поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
02.10.2021 Язмыш

“Үлгәнче пенсия күрәчәгем юк. Улымны гына Ходай ташламасын...”

Ләйлә апа картайган көнендә үзенең шундый көнгә каласын белдеме икән? Юктыр. Кызы Роза белән улы Фәритне бик яратып, сөеп кенә үстерде. Ире яхшы урында эшләде, эш хакы әйбәт булды. Балалары кеше арасында ким-хур булып үсмәделәр.

Әмма язмыш дигән әйбер бар. Балаңны никадәр генә сөеп-назлап үстермә, аның бәхете кемгә өйләнүенә, кияүгә чыгуына бәйле икән шул. Фәрит армия хезмәтен Себер якларында үтте һәм шунда, бер кызыкай белән танышып, гаилә корып төпләнеп калды. Башта яхшы гына эшләделәр, яшәделәр, бер-бер артлы ике кызлары туды. Еракта яшәгәч, Ләйлә апа аларның хәлен бик тәфсилләп белмәде.   
 
Бер җәйге ялга кайткач килененең ничектер таушалып калганын күрде. Ана йөрәге дөрес сизенгән: Ольга шайтан суы белән дуслашкан. Көне-төне улы өчен Аллаһтан бәхет сораган ана өчен бу кара кайгы иде. Я, Раббым, нигә догаларымны ишетмәдең? дип өзгәләнде ул.   Ярты ел чамасы үткәч, Себер якларыннан хәсрәт хәбәрләре килеп иреште: Фәритне кулга алганнар. Ләйлә апаның Себергә барып кайтырлык акча запасы юк иде, тиз генә микрофинанс нокталарыннан бурычка ачка алды да юлга кузгалды. Сәфәрнең авыр буласын белә иде. Ике ай тирәсе яшәде ул анда. Фәрит эштән кайтуга Ольганың башка ирләр белән эчеп утыруын күргән дә, пычакка үрелгән... Теге ирләр чыгып качып өлгергән, исерек Ольга ни булганын аңламый да калган...   
 
Ярасы тирән һәм үлемечле түгел иде. Әмма Ольга хастаханәдә ятып, аннан өендә дәваланып аякка басканчы Ләйлә апа ике бала янында яшәде. Ольга кайнасы алдында гаепле булуын аңлый иде, күз яшьләре түгеп гафу үтенде, башкача шайтан суын авызына да якын китермәскә антлар итте. Тик Фәритне генә коткара алмадылар, суд аны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итте.    Йөрәге тулы ут булган ана Себер белән Башкортстан арасын ай саен урады. Алган кредитларын башта пенсиясеннән түләп барды, аннан пенсиясе түләүгә җитми башлады.    Ләйлә апаның дүрт ел гомере төрмә арасында йөреп үтте. “Акчаң булмагач, берәр ай бармый торсаң да була бит”, – дип карадылар туганнары, дуслары. “Улымны жәллим шул. Ичмасам, бер тамагы туйганчы ашатып кайтырмын”, –дип күз яшьләрен сөртеп тагын юлга җыенды ана. 
 
Ниһаять, дүрт ел үтте. Ләйлә апа ундүрт елга картайды. Юл газабы – гүр газабы дип юкка әйтмәгәннәр. Фәрит гаиләсенә кайтты, Ольга белән яңадан яши башлады. Ә Ләйлә апа бүген миллионлаган кредитлары белән ялгызы калды. Кызы Розаның да үз гаиләсе, ике баласы. Пенсиясенең 80 проценты кредиторлар файдасына тотылып бара. “Үлгәнче пенсия күрәчәгем юк”, – дип авыр сулый Ләйлә апа һәм: “Ярар инде, тамагым ач булса булсын, Фәритемне Ходай ташламасын”, – ди...   
 
Ачы икән шул ачы җимеш алмасы... 
 
Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 02.10.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»