поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.09.2021 Ана теле

Сөйләмне бизәп баетуга – осталар тәҗрибәсен. Язучы Афзал Шамовның сүз тылсымы (ДӘВАМЫ)

Кичер мине, хөрмәтле укучым, бу язманы да Мойшаның “фикеренә " җавап белән башлаганым өчен. Бирүемнең сәбәбе шул: ул шушы язмабызны да, алдагыларын да тирәнрәк төшенергә өстәмә булыр. Ә бәхәсчебезгә аның кагылышы бөтенләй юк икән: “Низамовның миңа язган, елга буе язмасын укымадым” ди бит. Укымаган, ә үзе пычрак күлләвек кадәр “фикер” язган.

Анда нәрсәгәдер яраклы бернинди фикер юк, ник укыдым дигәнсездер: монысында да, узганындагы кебек каршылык өстенә каршылык.
 
Тегесендә әдәби телне бозуда диалектлар кулланган язучылар гаепле дигән иде. Монысында "Аларга кагылмадым!!!! .... "Янәдән бер тапкыр әйтәм, минем син әйткән язучыларга бер нинди дә дәгвам юк. Барысы да Низамовка! “, ди.
 
Менә бит! Язучыларыбызның әдәби теленә карата шундый “бәйләнчек”нең  дә дәгъвасы юк икән. Ә Низамовның  гаебе нәрсәдә?: “Алар язганнарны "ялап", үзләренә "хикәя" язып, бастырып, гилми исем алу”. Мондый  мәгънәсез яла ягу өчен безнең язмаларда нинди “гөнаһ” бар?
 
Тик “фикер” текстында “Низамов шикелле татар телен бызарга теләүче”не гаепләү өчен бер генә дәлил-мисал да китерелми, шуңа күрә миңа бүген аклануның да кирәге юк. Намуслы укучыма болай да барысы да ап-ачык.  Шулай да, форсаттан файдаланып, бу язмага тема белән кызыксынып  керешкән укучым  зиһененә бераз фәнни мәгълүмат өстәп китик. Татар әдәби теле дистәгә якын мөстәкыйль сөйләм төрләреннән (стильләрдән) тора. Классик тел белгечләре термины белән әйткәндә: өслүбләрдән. Шулар арасында менә безнең язмалар языла торган “фәнни-популяр өслүб” тә  бар. Бу стиль турында безнең махсус фәнни мәкаләбез дә бәян ителгән. Бүгенге әңгәмәбезгә  кирәкле сыйфаты: анда диалектлар гомумән дә кулланылмый, “Ана теле” сәхифәсендәге язмаларда аларны урынсыз куллануда   аларны язучыны берничек тә гаепләп булмый. Бигайбә.
 
Шулай да бу бәхәсле әңгәмәне “кешечә” төгәллисе килә. Бәхәсчебез үзе дә бит тупас кына эчбушатканнан соң “Иптәш Низамов! Мин язганнарны йөрәгеңә ауыр алма. Мин сиңа конкурент түгел, мин техник фәннәр докторы.... Мин бары татар телен бызып бетермәгез дим!!”, ди..
   
Килешәм: татар филологлары белән  техник, иктисадый һәм башка белгечләре арасында тел мәсьәләсендә   беркайчан да кискен каршылыклар булмады. Шәхсән үземә техник фәннәр докторлары Азат Зыятдинов, Зәки абый Зәйнуллин белән ара-тирә аралашып, фикердәш булып яшәргә туры килде. Яшьләрдән дә техник фәннәр докторы Альберт Сафинның чын татар авазы “ң” турында иң югары фәнни дәрәҗәдә әзерләнгән тикшеренүен сокланып укуым әле дә хәтердә. Һәрхәлдә мондый белгечләргә ана телебезне дә кайгыртканнары өчен рәхмәт әйтергә, булышырга, юк-бар бәхәсләр белән комачауламаска  гына кирәк.
 
Шундый теләк белән хөрмәтле Матбугат.руның хәер-фатыйхасы вә рөхсәтг белән бәхәсебезне очлап, төп темабызны дәвам иттерик.
 
Үткәндәге язманы: “Авторның телне тоемлау, куллану осталыгы башта телнең иң нечкә күзәнәкләреннән  – авазлар, иҗек, мөнәсәбәтле берәмлекләрдән  башлау хәерлерәктер...” дип бетергән идек. Менә ярдәмче фигыльләргә игътибар итик. Рәсми исеме “ярдәмче” булса да сөйләмдә алар мәгълүмәт, хис төсмерен иң “җитди” сүзләрдән дә көчлерәк, тәэсирлерәк  бирә ала.
– Зур шатлыклы хәбәр сөйли торганнардыр... (Без булсак “сөйлиләрдер” дип кенә канәгатләнер идек; ... түгәрәк күл җәелеп ята; ...   былчырак сөреп йөрергә яратып та бетерми;   ... вакытында  түләп барырга ярата...
   
Шулай да гомуми сүзләргә кайтыйк әле – язучыбыз аларны бигрәк тә “тәмен белеп” куллана. Иң әүвәле ул халыкның  гади сөйләм гыйбарәләрен бик урынлы, “тәмләп” куллана:  – Әгәр көннәр матур булып, игеннәр уңып китсә, рәхәтләнеп, киң итеп бер сулар идек сулавын. Ачык-тишекләрне ямар идек; Имеш, ул, ватмыйк дип киңәш иткән була, янәсе. Итте пычагым, итмәгән кая! Кадалып китсен. Менә ничек иде ул без яшь чакта; Тфү! Нуркамаллар янында чүп кенә, – диде,– Аларның кисеп ташлаган тырнагына да тормый, диде.
   
Күрәбез ки, сүз дигәндә катып калган бер берәмлек кенә күзалланмый. Шуны тере күзәнәк итеп, төрле рәвешле, төзелешле, җанлы күзәнәк итеп тою кирәктер. Татарның үзенә генә хас берәмлекләрен язучы осталарча тоярга сәләтле. Менә парлы сүзләр – татар рухлы, милли сурәтле бөртекләр: ...  үз юлына борылып, зур-зур атлап, озын артыш таягын селтәп җибәрә-җибәрә, тыкрык буйлап китте;  Имамыгызны ким-хур итмәссез, дип ышанам; Нәрсәдер әйтә-әйтә шаулашырга, гөрләшергә тотындылар; Карап-карап торам да, җәмәгать, бөтенләй аптырап китәм;   Алар рөхсәт сорамый-нитми, кирәкмәгән мәсьәлә күтәреп, халыкның вакытын әрәм итәләр; Апалы-сеңелле икәү тәрәзәдән яшелле-мөшелле тавыш белән кычкыралар; Фәкыйрь–фокраның актыккы әйберен тартып аласың...
   
Сүзтезмәләргә күчкәнче Афзал Шамовның лексик хәзинәсенең семантик-стилистик асылы турында гәп корып алыйк әле. Әсәрләрен уку барышында бүгенге яшьләр аңлап бетермәгән берәмлекләр арасында гомумкулланыш берәмлекләре дип саналганнары да бар. Болар халык аңында яши, тик аларның куллану дәрәҗәсе бүген кимегән, ягъни пассив лексикага әйләнеп бара:  Бераздан соң алар игеннәр арасыннан абаланып бара башладылар...;  Хәйран булып тынып калганнар; чытлыклану, назлану; ... кешеләр дә бик сүрән; Егет сүзгә бик зәвык, чая булып чыкты; келәт кырпуыннан шыбырдап тамчы тама иде...; кырпуы чачаклана башлаган эшләпә чите;   бер читкәрәк, ышыккарак куып кертте; Мулла өчен кычынып йөрүчеләр бар; Аның алдында рияланып кына аны яклаган булып күренергә маташалар; Бетәшкән карт;
   
Исемлек шактый озын килеп чыга. Телебезнең иң гади берәмлекләре дә пассивлана икән. Моңа юл куярга ярамый. Классикларыбызннң әсәрләрен уку, аларның сүз байлыгын өйрәнү – бу юлда иң нәтиҗәле чарадыр.
Гади сүзләр генә түгел, алардан төзелгән троплар да пассивлана:      Нәсыйхның чираты койрыктарак иде...;   Ул аякларын итәге белән томалап, куллары белән тезләрен кочкан да...;
   
Гомуми лексиканың да, димәк, пассив состав арасында да уңай һәм тискәре берәмлекләр барлыгын тоемлау  бик мөһим. Әдип Шамов аларга бик сизгер, битараф түгел, аларның тәэсир көчен нечкә тоемлый:  Шулай да Хасиятнең начар ниятле, майлы, елгыр күзләре, елан сызгыруыдай чыҗылдап чыккан әшәке сүзләре күңелендә ... җирәнгеч бер тойгы калдырды.
   
Хәзер әдип иҗатында сүзтезмәләрне, аерым алганда күчерелмә мәгънәле берәмлекләр – телбизәкләрне (фразеологизмнарны), куллану үзенчәлеген күзәтүгә күчик. Афзал Шамов – сөйләмдә фразеологизмнарны куллану остасы. Менә озын булса да исемлек китерик әле. Аларны өйрәнү, сөйләмебездә кулланырга омтылу файдага гына булыр иде:
Серкәсе һич тә су күтәрми...;  Өлкәннәргә тел тидерү килешми дә инде...; Сүзләре йөрәгебезгә май булып ятты...;  – Кайчак, әнием искә төшкәндә, йөрәгем өзелеп китә...;   Көлен күккә очырып була...; Йөрәккә кан сава...; Җенем сөйми минем мыскылны; Ярар, ярар, салам кыстырмагыз...;  
   
Уңай һәм тискәре фразеологизмнар нисбәте саклануы  – уңай күренеш:   ... Сезгә сүзем шул: каһәр суккан залимга илебезне, хөрриятебезне таптарга, мәсхәрәләргә ирек бирмәгез.   Себереп түгегез аларны. Юк итегез. Нәселләрен корытыгыз!  
   
Фразеологизмны катып калган, штамп фраза, үзгәртергә ярамый, дип күнеккәнбез. Афзал абый һич андый фикердә түгел. Ул аларны ничек кенә үзгәртә, хәрәкәттә иттерә, җанландыра әле! Шат ул, авызы ерылган, халыкча арттырып әйткәндә, колакларына җиткән. Бәхетле ул бүген.
   Кирәге чыкканда, ул андый гыйбарәләрне үзе дә  иҗат итә, “ясый”: Йөрәкләре  көлгә әйләнер;   Без бик күптән тояк ялтыраткан булыр идек. Бу афоризмны ул,– кавалерист бит,– аяк ялтыратканга охшатып ясаган...
   Фразеологизнарны  текстта урнаштыруның да тәэсири әһәмияте бар бит, әдип бу өлкәдә дә оста: әйтик, ул аларны персонаж сөйләме аркылы. кертә. Шулай табигый, үтемле килеп чыга: Хатыңны гелән-гелән язгалап тор. Кош теле буе гына булса да яз. Онытма, яме. Без синең өчен монда ут йотып...;    Итәкләреңне җый, ягъни койрыгыңны җый. Җыймасаң, бөтен эчәгең-ниең белән йолкып алып китәрләр.
   Татар телендә тезмә троплар мәгънә күләме ягыннан үсә барып, формасы белән дә төрлеләнә, үсә бара – әйтем, гыйбарәләргә, аннары инде мәкальләргә әверелә: өйләнгәннәренә бишбылтыр; җир тишеге булса, кереп китәр идем;   – Кадалган, җиле дә туктамый бит.   Эх, кадалып киткере;
 
Афзал Шамов – әсәрләренә татар мәкальләрен җәлеп итү остасы. Моңа тәфсиллерәк тукталыйк әле. Башта, иренмичә, халык җәүһәрләрен кабат укып, ләззәт алыйк, зиһенгә сеңдерик, кирәге чыкмый калмас:  Майсыз таба купмый бит ул; Кыз кемгә бармас та, егет кемне алмас. Җаны теләгән елан ите ашаган; Борыңгылар: иш ишен эзли, җил тишеген эзли, дигәннәр; Көлке көлә килә, артыңнан куа килә...; Сабыр төбе сабыр алтын...;  Сыйлаганда су эч; Тырышкан табар, ташка кадак кагар; Киңәшле туй таркалмас; Йөз сум акчаң булганчы, йөз дусың булсын; Туйда тукмак та сикерә;   Башыңа төшкәч, башмакчы булырсың.
   
Еш кына яшь язучылар әсәрне халыкчан итәм, дип, үзенең халык иҗатын белгәнен күрсәтер өчен әсәрнең буеннан-буена мәкаль, әйтемнәр канатлы гыйбарәләр тезеп китә. Афзал Шамов халыкның гасырлар буе бөртекләп җыелып килгән ул хәзинә энҗеләрен алай уптымиллаһый ыргытып бармый, кадерен-тәмен белеп, нәкъ кирәкле урында гына җемелдәтеп җибәрә:--Булса соң! Үз балаң бит. Ана күрке – бала, дигәннәр борыңгылар. Аннары, бал татлы, балдан бала татлы, дип тә әйткәннәр...;– Асыл суга батмас, дигән сүзне ишеткәнең бармы синең, кызым?– диде Патый әби.
   
Бездә кайбер язучы мәкаль, әйтемне әсәргә кирәксә дә кирәкмәсә дә, җанландыру, халыкчанлык билгесе дип төртеп баручан. Андый өстәмә юньле генә әсәрдә дә артык “бөкре” булып тырпаеп тора. Афзал Шамов әсәрләрендә, мәкаль  очрап торса да, алар нәкь үз урынында – мәгънәле һәм хисле. Иң башта алар – мәгънә төгәллегенә һәм тулылыгына ирешү чарасы. Икенчедән, ул әсәрнең композиция, сюжет төзеклеген саклау, камиллеккә, аһәңлеккә ирешү чарасы да. Менә берничә мисалга тәфсиллерәк тукталыйк әле. Бу очракларда мәкаль эчтәлек бөтенлеген генә түгел, әсәрнең төзелеш камиллеген дә сакларга хезмәт итә.
– Әйткән сүз – аткан ук–, дигәннәр бабайлар. Аннары, егетнең сүзе үлгәнче, үзе үлсен, дип тә әйткәннәр. Сүзеңдә тор, Гыйсмәт–, диде.
Бу мисалда мәкаль үзенә бер диалог тәшкил иткән. Ә менә болар әсәр эчендә кечкенә генә бер сюжетлы парча кебек кабул ителә: Апамның сүзе чыннан да дөрес булып чыкты. Аннары, борыңгылар да белми әйтмәгәннәр бит: матурлык туйда кирәк, мәхәббәт көн дә кирәк, дигәннәр. Нинди дөрес сүз! Каян белгәннәр!  
Кайчак борыңгыларга да ачуым килә.    Анасызны килен итмә, атасызны кияү итмә, дип әйтеп калдырганнар. Имеш, мин атасыз егет. Ә мин менә, аларга үч итеп, анасызга да өйләнергә әзер.
   
Ә менә бу очракта бер мәкаль бөтен бер сюжет өзеге, үзе берничә җәпле фикер агышының сәбәпчесе булган: Кайчандыр бер акыллы карт миңа: “Туйга барсаң, борын бар, борын барсаң, урын бар; ашап-эчеп, туй да кайт, соңа калсаң сугыш бар” дигән иде;... Күрше авылның бай гына бер картыннан Миңҗамалга яучы килеп төшкән. Ата-аналары бирергә риза булганнар. Миңҗамалны чагырып, яучы алдында сораганнар. Ул ни дип җавап биргәндер дисез? Ишетмәсәгез, ишетегез.
–Карт куенында калач бар, калачы да кан белән, яшь куенында камчы бар, камчысы да бал белән, – калачлыга күнә алмам, камчылыдан бизә алмам,– дип җавап биргән.–Кем соң ул камчылы яшь егет?– дип сораганнар аңардан.–Кем булса, шул дигән ул. – Ләкин акыллы егет,– дигән.ем икән соң ул акыллы егет? Мәкальгә нигезләнеп менә нинди үзенә бер парча килеп чыккан. Иҗат итә белгәч.   Тагын бер парча:
– Бәлки, син расхут-фәлән дип курка торгансыңдыр? Бер дә курыкма, бер тиен дә расхут чыгачак түгел, Гыйсмәт акыллым,– диде,– өс-башы бөтен, сөлге-җәймәсе җитәрлек. Бу яктан бер дә кайгырма. Акылга дисәң – акыллы, эшкә дисәң – эшкә уңган, матурлык дисәң – матурлыгы килгән... Яхшы хатын – җан азыгы, яман хатын – баш казыгы, диләр бит. Аннары тагын: уңса – казна. уңмаса – каза, дигән сүз дә бар. Миңҗамал инде ул бер үк вакыт җан азыгы да, казна да,– диде.  
Укыганда сизә барасың: әдип мәкальләрне калып-рәсмилектән арындыра, җанландыра, хәрәкәтләндерә. Мәсәлән , ул аларны туры сөйләмгә, персонаж сөйләменә җәлеп итә, шунда үзгәртә:  – Шулай менә. Ашыккан ашка пешкән, дигәннәр. Авызың пешмәгәе.
     
Чын иҗатчы буларак, Афзал Шамов үзе дә сүз иҗатына һәвәс. Хәер, бу турыда язмабызның очламында тәфсиллерәк.
                                     Илдар Низамов,
                             филология фәннәре докторы.

 


Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 02.09.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»