поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Июль
  • Алмаз Шәрифуллин - җырчы
  • Айдар Галиәскәров - шоумен
  • Марат Яхъяев - сәнгать эшлеклесе
  • Лилия Йосыпова - журналист
  • Мирсәет Солтангалиев (1892-1940) - дәүләт эшлеклесе
  • Ирада Әюпова - дәүләт эшлеклесе
  • Сөмбел Билалова - җырчы
  • Мәгъсүм Сәләхов - физик
  • Рифкат Хисмәт - язучы
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
21.09.2021 Җәмгыять

Үрнәк булырлык яшьләр үсә

2012 елның 17 маенда Россия рәсми рәвештә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills International) халыкара хәрәкәтенә кушылды. Быел, 25 - 29 августта, Уфада әлеге IX Милли чемпионатның финалы узды. Анда медальләр саны буенча Татарстан Республикасы командасы - беренче, Башкортостан Республикасы һәм Санкт-Петербург командалары икенче урынны бүлеште, Мәскәү өлкәсе өченче урынга чыкты.

Ә Самара өлкәсе иң көчле командалар унлыгына керде.

Ярышлар 105 һөнәри компетенция буенча 7 блокка бүленгән иде. Финалда катнашучылар үз проектларын төзелеш, мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженер технологияләре, хезмәт күрсәтү, транспорт һәм логистика өлкәләрендә тәкъдим иттеләр. Чемпионатта быел шулай ук Азия - Тын океан илләреннән һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегеннән килгән конкурсантлар һәм экспертлар да катнашты.

Камышлы районының Яңа Усман авылында туып-үскән, Татарстанның Лениногорск нефть техникумының 4 курсында укучы якташыбыз Айрат ГАЙФУЛЛИН, менә шундый абруйлы чемпионатта катнашып, «Геокиңлек технологияләре» компетенциясендә бронза призеры булды.
 
Айрат нефтьчеләр гаиләсендә туган. Ул Алия һәм Илдус Гайфуллиннарның бердәнбер уллары. 2018 елда, туган авылында тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Айрат әти-әнисе һөнәрен дәвам итәргә карар кыла һәм Татарстанның Лениногорск нефть техникумына укырга керә.
 
- Мәктәптә укыганда география фәнен аеруча ярата идем. Бәлки шуңадыр да булачак һөнәрем итеп геодезист белгечлеген сайладым, - ди егет. - «Яшь профессионаллар» бәйгесендә катнашырга безгә беренче курста ук тәкъдим иткән иделәр. Ләкин ул елны мин сайлап алу турын уза алмадым. Әлбәттә, бераз борчылдым, ләкин күңел төшенкелегенә бирелмәдем. Киләсе елда тагын катнашырга булдым. «Геокиңлек технологияләре» компетенциясе нәкъ минем булачак һөнәремә кагыла. Бераз уйлашканнан соң, курсташым, Лениногорск егете Дамир Абайдуллин белән команда буларак катнашырга карар кылдык һәм җиң сызганып эшкә керештек. Бәйгегә безне остазыбыз Марат Мисгат улы Фәсхетдинов әзерләде. Ул Лениногорск НГДУсында геодезист булып эшли һәм безнең техникумда укыта да.
 
Әлеге бәйге өч этапта уза. Беренче этап - регионнарда үткән сайлап алу туры. Ул 2020 елның ноябрендә Лениногорскида узды. Анда Казан, Чистай, Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрләре командалары катнашты. Ә инде 2021 елның апрелендә Кемеровода узган икенче этапта бөтен Россиядән 38 команда көч сынашты, - дип аңлата әңгәмәдәшем. Иң көчле 10 команда исемлегенә Айрат Гайфуллин һәм Дамир Абайдуллин командасы да эләгә һәм алар Уфада «Яшь профессионаллар-2021» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионатының финалында «Геокиңлек технологияләре» компетенциясендә бронза медаленә лаек булалар.
 
«Сезгә бу җиңү авыр бирелдеме? Әзерләнү өчен күпме вакыт кирәк булды? Нинди биремнәр үтәргә туры килде? Җиңүчеләрне нинди бүләкләр көтә иде?» - дигән сорауларга Айрат: «Һәр этапта яңа бирем үтәргә кирәк иде. 2020 елның сентябреннән башлап, без көн саен әзерләндек. Биремнәрнең бер өлешен кырда үтәргә кирәк иде. Чөнки практик бирем геодезия приборларыннан куллана белү осталыгын күрсәтүне таләп итә. Ә теоретик өлеше геодезия өчен махсус язылган компьютер программаларын белү дәрәҗәсен тикшерә. Шулай итеп, без бу җиңүне яулау өчен бер ел тырышып эшләдек дисәк, дөрес булыр. Бөтен җиңүчеләргә дә истәлекле бү-ләкләр һәм акчалата призлар бирделәр, - дип җавап бирде.
 
- Булачак профессиягезгә бик җитди карыйсыз икән, гомумән, буш вакытыгыз каламы?
 
- Соңгы бер ел дәвамында буш вакыт булмады диярлек. Шулай да, бераз вакытым булганда, рәсем ясарга яратам. Быел да ял турында онытып торырга туры килер, мөгаен. Чөнки диплом язасы бар, соңгы курс бит, - дип елмая егет.

- Техникумны тәмамлагач университетка керәсезме?
 
- Юк, элек армиядә хезмәт итеп кайтасы бар әле. Ә аннан соң инде эшкә урнашып, читтән торып югары белем алырга исәплим, - ди Айрат.
 
Мондый тырыш, үзаңлы яшьләребезгә карап сокланмыйча буламы соң? 15 яшендә ата-ана канаты астыннан чыгып китеп, чит шәһәрдә мөстәкыйль тормыш башлаган бала киләчәктә дә тормыш авырлыкларына бирешмәс, Аллаһы теләсә. Айрат кебек максатчан, тәвәккәл егетләр һәм кызлар башкаларга үрнәк булсыннар иде.
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 21.09.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы