|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2021 Шоу-бизнес
Артур Минһаҗев: “Җитәкче һәм җырчы эше бер-берсенә комачауламый”Татарстанның атказанган артисты Артур Минһаҗевның Казанда узачак зур концертына бер ай вакыт калып бара. Быелгы сезон нәрсәсе белән үзенчәлекле? Концерт өчен ник “Пирамида” сайланган? Концертта балалары чыгыш ясармы? Гомумән, тамашага әзерлек ничек бара? Бу хакта Артур Минһаҗевнең үзеннән сораштык. - Артур, яңа сезон, Казанда 1 октябрь көнне “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узачак концерт нәрсәсе белән аерылып торачак? Әзерлек ничек бара?
- Әзерлек тулы көченә бара! Концертта яңа җырлар да, инде халык яратып өлгергәннәре урын алачак. Тере тавышлы һәр номер музыка кораллары аккомпанементында башкарылачак. Концерт программасына рус җырларын да керттем.
- Ни өчен нәкъ менә “Пирамида”? Ә Казан филармониясе дә, “Сәйдәш” саерае да түгел.
- Бик күптән “Пирамида”да үземнең сольный концертымны куясым килгән иде. Шуңа әлеге мәйданчыкны сайлап алдым.
- Концерт оештыруда иң авыры нәрсә дип уйлыйсың? Концерт программасын төзүдә, гомумән, оештыруда тормыш иптәшең Луиза катнашамы?
- Тере тавыш, тере музыка уен кораллары булуын искә алдым инде. Шуңа күрә сәхнәдә генә дә 70 кеше булачак. Мондый концертның булганы юк иде әле. Тулаем тере музыка! Музыкантлар җыю, репетицияләр оештыру үзенә күрә энергия таләп итә. Әлбәттә, тормыш иптәшем Луиза бар җаны, йөрәге белән көч биреп тора. Чөнки гаилә ярдәменнән башка булмый.
- Артур, син Казанның “Сәйдәш” мәдәни үзәге директоры да әле. Тормышта җитәкче белән җырчы вазыйфасын алып бару бер-берсенә комачауламыймы? Җитәкче эшенең кыенлыклары нинди? “Сәйдәш”тә башка артистларның концертын оештырганда гауга чыкканы булмадымы?
- 2012 елдан бирле административ эштә мин. Ул үзеннән-үзе килеп чыкты Башта Казанның Вознесение бистәсендәге мәдәният йортын, хәзер “Сәйдәш”не җитәклим. Җитәкче һәм җырчы эше бер-берсенә комачауламый. Күңелем, йөрәгем белән мин барыбер артист. Иҗаттан башка яши алмыйм. Сәхнә ул - сулар һавам. Сәхнәгә чыксам, күзләреңнән нур бөркелә, диләр. Концерт белән шөгыльләнү, киресенчә, эшкә этәргеч кенә биреп тора. Административ яктан, тамашачы, халык белән якыная, әңгәмә кора алам дигән сүз. Барысы белән дә матур аралашырга кирәк. Һәрберсенә җай таба белергә кирәк. Аллага шөкер, бу яктан бик уңышлы килеп чыга дип уйлыйм.
Кул астымдагы штатта 100 ләп кеше. Аллага шөкер, аларның барысы белән дә матур эшлибез. Бүген ике зур профессионал коллективым бар. 30 га якын кыздан торган “Фантазия” джаз оркестры, 20 дән артык артистны беләштергән “Пантера” камера балеты труппасы. Төрле юнәлешләрдә эшлибез – биюе дә, җыры да, башкасы да бар. Халыкка кызыклы, кирәкле юнәлешләр алып барырга тырышабыз. “Сәйдәш”тә бик талантлы кешеләр, үз эшенең чын осталары хезмәт куя. Киләчәктә дә бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп эшләргә язсын.
- Артур, синең без белмәгән яраткан шөгылең бармы?
- Белмәгән дип... Буш вакытларымда журналлар укырга, нәфис фильмнар карарга яратам. Фильмга килгәндә, ул төрле планда булырга мөмкин. Тарихи да, заманча да кинолар карарга яратам.
- Хәзер сәхнәгә балалар белән чыгу модага кереп киткән кебек. Ни өчен улың белән кызыңны үз концертларыңда күрсәтмисең?
- Бу сорау бик кызыклы. Чыннан да бүген андый дуэтлар шактый. Гаилә дуэтлары дип әйтик. Кем белә, бәлки без дә кызык формада берәр номер ясарбыз. Күптән теләк бар. Әлегә моңа туры килгән җырын сайлап алырга кирәк, чөнки ул номер үзенчәлекле булырга тиеш. Кызым Диана матур бии. Луиза белән җырлыйбыз. Данил, бәлки, гитарада уйнар. Уй-хыяллар киң. Барысын да сөйләп бетермик инде. Алла боерса, тормышка ашырырбыз дип уйлыйм.
- Татар һәм рус артистларыннан кем белән дуэт җыр башкарыр идең?
- Рус эстрадасыннан җырчы Алсу, Лариса Долина, София Ротару белән рәхәтләнеп җырлар идем. Берәр ретро җырны! Ә татар артистларыннан Резеда Шәрәфиева, Алсу Әбелханова белән дуэтта чыгыш ясадык. 1 октябрь көнне Казанда узачак концертта алар икесе дә булачак, шулай ук Эльмира Кәлимуллина, Карина Җиһаншина кебек танылган җырчылар белән дә яңа дуэт җырлар башкарачакбыз. Киләчәктә хатын-кыз җырчылардан Гүзәлем белән дуэт җыр эшләр идем.
- Уңышлар, Артур! Казанда узачак концертыңны түземсезлек белән көтеп калабыз.
- Рәхмәт! Концертта күрешкәнгә кадәр!
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|