поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.10.2021 Ир белән хатын

82 яшьлек Рафис Әскәров: «Ирләрнең тормышы – хатыннар кулында»

Гомер көзен һәркем үзенчә үткәрә. Берәүләр дөнья мәшәкатьләренә чума, балаларына ярдәм итәм дип эшләп йөри. Икенчеләр онык караша, өченчеләр үз көенә яши. Барысын да бер нәрсә берләштерә – тормыш тәҗрибәсе. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан шундый тәҗрибәле, әле дә тормыш активлыгын югалтмаган өлкәннәребез белән аралаштык.

Саба районының Эзмә авылында яшәүче Рафис Әскәровка үз яшен биреп булмый. Әле дә егет ул! Кулыннан килмәгән эше юк. Каралты-кураларын тәртиптә тота, балта эшенә дә оста.  Машина да йөртә.  «Сез пенсиядәме?» – дип тә сорыйлар икән. Чынлыкта Рафис абыйга – 82 яшь. Ул үзенең яшь калу серен хәрәкәттә дип аңлата.  Шуңа өстәп, хатынын да мактап куя.
 
–   Ирләрнең тормышы – хатыннар кулында, – ди хатыны Сания апа. – Тикмәгә генә, ирне ир иткән дә – хатын, чир иткән дә – хатын, димиләр. Рафис абыегызны аңлап, санлап, хөрмәт итеп яшәдем. Ул да миңа начар булмады. Без – хәзерге кебек 5–6 ел йөреп түгел, 2–3 көн очрашып гаилә корган кешеләр. Шөкер, аңа карап тормадык, тормышыбыз үкенерлек булмады. Ирем гел яшьләр янында йөрде, хәзер дә шулай. Оныклар белән яшәрә. Йорттагы эшне кешегә эшләтмәдек. Рафисымның кулы алтын.
 
Теләче районының Алан кызы үзләренә эшкә килгән егеткә бер күрүдә гашыйк була. Ирдән китү, аерылу кебек уйлар беркайчан да башына да кереп чыкмый.
 
– Ул чакта тормыш җиңел түгел иде. Яшьлек белән авырлыкны сизмәгәнбез генә. Юкка-барга ачуланышып, үпкәләшеп яшәмәдек.  Дүрт балабыз булды. Олы кызыбыз Илүсәм артыннан туган улыбыз Илгизәрне 9 яшендә югалттык. Кан рагы диделәр. Аннан соң тагын ике кыз алып кайттык, – ди Сания апа.
 
Еллар узса да, арадагы мәхәббәт хисе югалмаган. Рафис абый әле дә яшьлектәге кебек романтик икән, хатынына чәчәкләр бүләк итә.
 
– Ир-атны ир итәргә кирәк. Әгәр шуны эшләсәң, бәхетле гомер кичерәсең. Ярату белән генә яшәп булмый. Арада хөрмәт, ышаныч булу кирәк. Иремнән серем дә булмады. Ул мине, мин аны аңлап яшәдек, – ди Сания апа.– Яшьлек үтә дә китә ул. Картлыкта янәшәңдә ярың булу кирәк. Бер-беребезне югалту турында уйларга да куркабыз. Икәү бергә рәхәт.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.10.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»