|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2021 Җәмгыять
Гәрәй Рәхимне соңгы юлга озатканда тормыш иптәше язучының соңгы кичерешләрен сөйләде (ФОТО)Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янында Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим соңгы юлга озаттылар. Мәрасимне Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова алып барды. Гәрәй Рәхимнең улы Давыт Родионов барлык кешегә рәхмәтен белдерде. «Безнең гаиләгә әтинең якыннары зур ярдәм күрсәтте. Ул гомере буе татар әдәбияты, милләт өчен эшләде. Чирләгән вакытта да гел эш дип чабып йөрде. Үзен зур кеше итеп санамады. Юбилеена тапшырулар чыккач, карале, мине халык белә, мине зурлыйлар икән, дип сөенгән иде», — диде ул.
«Безне бүген авыр кайгы берләштерде. Арабыздан олы шәхес, күренекле әдип, халыкчан каләм остасы китте. Күбебез аңа, яратып, Гәрәй абый дип дәшә иде. Кешеләргә рухи көч өстәде. Күңелләрдә миһербанлы кеше булып истә калачак», — диде Ирада Әюпова.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар исеменнән Гәрәй Рәхимнең якыннарының кайгысын уртаклашты.
«Безнең бу хушлашулар күпкә китте бит әле. Йөзек кашыбыздай шәхесләребез китеп бара. Кем белән генә сөйләшмә, аның турында саф күңелле, эчкерсез кеше иде дип сөйләшәләр. Аның һәрбер иҗат җимеше йөрәктән-йөрәккә барып җитә иде. Җаны-тәне белән милләткә бирелде», — диде ул.
Марат Әхмәтов Гәрәй Рәхимнең ТР Дәүләт Советында 17 ел хезмәт куйганын искә алды. «Анда кабул ителгән бик күп законнар да аның кулы аша узды. Ул төзегән Татар поэзиясенең антологиясе — әдәбиятыбызның ерак тарихын, нәфислеген раслый торган мисалларның берсе», — дип сөйләде ул.
«Һәр авыл гүзәл табигате, матур өйләре белән генә түгел, ә анда туып үскән, авыл дип, янып-көеп яшәгән уллары-кызлары белән данлы. Григорий Васильевич та безнең сөекле улыбыз. Ул Лениногорск районында бердәнбер керәшен авылы — Федотовканы үзенең үткен каләме, иҗаты, хезмәте белән күпләргә танытты», — диде авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова.
Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин сүзләренчә, Гәрәй Рәхим беркайчан да керәшеннәрне татарлардан аерып карамаган. «Бербөтен дип таныды. Шул ук вакытта, көрәшен гореф-гадәтләренең үсүен, югалмавын теләде», — диде ул.
Хушлашу мәрасимендә Камал театры артистлары, Татарстан Язучы берлеге әгъзалары, министрлык вәкилләре, татар җәмәгатьчелеге катнашты. Язучыны Габишево авылы зиратында улы Кубрат янында җирләделәр.
Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең хатыны Диләрә ханым сөйләвенчә, алар утыз елдан артык бергә гомер иткәннәр.
«Тормышта ул чын ир-ат иде. Арабыз 24 яшь. Үземне яшьтәшем кебек хис иттем. Аңа берничек тә үз яшен биреп булмый иде. „Болай авырып ятарга бер дә килешми, Диләрәкәем. Тыныч кына, тәмле ашап, бер-беребезне саклап яшик әле“, — дигән иде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә хушлашу мәрасимендә.
Диләрә ханым Гәрәй Рәхимнең башында да шеш булганын әйтте. «Яман шешнең соңгы стадиясе иде. Бөтен гәүдәсендә метастазалар. Күз алдыгызга китерегез, шушы халәттә ул берүзе генә ике ай элек Мәскәүгә барып кайтты», — ди ул.
Гәрәй Рәхим бакчасында да эшләп йөргән. «Ул өч атна элек чабып йөреп, соңгы китабын эшләде. Өйгә бер төркем язучылар килгәч: „Әле Сөембикә турындагы китапны эшлисе бар“, — дигән иде», — диде хатыны.
«Табибларга үзен ышанып тапшырды ул. Ай ярым элек кенә Чехов хастаханәсендә диагностика үтте. „Авыруларыгыз ‚йоклый‘, яңалары юк. Космонавт кебек чабып йөри аласыз“, — диделәр. Бавырында бишәр сантиметрлы метастаза булган. УЗИда барысы да күрсәтә, диләр. Ләкин карамаганнар. Табибларның ваемсызлыгыдыр инде ул. Гаепләп әйтәсем дә килми», — диде Диләрә ханым.
--- |
Иң күп укылган
|