поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.09.2021 Мәдәният

Самарада «Этника mob» фестивале гөрләде

Менә инде 9 ел рәттән Самара губерниясендә яшәүче төрле милләт халыклары «Этника mob» фестивалендә катнашалар. Җыр-биюле, уен-көлкеле Халыклар дуслыгы бәйрәме быел Самара шәһәренең Ленин районында, Клиническая һәм Коммунистическая урамнары киселешендә гөрләп узды.

- Проектның исеме дә очраклы түгел, - дип билгеләп үтә «Мичуринский» иҗтимагый үзидарә рәисе Елена Большакова. - «Этника» сүзе милли традицияләргә игътибарыбыз зур булуын аңлата, ә «mob» кушымтасы халыкның беренче тапкыр элемтә чараларыннан файдаланып җыелганын искәртә, - ди ул. - Бу фестиваль өлкәдә яшәүче төрле милләт халыкларына бер-берсенең мәдәнияте белән танышырга һәм аралашырга, бер-берсен яхшырак аңларга, көчле һәм бердәм булып яшәргә ярдәм итә, - дип ассызыклый Елена. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә фестиваль үз тирәсенә өлкән буын кешеләрен дә җәлеп итә, яшьләрдә дә кызыксыну уята. «Мичуринский» ТОСы өлкә Халыклар дуслыгы йорты белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Проектны милли оешмалар җитәкчеләре дә хуплый һәм чараны оештыруда актив катнашалар.
 
Әлбәттә, татар иҗтимагый оешмалары һәм иҗади коллективлары да бу чарадан читтә калмыйлар. Танылган «Ялкынлы яшьлек» ансамбле артистлары башкарган «Казан», «Свердловск татарлары биюе» салкында өшеп, бераз боегып торган тамашачыларны җылытып җибәргәндәй булды, ә татар эстрадасы мэтры Искәндәр Әхмәтов башкаруындагы «Аерылабыз» җырының сүзләрен аңламасалар да, мәгънәсен бик яхшы аңладылар. Татар халкының «Капкалы» милли уены да тамашачылар күңеленә хуш килде. «Эх, Самара городок» җырын да бергәләп җырладылар, дагыстан, осетин, яһүд халкының дәртле биюләрен дә яше-карты рәхәтләнеп биеде.
 
Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Гомәр улы Шәкүров бәйрәмгә килгән милләттәшләребезгә «Самар татарлары» журналларын таратты һәм кунаклар өчен татар милли ризыклары белән чәй табыны оештырды.
 
Вазыйх Мөхәммәтшин «Ялкынлы яшьлек» ансамбле артистлары өчен «күчмә гримерка» оештырган иде.
 
- Вазыйх Гатович тәкъдим иткән «Газель» машинасы киенү-чишенү бүлмәсе буларак хезмәт итте. Бәйрәм ачык һавада узганлыктан, бу безнең өчен бик зур ярдәм булды. Аллаһының рәхмәте яусын аңа, - диделәр артистлар.
 
Фестивальгә килгән халыкның кәефе әйбәт иде. Кунакларның әлеге чара турында нәрсә уйлаулары белән кызыксынмыйча булдыра алмадык.
 
- Мин Самарада туып-үстем. Әтием - татар, әнием - башкорт. Этнофестиваль буласын ишеткәч, бу бәйрәмдә катнашырга булдым. Ике сәгатьлек тамаша чын шоу булды инде. Артистларның костюмнары да мине таң калдырды. Алар өлкәдә яшәүче теге яки бу милләтләрнең тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлеге белән таныштырдылар. Мондый чараларның ешрак үткәрелүен теләр идем. Чөнки алар яшьләрне шәхес буларак формалаштыруда ярдәм итәләр, - дип уртаклаша медицина университетының беренче курс студенты Наилә Рөстәмова.
 
- Мин фестивальгә кызларым Фатыйма һәм Аишаны алып килдем. Концерт бик ошады. Өлкә җитәкчеләренең милли сәясәтне дөрес алып баруларына инандым. Һәркем, гомумроссия тарихыннан һәм мәдәниятеннән тыш, үз милләтенең дә тарихын һәм мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белергә һәм сакларга тиеш. Фестивальне оештыручыларга зур рәхмәт, - ди 40 яшьлек эшмәкәр Әмирхан Нурмөхәммәтов.
 
Гомере буе география укытучысы булып эшләгән Наталья Владимировна: «Бу фестиваль югары дәрәҗәдә узды, дип саныйм. Миңа бигрәк тә «Ялкынлы яшьлек» татар милли ансамбле, «Яшь егетләр» дагыстан халык бию ансамбле артистлары чыгышы ошады. Советлар Союзы таркалганчы мин Ташкентта яшәдем, җирле халык иҗатын бик ярата идем. Самарага күченгәнемә утыз еллап вакыт узды инде, ә мин һаман үзбәк халык җыр-биюләрен сагынам. Киләсе этнофестивальләрдә Таҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстан вәкилләре катнашса, тагын да яхшырак булыр иде», - ди.
 
- Мондый этнофестивальләр күбрәк уздырылсын иде. Чөнки яшьләр барысы да көнбатыш яшәү рәвешенә тартыла. Мин тормышның бөтен матурлыгын һәм гармониясен Россия халыкларының этник мәдәниятләре, гореф-гадәтләре төрлелегеннән күрәм. Шул безнең үзенчәлегебез һәм байлыгыбыз, - ди шәфкать туташы булып эшләүче 25 яшьлек Ольга.
 
Венера ГАЛИМОВА,
 
Тилав РАСУЛ-ЗАДЕ.
 
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәте.

---
Бердәмлек
№ --- | 27.09.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»