поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 11 Июль
  • Алмаз Монасыйпов (1925-2008) - композитор
  • Данил Мостафин - дәүләт эшлеклесе
  • Хазбулат Шәмсетдинов - нәшир
  • Дилә Булгакова - шагыйрә
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
23.09.2021 Җәмгыять

Татарстан җәмәгатьчелеге телевидение ветераны Данил Ибраһимов белән хушлаша

Кичә Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең элеккеге җитәкчесе Ибраһимов Данил Исмәгыйль улы вафат булды. Аңа 71 яшь булган. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.

Данил Ибраһимов үзенең хезмәт эшчәнлеген 1972 елда башлый, Казан, Сарман һәм Яшел Үзән районнарының төрле мәдәният учреждениеләрендә эшли. 1982 елда ТАССРның телевидение һәм радиотапшырулар буенча Дәүләт комитеты дикторы итеп билгеләнә. Аннары 1987-нчедән программалар бүлеге һәм "Татарстан" ДТРК чыгарылышы белән җитәкчелек итте.
 
1993 елда ТР Министрлар Кабинеты Аппаратында мәдәният, сәнгать һәм спорт бүлегендә эшли башлый. Ибраһимов Татарстан Республикасы Архив хезмәте бастырган тарихи-документаль җыентыкларның инициаторы, төзүчесе һәм җаваплы мөхәррире була.
 
1999 елда Ибраһимовка «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, 2009 елда ул «Фидакарь хезмәт өчен» медале, 2018 елда «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнә. Ул шулай ук фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты булды.
 
Данил Ибраһимов республика архив законнарын камилләштерүгә, архивларның матди базасын яхшыртуга, аларны заманча җиһазлар белән тәэмин итүгә зур өлеш кертте. Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча чит ил, федераль һәм төбәк архивларында документларны ачыклау, Татарстан халыкларының этнографиясе буенча уникаль аудиоязмаларны заманча цифрлы чыганакларга күчерүне һәм дәүләт саклавына кабул итүне оештыру инициаторы булды.
 
Аның инициативасы буенча Казахстан, Иран, Төркия архив хезмәтләре белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән, Милли китапханә һәм Мисыр Милли архивы оешмасы белән Россиянең федераль һәм төбәк архивлары арасында элемтәләр урнаштырылган.
 
Данил Ибраһимовның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм казанышлары дәрәҗәле бүләкләр белән билгеләп үтелгән. Алар арасында «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме, ТР Президентының Рәхмәт хаты бар. Ул фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты булган.
 
Данил Ибраһимов куелган максатларга ирешүдә һәрвакыт җаваплылык, үҗәтлек, тырышлык белән аерылып торды. Ул абруй һәм тирән хөрмәт казанды.
 
Ибраһимов Данил Исмәгыйль улы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.
 
Татарстан җитәкчелеге Данил Ибраһимов үлеме белән бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Кайгынамәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары — ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев имзалаган.

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.09.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы