поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.09.2021 Әдәбият

"Баш миендә шеш бар..." - Гәрәй Рәхим белән соңгы ӘҢГӘМӘЛӘРНЕҢ берсе

Бүген, 6 сентябрьдә, иртәнге сәгать 4 тә каты авырудан соң, күренекле шагыйрь, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гәрәй Рәхим арабыздан китте...15 июльдә аңа 80 яшь тулган иде. Гәрәй Рәхим белән 2020 елның 16 нчы июлендә басылган әңгәмәдән өзек:

— Мин тормышымнан канәгать, — ди Гәрәй абый. — Яшьтәшләрем, язучылар бер чорда өйләнештек. Барыбызның да диярлек хатыннары берничә яшькә өлкән. Минем дә беренче хатыным 4 яшькә олы иде. Язмышмы, ялгышмы, гомер көзен каршы алырга насыйп булмады. Шуннан мин, хәйләкәр керәшен, яшь хатынга өйләндем. Һәм моңа беркайчан үкенмәдем.
 
— Иҗат белән һаман шөгыльләнәсезме?
 
— Әлбәттә. Прозаны да, драматургияне дә ташламадым. Шигырьләр язам. Китаплар чыгару белән шөгыльләнәм.
 
— Чын исемегез ничек?
 
— Родионов Григорий Васильевич. 1963 елда Хәсән Туфан: “Рус фамилиясе белән татарча язгач, үз укучыларыңны таба алмыйсың. Исемеңә карап, сине русча яза, тәрҗемә итә дип уйлаячаклар. Иң хәерлесе — тәхәллүс (псевдоним) алу”, — диде. Шуннан Гәрәй Рәхим булып иҗат итә башладым.
 
Гәрәй абый бик тә мунча керергә яраткан.
 
— Мунчаны тәмен белеп керәбез, — диде ул. — Газ мунчасын утынга көйләдем. Бездән ерак түгел урманнан хатыным белән утын алып кайтабыз. Шуларга өстәп, мунчага тәмле ис таралсын өчен, алма, чия ботагы да ягам. Аны әкрен генә яндырам. Мунча миченә утынны тутырсаң, утын да күп бетә, яхшы җылынмый да. Шуннан кычыткан, имән яфрагы, ак әрем (хуш исе бөтен мунчага тарала), мәтрүшкә, бөтнек кушылган каен себеркесен сәгать ярым салкын суда тотам. Бу яфраклар бераз җебесен, кайнар су салуга коелмасын өчен кирәк. Себерке уртача, ә сабы озын булырга тиеш. Ул ике җирдән бәйләнсә, тотарга тагын да уңайлырак.
 
Себерке пешергән суны түкмәскә, коенырга киңәш итәм. Коенганда аякларга да эләксен өчен таз эченә басарга кирәк. Сөлге кулланмыйбыз, тән үзе кипсә, шифасы күбрәк. Каен себеркесе суы тирегә файдалы. Үлән суы белән коенуны гадәткә кертергә кирәк.
 
Мунча 4 бүлмәдән торырга тиеш: юыну, чабыну, киенү һәм чәй эчү урыны. Чабыну бүлмәсенең юкә тактасыннан ясалган булуы шарт. Мунча эсселәнгәч, нарат яки чыршының сагызы чыга һәм ул парга әйләнеп, сулыш юлларына утыра.
 
— Бу кадәр белгәч, бер дә чирләмисездер?
 
— Чирлим. Баш миендә шеш бар. Хәзер аяклар да начар хәрәкәтләнә. Картлык баса. 79 яшь бит...
 

Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 06.09.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»