|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2021 Криминал
Татарстанда бер ир биш ел буе үги кызын көчләп яшәүдә гаепләнәЧаллыда 37 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Ике бала атасы Россия Җинаять кодексының ике маддәсе – «көчләү» һәм «ундүрт яшькә җитмәгән затка карата җенси характердагы көчләү гамәлләре» буенча гаепләнә. Хатын ирен беренче никахтан туган 15 яшьлек кызын көчләүдә гаепләп, полициягә гариза язган. Яшүсмер сүзләренә караганда, уги атасы аңа 10 яшеннән бирле бәйләнеп яшәгән.
Әлеге гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Икесе ун ел бергә яшәгән ир белән хатынның уртак балалары.
Хәзер кызга һәм аның әтисенә комплекслы психологик-психиатрия экспертиза үткәрәчәкләр. Яшүсмер белән психолог эшли.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|