|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2021 Шоу-бизнес
"Басып җырлый алмасам, ятып җырлармын” - Пугачева 80 яшенә әзерләнәРус эстрадасының примадоннасы Алла Пугачева үзәк каналларның берсенә интервью биргән вакытта киләчәккә планнары белән бүлешеп болай дигән: “Мин 80 яшьлек юбилеема элекке матур һәм популяр җырларымнан гына торган зур концерт куячакмын, - ди Примадонна. – Әгәр җырларга көчем җитмәсә, залдагы халык ярдәм итәр. Мин биргән вәгъдәмдә торучы кеше, шуңа күрә хәзер үземне бераз карарга, әзерләнергә кирәк. Басып җырлый алмасам, ятып та, утырып та җырлармын”, - дип шаярта примадонна. – Шуңа күрә, хөрмәтле тамашачыларым, сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз, кешеләрдән көнләшмәгез – ул сәламәтлекне бетерә, минем 80 яшьтә очрашуга кадәр!” - ди ул.
Әле Пугачевага 72 яшь. Тормыш иптәше Максим Галкин белән игезәк балалары - 8 яшьлек Гарри һәм Лизаны тәрбиялиләр.
Фото: Глобал
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|