поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.09.2021 Милләт

Самарада «Татар шигърияте көннәре» иң-иңнәрен җыйды (ФОТО)

Татарстан Республикасында 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, дип игълан ителгән иде. Ел агымында Татарстан ярдәме белән төбәкләрдә туган телебезне, мәдәниятебезне саклауга, үстерүгә багышланган төрле чаралар үткәрелеп килә. Менә 16 августта башланып киткән «Татар шигърияте көннәре» дә шундый чараларның берсе.

Аны Татарстан мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Язучылар берлеге оештырган.
 
«Татар шигърияте көннәре» кысаларында язучылар һәм музей хезмәткәрләреннән торган әдәби-тарихи десант, Башкортостан Республикасы, Оренбург, Самара, Ульяновск өлкәләре аша үтеп, Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар өчен Татарстанның сәнгать эшлеклеләре, шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашулар үткәрә, күргәзмәләр оештыра, яңа гына дөнья күргән милли басмалар, әдәби әсәрләр белән таныштыра. «Татар шигърияте көннәре» экспедициясенең беренче әдәби кичәсе Яр Чаллыда үткән булса, 30 августта экспедиция инде Самарага да килеп җитте. Алар белән очрашу «Яктылык» татар мәктәбендә узды. Кызганычка, пандемия керткән чикләүләр аркасында, очрашуга кеше күп килә алмады.
 
Чараны «Татар шигърияте көннәре» экспедициясенең оештыру комитеты вәкиле, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрь һәм прозаик, Татарстанның Язучылар берлеге вәкиле, «Идел-Урал» хәйрия фонды җитәкчесе Рәкит Җәүдәт улы Әбделманов (ул Рәкит Аллабирде псевдонимы астында да билгеле) ачып җибәрде. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиевтан ялкынлы сәламнәр тапшырды, милләттәшлек җепләрен, туган телебезне, мәдәниятебезне саклап яшәгәнлектән көчле халык булуыбызны билгеләп үтте. Күпмилләтле дәүләттә татарларның башка халыклар белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра белүе, күршеләргә карата ихтирамлы булуы милләтебезне тәрбияле һәм укымышлы итеп күрсәтә, дип ассызыклады шагыйрь.
 
 
- Самара татарларының телебезне, гореф-гадәтләребезне, динне саклау юнәлешендә башкарган эшләре башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә үрнәк булып тора. Сезнең өлкәдә эшләп килүче татар иҗтимагый оешмаларының активлыгы сокландыра. Киләчәктә дә шулай булыр, дип ышанабыз һәм, кирәк булса, Татарстан да сезгә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер, - дип сөйләде Рәкит әфәнде. - Үз чиратымда үземә якын булган әдәбият юнәлешендә ярдәм тәкъдим итә алам. Әлеге экспедиция маршруты буенча узганда һәрбер төбәктә шигърият сөюче милләттәшләребезне очратабыз. Язган шигырьләрен безгә биреп җибәрүчеләр дә байтак. Шуңа күрә, проект тәмамланганнан соң, төрле өлкәләрдә яшәүче татарлар иҗат иткән шигырьләрне туплап, җыентык итеп бастырып чыгарырга ниятлибез. Самара татарларының иҗат җимешләре дә анда лаеклы урын алыр, дип өметләнәм. Сезнең белән танышу безнең өчен бик әһәмиятле һәм бүгенге очрашуыбыз сезнең өчен дә файдалы булыр, дип ышанып калабыз.
 
Филология фәннәре докторы, профессор, Россиянең энциклопедик фәннәре академиясе академигы, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премия лауреаты Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәрипов та үзенең чыгышында Самарада уңышлы гына эшләп килгән татар оешмаларын мактап телгә алды, аларның телебезне, милләтебезне саклау эшенә керткән хезмәтләрен барлаудан башлады.
 
- Мин 30 ел дәвамында Яр Чаллы педагогия университетында «Борынгы татар әдәбияты» фәнен укытам. Шунлыктан, туган телне саклауда, бала күңелендә ана теленә карата мәхәббәт уятуда укытучы иң мөһим рольне уйный, дип төгәл әйтә алам. Бүгенге көндә татарлар сан буенча руслардан соң икенче урында тора. Киләчәктә дә бу урынны югалтмаска иде. Булачак җанисәп турында барыбыз да беләбез. Анкеталарда милләтебездән оялмаска, киресенчә, горурлык белән үзебезне татар дип атарга өндим. Бу мәгълүматны ата-аналарга һәм балаларга укытучылар җиткерергә тиеш, дип уйлыйм.
 
Самара өлкәсе татар әдәбиятына күпсанлы талантлы шәхесләр үстереп биргән төбәк буларак та билгеле. Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим, Гакыйль Сәгыйров кебек талант ияләре - милли әдәбиятыбыз күгендә мәңге балкыячак йолдызлар. «Ялкынлы яшьлек», «Идел», «Ак каен» ансамбльләре, «Яктылык» татар мәктәбе бөтен Россиягә танылган исемнәр. Афәрин! Татарлыгыбызны саклап килгән өчен Татарстанда һәм башка төбәкләрдә яшәүче барлык милләттәшләребез исеменнән сезгә зур рәхмәт!
 
 
Кунакка буш кул белән килергә килешми, дип, ул мәктәп китапханәсенә үзенең шигырьләр, җырлар җыентыкларын, шул шигырь-ләргә иҗат ителгән җырлар дискын, шәхси китапханәсеннән Аяз Гыйлаҗевның 4 томлы китабын бүләк итте.
 
Тау белән тау гына очрашмый, диләр бит. Ә кеше белән кеше очраша. Менә биредә дә көтелмәгән, ләкин бик җылы очрашу булды. «Яктылык» мәктәбендә рус һәм татар теле укытучысы булып эшләүче Фәния Нурсәхи кызы Гыйлаҗева Әнвәр аганың студенткасы булган икән. Остаз да, шәкерт тә әлеге очрашуга бик шат булдылар, әлбәттә. «Яктылык» мәктәбе директоры Радик Газизов шундый югары квалификацияле укытучы әзерләгән өчен Әнвәр әфәндегә бөтен мәктәп коллективы һәм ата-аналар исеменнән зур рәхмәт җиткерде.
 
Шигърият - ул моң, моң - ул җыр диләр... Делегатлар арасында спортчы, пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионы, дүрт тапкыр дөнья рекордын куйган, күп таркырлар Сабан туе батыры булып танылган отставкадагы полиция подполковнигы һәм баянчы Рәфыйк Ибраһимов та бар иде. Ул үзе баянда уйнап, үзе җырлап та җибәргәч, залда утырган тамашачылар түзмәде, аңа һәм экспедициянең администраторы Лилия Гыймаҗевага кушылып җырлый башладылар. Шулай бераз җырлашып та алганнан соң хуҗалар Татарстан кунакларына чәкчәк бүләк иттеләр. Ә мәктәп директоры Радик Рәфгатович Самара татарларын зурлап килгән, бер кочак яхшы кәеф һәм матур шигырьләр бүләк иткән өчен зур рәхмәтләр белдерде һәм әңгәмәне чәй табыны артында дәвам итәргә тәкъдим итте.
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 06.09.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»