|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2021 Шоу-бизнес
Хәмдүнә Тимергалиеваның кабер ташына дөрес язмаганнарТатарстанның халык артисты, иң популяр татар җырчыларының берсе Хәмдүнә Тимергалиева вафатына төгәл бер ел узгач, кичә Курган зиратында аның каберенә таш куелды. "Матбугат.ру"да алып баручы Шамил Галиевтан видео да урнаштырган идек. Ләкин көтелмәгән хәл килеп чыкты. Әлеге зур вакыйганың фото-видеолары социаль челтәрләрдә таралуга, халык бик күп санлы комментарийлар калдыра башлады. Баксаң, Хәмдүнә Тимергалиеваның кабер ташына үлгән көнен дөрес язмаганнар икән. Җырчы узган ел 14 сентябрь көнне вафат булды. Ә кабер ташына 14 октябрь дип язылган. Халык бу хатаны тиз арада төзәтүләрен сорап борчыла.
--- |
Иң күп укылган
|