поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.09.2021 Киңәш-табыш

Үләнче Фирая Захарова: Бу төнәтмәне эчү бик файдалы

Берсеннән-берсе матур, хуш исле, тәмле! Балан, кызыл, кара миләш, гөлҗимеш кебек көзге җиләкләр турында сүз. Табигатьнең даруга тиң бу нигъмәтләре иммунитетны ныгытырга, организмга ялкынсынуга каршы көрәшергә, яман шеш авыруларын булдырмаска ярдәм итә. Көзге җиләкләрне җыю, саклау, куллану серләренә төшенү өчен халык ысуллары белән дәвалаучы, үләнче Фирая Захаровага мөрәҗәгать иттек.

– Фирая ханым, көзге җиләкләр, дигәндә, шәхсән үзегез кайсыларына өстенлек бирәсез?
 
– Табигатьтә файдасыз әйбер юк. Шулай да сүземне гөлҗимештән башлап җибәрәсем килә. Анда С витамины лимон, әфлисун һәм кара миләштәгегә караганда да күбрәк. Гөлҗимеш  – бакча розаларының борынгы «бабасы». Галимнәр аларның бүгенге сортларын нәкъ менә шул гөлҗимеш нигезендә уйлап тапкан. Гөлҗимеш чәен даими куллану игътибарны арттыра, бөер һәм бавырга уңай тәэсир итә. Кызыл миләшкә килсәк, төнәтмә рәвешендә ул организмны авыр металлардан һәм радиоактив матдәләрдән чистарта. Андагы файдалы каротин матдәсе кишернең кайбер сортларындагыга караганда да күбрәк. Кара миләш – кан басымы югары булган кешеләр өчен дәва, шул ук вакытта йодка да бай: калкансыман биздәге теге яки бу көйсезлекләрдән котылырга булыша. Баланнан  ясалган төрле эчемлекләр да кан басымын көйли. Тик көзге җиләкләрне дә теләсә ничек файдаланырга ярамый. Әйтик, кара миләш, күп кулланганда, канны куертырга мөмкин. Баланның  исә кан басымын төшерү куркынычы бар. Шуңа күрә теге яки бу җимешне, үләнне кулланганчы, табиб белән киңәшләшеп алырга кирәк.
 
– Вакытында җыйганда, дөрес итеп саклаганда гына җиләк организм өчен файдалы буладыр…
 
– Әлбәттә. Көзге җиләкләрне кырауларга кадәр, тулышып өлгергәнче җыеп калырга кирәк. Аз гына өлгереп җитмәгән булсын. Мондый җиләк – ачырак, аның каравы витаминнары күбрәк була.  Баланны, гөлҗимешне, тәм керсен өчен, кырау төшкәч кенә җыючылар да бар. Кайнатма ясау өчен алары әйбәтрәк анысы. Тик дәва максатында җиләкләрне суык алганчы җыеп куярга кирәк. Саклауга килсәк, иң әйбәте – суыткычта катыру. Кирәк вакытта гына аласың да, йә морс ясыйсың, йә компотка кушып җибәрәсең, яисә чәй әзерлисең. Киптерергә дә була. Көзге җиләкләрне күләгә, җиләс урында кәгазьгә тезеп (2–4 атна кибә) яки тиз арада газ мичендә генә дә киптереп алырга мөмкин. Кипкән җиләкләрне, һава керерлек итеп, кәгазь тартмаларга яки чүпрәк капчыкларга тутырып сакларга кирәк.
 
– Көзге җиләкләргә ниндидер үләннәр кушып, төрле төнәтмәләр әзерләүчеләр дә бар. Сез үзегез аларны ничегрәк ясыйсыз?
 
– Гөлҗимешкә 6–7 төрле үлән – кура җиләге яфраклары, бөтнек яки мелисса, усак кайрысы, ак чыршы (пихта), гадәти чыршы яки нарат ботаклары, укроп орлыклары салып (1:1 исәбеннән) төнәтмә ясап эчәргә яратам. Мондый төнәтмә иммунитетны ныгыта, тынычландыра, йөрәккә сихәт бирә.  Кайвакытта кипкән гөлҗимештән хуш исле чәй генә ясап та эчәм. Бигрәк тә суык тиюләр сезонында шушы төнәтмәне эчү бик файдалы.
 
Фирая Захаровадан  кара миләш белән әфлисуннан шикәрле катнашма ясау ысулы
 
1 кг җиләккә 1 кг шикәр комы һәм 2 әфлисун кирәк булачак.
 
Кара миләшне юып, суын саркытабыз. Әфлисуннарны юып, кайнар су белән пешекләп алабыз. Җиләккә ярты кило шикәр комы кушып, блендерда ваклыйбыз яки агач кашык белән изәбез. Әфлисуннарны турап, төшләрен алабыз һәм кабыгы белән бергә иттарткыч аша үткәрәбез.
 
Вакланган җимешләрне эмаль кәстрүлгә салып, шуңа әфлисун һәм ярты кило шикәр комы өстибез. Болгатабыз. Кәстрүлнең капкачын ябып, 2–3 сәгать тотабыз, ләкин суыткычка алып куймыйбыз. Шикәре эреп беткәнче, болгаткалап торабыз. Утка куймыйбыз, кайнатмыйбыз! Юкса витаминнары югалачак.
 
Әзер катнашманы парландырылган чиста банкаларга  тутырып, капкач белән борып ябабыз.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.09.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»