|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2021 Җәмгыять
Кеше коткарганда МЧС башлыгы Евгений Зиничев һәлак булганБүген үзенең хезмәт бурычын үтәгәндә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Евгений Зиничев фаҗигале төстә һәлак булган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, ул кеше коткарырга теләгән. "Евгений Зиничев хезмәт бурычын үтәгәндә, арктик зонаны гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча ведомствоара өйрәнүләрдә, кешенең гомерен сакларга омтылып, фаҗигале төстә һәлак булды", - дип хәбәр итә ведомство.
Зиничев 1966 елның 18 августында Ленинградта туа. Санкт-Петербург бизнес һәм хокук институтының икътисад факультетын һәм финанслар һәм кредит факультетын тәмамлый. 2013 елда РФ Кораллы көчләренең Генераль штабының Хәрби академиясендә һөнәри әзерлек уза.
1984-1986 елларда СССР Кораллы Көчләрендә Төньяк флотта хезмәт итә. 1987-2015 елларда дәүләт куркынычсызлыгы органнарында эшли.
Фото: © РИА Новости / Алексей Никольский
--- |
Иң күп укылган
|