|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2021 Хәвеф-хәтәр
Хатын-кыз юлда йоклап китеп, «КАМАЗ» белән бәрелешкән (ФОТО)Кичә Чаллы-Сарман юлының беренче километрында юл һаләкәте булган. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының үз хәбәрчесе һаләкәт урыннан хәбәр иткәнчә, «Лада» автомобиле белән идарә иткән 46 яшьлек хатын-кыз рульдә килеш йокыга китә. Машина каршы як полосага чыгып, зур тизлектә «КАМАЗ» үзбушаткычы белән бәрелешә. Авыр йөк машинасын йөртүче бәрелешүне булдырмый калырга тырышып, машинаны юлдан читкә бора.
«Юл-транспорт һаләкәте аркасында автоледи зыян күрә. Аның кабыргалары сынган, бәрелгән һәм тырналган урыннары да бар», — дип ачыклык кертте агентлык корреспонденты.
--- |
Иң күп укылган
|