|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2021 Шоу-бизнес
"Искә алмаган көн юк..." - Илсөя Бәдретдинова апасы исән чакта төшкән ФОТОларны күрсәттеИлсөя Бәдретдинова апасы Лилия исән чакта төшкән фотолар белән уртаклаша. Фотога җырчы ике апасы белән узган ел шушы вакытта төшкән булган. Башка бергә төшкән фотолары булмаганга уфтана ул. "Олы апам - Лилия. Кыска чәчлесе. Иң уңганы. 6 май көнне арабыздан мәңгелеккә китте. Уртанчы апам - Люция. Җизнәй белән авылда яши. 20 сыеры, 10 угезе, санап бетергесез тавык, индоутка тагын әллә нәрсәләре бар. Әле без өчәу вакыт. Уртанчы апай авылдан кунакка киләм дигәч, тиз генә фотографыма шалтыраттым. Яшермим... куңелем ашыктырды. Әле дә шул вакытта җыенып чыга алганбыз дим хәзер. Бөтенебезнең кулында фотоаппаратлы телефон. Анда кемнең генә фотолары юк. Ләкин иң кадерле, иң якын кешеләр белән сирәк була гадәттә... Хәзер зурайтып-зурайтып көн дә карыйм, апай. Искә алмаган көн юк... Бик сагынабыз..." - дип уртаклаша җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|