|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2021 Фаҗига
Татарстанда көчле янгында 2 кеше һәлак булган: «Җирләүне авыл халкы күтәрде»Бүген төнлә Актаныш районның Яңа Кормаш авылында йорт янып ике кеше һәлак була. Ут кичке уннар тирәсендә чыга. Әлеге йортта бер ялыгзы гына ир-ат яши. Аның янына дусты килгән була. – Кеше гомерләре бигрәк җәл. Әле икесе дә яп-яшь иде. Өйләнмәнгән егетләр алар. Авыл өчен зур хәсрәт булды бу. Бу ике ир-атның да әти-әниләре, якын туганнары юк иде. Икесе дә тартырга яраткан. Авылдашлар шулай, ди. Күрәчәкләре булгандыр инде, коткара алмадык, – ди Татар Суыксуы җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина. –Янгын сүндерүчеләр икесенең дә мәетен тапты. Аларны җирләдек тә. Бөтен авыл халкы ярдәме белән, соңгы юлга озаттык.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|