поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.11.2010 Интернет

Электрон китапханәме, чүплекме?

Быел интернет челтәрендә “Татар электрон китапханәсе” (“Татарская электронная библиотека”) дигән сайтка үземнең хикәяләремне урнаштыра башладым. Замана технологияләре шул – яздың, электрон почта аша шул сайтның хуҗасына озаттың, берничә минуттан басылып та чыга. Кыскасы, җиңел һәм могҗиза анысы.

Сайтның баш битендәге сул багана татар классик әдипләренең исемлегеннән төзелгән. Андагы кайсы авторны телисең, шуңа “чик”елдәтәсең – берничә әсәре килеп чыга. Укыйсың, кучермәсен аласың. Ләкин монда да кыенлыклар чыгып тора. Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимовның кеше ашаучылар турындагы хикәясен азагына кадәр укып чыгып булмады – сайт “эленеп кала”. Компьютерга да андый шомлы, куркыныч хикәя авырга туры килә, ахрысы. Ләкин клавиатурада хәреф чүпләргә керешүемнең сәбәбе сайтның ул өлешендә түгел.

 

Ул биткә кемнәр генә, ниләр генә “салмый” икән бит! Миңа үземнең инде китап булып басылып чыккан хикәяләремне биредә урнаштыру ничек җиңел булса, бу эш теләсә-нинди шыгыр-шагырлар өчен дә шулай ук җиңел икән! Кайберләрен ачып карыйсың да... Ходаем, кая эләктем мин дисең?! Кем генә юк та, ни генә юк икән ич анда!? Компьютерны һәм интернет технологияләрен беләм, язган әйберемне электрон почта ярдәмендә әлеге сайтка урнаштырырга өйрәндем – миңа мәшһүр язучы булырга күп калмады. Күп кенә язмаларның авторлары шундый фикердә бугай. Кайберләрен укып чыгу түгел, караштырып чыгарга да бик зур түземлек кирәк. Мәсәлән, Рәшит Гаязетдин исемле берәү “Ярәшү” дигән бер нәмәстәкәй китереп тыккан монда. Аны “фәлсәфи-хыялый тамаша” дип атаган әле үзе. Иллә дә мәгәр тетмәсен тетеп, тәнкыйтьче күзлегеннән торып сүгәсе килсә дә булдыра алмыйм, чөнки тәнкыйтьләр өчен анализ кирәк, ә анализлар өчен әсәрне укырга, аңлап укырга, бирелеп, вакыйгаларының эченә кереп, геройларның холык тиресенә төрелеп укырга кирәк. Булдыра алмадым. Укырлык түгел: вакыйга юк, фикер юк, теле чытык-сытык. Йә булмаса, тагын бер “автор”ны алыйк. 20 октябрьдә сайтка Найля Абдулкаримова дигән “документалист-язучы” килеп керде: Зоя Космодемьянская турында, Муса Җәлил турында, Фуат Мансуров турында, Салих Сайдашев турында (орфографиясен үзенчә калдырдым) язмаларын тәкъдим итә. Ачып караган идем – утырыплар елыйсы килеп китте. Юк, шуның хәтле тирән хисле, көчле тойгылы әйбер уку бәхетеннән түгел, шундый чүп-чарның чын мәгънәсендә затлы әдәбият, бөек әдипләр рәтенә куелуына хурландым. Нәрсә дип, кемгә дип язган икән ул ханым бу кытыршыларын? Татар сүзләреннән тегелеп, урыс җөмләләре белән ямалган тәрҗемәләр алар. Татарча ике авыз да сүз белмәгән килеш ничек татарча тәрҗемәгә җөрьәт итәдер кеше, аңламыйм?

 

Хуш, автор буларак барлык кеше үзенең кулъязмасын дөньяга чыгарасы килү белән килешер дә идең, әмма әлеге сайтның хуҗалары, аны тутырып торучы хезмәткәрләр, аның эчтәлеге һәм чисталыгы өчен җаваплы затлар да бардыр бит. Менә алар нәрсә карыйлар? Теге бичара авторларга караганда ныграк боларны гаепләргә кирәк.


Җәүдәт ЮНЫС
Татарстан яшьләре
№ 57 | 11.11.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»