗат  иткән беренче җырлар 1910 елларда туа. (З.Яруллин, Ф. Латыйпов, С.Габәши)”. Мәкаләдә җыр җанрының шул чорда үсеше, аңа шигырь язучы шагыйрьләр, халык җырларын эшкәртүче белгечләр турында кыскача мәгълүмат бирелә (226 б.).
   
Гадәттә без әңгәмәне чыганак итеп алган авторыбыз белән таныштырудан, аның иҗатына бәя бирүдән, тел куллану осталыгының нигезләрен бәян итүдән башлыйбыз. Әйдә, бу юлы да тәртипне үзгәртмик: җыр хуҗасы – авторы буларак иң башта халык җырга карата кем ул, җыр турында ул үзе ни уйлый, ни әйтә, аның җырда ана теленә мөнәсәбәте нидән гыйбарәт?; телне куллану осталыгына җыр үрнәгендә халыктан ниләр өйрәнергә була? Бу сораулар һәркайсыбызны кызыксындырадыр дим, чөнки халык бит инде ул мин, син – барчабыз да. Без инде матди ризыксыз яши алмаган кебек, рухи ризыксыз, ягьни җырдан башка да яши алмыйбыз. Менә шуңа күрә дә әле саналган сорауларның күпчелеге һәркайсыбызны кызыксындырадыр. Башта, махсус язма багышлап, шуларны ачыклыйк. Аннары инде жанр буларак җырга, аның ана телебез белән бәйләнешенә  тәфсилле тукталырбыз.
   
Тик бу темага әңгәмәне башлап җибәрү дә җиңелдән түгел икән. Сүзебезнең чишмә башы җырдан башларга җыенсак, Нәрсә ул җыр? дигән гади генә сорауга да җавап бирү шактый катлаулы икән. Бу сорауны кем бирә – үзенә бер төрле кавем, кем җавап тота – икенче төрле.  Моны аңлавы кыен түгел: җыр ул ике хуҗалы: аны тудыручы, җырлап, башкаларга җиткерүче бар һәм аны тыңлаучы бар. Димәк ки, җыр ике мөстәкыйль үзәкле. Менә бу кануный хакыйкатьне һәркайсыбыз белергә, зиһенебездә сакларга, истә тотып яшәргә, җыр турында сүз чыкканда һичшиксез хәтердә тотарга тиешбез. Җыр өчен, аның язмышы өчен ике тараф та җаваплы!!!
   
Шул ук вакытта җырда ике үзәкнең бер берсеннән аерылгысызлыгын да истән чыгармау – зарури шарт. Хәтта җыр чыгаручы үзе үк аны тыңлаучы булган очракта да, җыр барыбер ике үзәкле. Аеруча җырга бәя биргәндә, аның турында сүз йөрткәндә дә моны хәтердән чыгармаска кирәк. Әйтик, менә бу шактый озынга сузылачак язмаларны тыңлаганда-укыганда да радио тыңлаучы әңгәмәдәшләремнән берәрсе: “Синең җырга ни катнашың  бар – композитор да, җырчы да түгелсең, гади кеше буларак та хәтта бер генә музыка коралында да  уйный белмисең бит”, дияр.
   
Әйткәнемчә, мондый фикер булырга тиеш түгел, инде алай-болай меңнән берәү әйтеп куйган икән, минем аңа каршы төшәргә, хәтта бәхәскә керергә көчле дәлилем бар: мин теләсә кайсы җырның хуҗасы – чөнки мин аны тыңлаучы. Шулай булгач, нигә мин аны уйламаска, борчылмаска яисә шатланмаска тиеш ди, нигә мин аның  миңа ничек тәэсир итүен әйтмәскә тиеш ди. Ул бит минем рухый ризыгым – ризыгыма карата  мин битараф кала аламмыни!  Әйткәнемчә, мин әле үзгәрәк тыңлаучы!  Мин җырның төп үзәкләренең берсен –татар телен нечкә тоемлап, аны дөрес куллану өчен хәстәрлек күреп яшәгән тыңлаучы. Алай гынамы! Җырны мин фән кешесе буларак кабул итүче, хәтта фәнни өйрәнүче. Мин җырны татар сөйләменең бер төре дип кабул итәм, аның татар теле белән бәйләнешен өйрәнәм. Бу хакта алга таба әле кайтып-кайтып сүз куерткаларбыз.
   
Димәк ки, миңа җырның  кушүзәклелек асылын һәр укучыбыз нәкъ менә минем фикердәш, кардәш буларак кабул итсен, ул да үзен җырның хуҗасы дип хис итсен. Кем соң ул тыңлаучы – җырның хуҗасы? дигән гәптә бердәй булыйк.
   
Килешәсездер, монда да фикер ике яклы: тыңлаучы турында тыңлаучы үзе фикер йөртә; тыңлаучы турында җырның икенче хуҗасы – композитор, сүзче, җырчы фикер әйтә. Әйдә, ике як фикеренә дә игътибарлы булыйк әле.
   
Тыңлаучы үзе турында үзе ни ди: Уйлануны бер мисалдан башлап җибәрик: “Казаннан фәлән мең чакрымнар үтеп, авылдан-авылга ат юлы белән (ул елларда машиналар юк) йөреп, кар-буран-яңгыр дими, авыл халкын ял иттереп, күңелләрен күтәреп, авырлыклардан курыкмыйча эшләделәр өлкән буын артистларыбыз. Төрле аппаратуралары, микрофоннары да юк иде. Табигать биргән моңлы, матур тавышлары белән баянга кушылып җырлап, тамашачы күңеленә онытылмаслык булып кереп калдылар. Хәзерге яшь артистларыбыз, акча түләп, яшелле-зәңгәрле тавышларын яздыралар да ишарәсенә туры китереп, микрофон тоткан булалар, аннан сәхнә буйлап сикереп йөриләр. Тамашачыга ошый дип беләләрдер инде, юк, ошамый безгә андый тамаша. Сания Әхмәтҗанова. Минзәлә районы, Калтак авылы (Т.я., 13 апр. 2017);     
   
Тыңлаучы буларак үзең кем? дигән сорауга җавапны дәвам иттереп, өстик: Безнең нәселдә атаклы җырчылар да, музыка белән мавыгучылар да юк иде. Миңа да андый аерым сәләт бирелмәгән иде – мәктәп хорында җырласам да (хәер, анда теләсә кемне алмыйлар), мәктәптә укыганда илһамланып китеп, скрипкә ясап азаплансам да, пароходта эшләгәндә мандалинда уйнарга өйрәнеп, инструментым үземнән калмыйча бер  ничә пароход стенасына күчеп йөрсә дә бу өлкәдә үзгә  казанышларым булмады. Шулай да милләтемнең бер асыл сыйфаты моңа, җырга табигый тартылуыннан без дә мәхрүм түгел идек. Хорда җырлавым өстенә, өйдә дә кич утыруларда, ара-тирә мәҗлесләрдә өлкәннәр дә, балалар да җырлый идек. Мәктәптә хорда башлыча совет заманы җырлары җырланса, өйдә инде күбрәге халык җырлары, композиторларыбызның халыкка охшаган, күңелгә яткан җырлары иде. Һәрхәлдә монда да безнең халыктан, авыл кешеләреннән аерымлык юк иде. Шушы җәмгыять балалары бит. Милли моң, халык җыры дигән төшенчәләр бар икән, димәк ки, ул төшенчәләр җәмгыять балаларының барысына да хас уртак сыйфатлардан җыелган. Димәк ки, нинди генә булсам да миндә дә җырга мөнәсәбәт бар. Шөкер, гомер буе җырдан аерылмадым. Балалар арасыннан да махсус музыка белгечләре пәйда булды.
   
Хәзергә тыңлаучының үзе турында үзе җитеп торыр. Алга таба әле, кирәге чыкканда, тыңлаучының үзе турында  үзенең фикерләренә тукталгаларбыз, ә хәзергә Тыңлаучы турында җыр тудыручы ни ди: Бер мисал-фикер белән чикләнәбез. Җырчы, шагыйрь Георгий Ибушев: “ Шыгрым тулы залларда чиле-пешле гарип көйләрне тыңлап, эреп-оеп утыручы зыялыларыбызны кызганам да, алар өчен хурланам да мин. Ул ялтыравыклы җырлар уенчык кебек бит. Чын сәнгатьне, җырны уенчыктан аера башларга вакыт түгелме икән? “Зөлхиҗә”, “Гөлҗамал”, “Уел”, “Рәйхан”ны халык күңеленә бөтен тирәнлеге белән ирештерерлек ничә генә бөртек җырчыбыз бар соң безнең? Һәм шуларны ахырына кадәр тыңларга түземлеге җиткән күпме тамашачыбыз бар? Без, милләт буларак, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов кебек мәшһүрләребезнең җыр-романсларын аңларлык биеклеккә күтәрелә алмыйбыз икән, бердәм һәм көчле милләт, чын дәүләт булып беркайчан да оеша алмаячакбыз”.
   
Яраткан җырчыбызның безгә төбәп “Нинди җыр тыңлаганыңны белеп тыңла”, дигән афоризмын да истән чыгармыйк.
   
Җырны ике үзәкле дип танып, бу хакыйкатьне хәтергә сеңдерергә килешеп, хуҗалар, ягъни  тыңлаучы белән аны тудыручыларның үзара мөнәсәбәте турында азмы-күпме хәбәрдар булганнан соң, бу хакта  уйлануларны дәвам иттерергә килешеп, тәнәфескә тукталыйк. Исән-сау торыгыз.
                                                              Илдар Низамов,
                                филология фәннәре докторы.
Фото: пиксабай

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 07.10.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar