поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.09.2021 Дин

Җәннәттә ир белән хатын бергә яшиме?

Укучыларыбыздан редакциягә килгән җәннәткә кагылышлы сорауларга Диния нәзарәтенең колл-үзәк җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөҗәрәков җавап бирде.

— Булат хәзрәт, җәннәткә кемнәр керә?

— Калебендә иман булган, Аллаһны бер дип таныган, игелекле гамәлләр кылып яшәгән кеше җәннәткә керер.
 
— Җәннәттә иң беренче нинди ризык тәкъдим ителәчәк?
— Бу сорауга җавапны хәдисләргә таянып аңлатырга була. Әнәс ибне Мәлик (р.г.) дан түбәндәгеләр риваять ителә: “Рәсүлуллаһ (с.г.в.) нең Мәдинәгә килүен белгәч, Габдулла ибне Сәлам (р.г.) аның янына килде һәм әйтте: “Сездән пәйгамбәр генә белә алган 3 нәрсә турында сорармын. Шуларның берсе: “Оҗмахта яшәүчеләр башта нәрсә татыячак?” Рәсүлуллаһ (с.г.в.): “Җәбраил боларның барысын да күптән түгел сөйләде. Оҗмахта яшәүчеләрнең беренче ризыгы кит бавыры булачак”, — дип җавап бирде. Хәдистән аңлашыла: җәннәттәгеләр татып караган беренче ризык — балык бавыры.
 
— Җәннәттә хур кызлары нигә кирәк?
— Хур кызлары — чибәр хатын-кызлар, оҗмахка керәчәк ир-атларга һәм хатын-кызларга хезмәт итәр өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылган. Алар оҗмахта ирләрнең тормыш иптәше булыр. Чиксез кодрәтле Аллаһ Коръәннең күп аятендә хур кызларын искә ала, анда аларның тасвирламасы да бирелгән. Гадәттә, хур кызлары “зур, кара күзле, тәннәре көмештән, нур чәчеп тора” дип сурәтләнә; моңа кадәр кеше дә, җен дә кагылмаган, алар ирләренә генә карый. Шул ук вакытта хур кызлары никадәр матур булса да, биш вакыт намазын укыган, уразасын тоткан, игелекле гамәлләр кылып яшәгән хатын-кыз алардан да гүзәлрәк булачак.
 
— Җәннәттә ир белән хатын бергә яшиме?
— Әйе, оҗмахта берәү дә ялгыз яшәмәячәк. Коръән аятьләрендә җәннәттә дә интим тормыш барлыгы турында сөйләнә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә “Йәсин” сүрәсенең 55 нче аятендә: “Чыннан да, бүген оҗмахта яшәүчеләр ләззәт белән мәшгуль булыр”, — диде. “Әр-Рахман” сүрәсендә (56-58 нче аять): “Монда гыйффәтле кызлар булыр, алар белән кеше дә, җен дә якын булмаган”, “Ул хур кызлары гүя якут һәм мәрҗән кебек саф тәнледер”, — диелә. Хәдисләрдә оҗмахка ышанган кешенең ике хатыны булачагы турында әйтелә. “Чыннан да, оҗмахка керүчеләрнең беренче төркеме тулы ай төнендәге ай кебек булыр. Алар артыннан килүчеләр күктәге иң якты йолдыз сыман булыр. Һәр ирнең ике хатыны булачак, оҗмахта бер кеше дә ялгыз калмаячак”, — диелә.

— Җәннәттә кеше картаямы?
— Ожмахта һәр мөселман Адәм (г.с.) кебек 90 фут биеклектә һәм Гайсә (г.с.) сыман 33 яшьтә булачак. Мөселманнарга Йосыф (г.с.) кебек балкып торган матурлык биреләчәк, кешенең тавышы Дауд (г.с.) шикелле татлы булыр, алар Әюп (г.с.) нән сабырлык, Якуб (г.с.) нән хөрмәт алыр. “Тәкъва кешеләр яшел ефәк, атлас һәм алтын киеп, якут, энҗе һәм башка ташлардан ясалган махсус чатырларда яшел мендәрләр белән келәмнәрдә ятачак” (Тирмизи хәдисләр җы¬ентыгы). Җәннәт мәңгелек булачак, беркайчан да бетмәячәк. Андагы кешеләр дә бер дә картаймаячак.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 14.09.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»