|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2021 Мәдәният
Бүген Казанда «Тукай дөньясы» күргәзмәсе ачылаГ. Тукай әдәби музеенда 2021 елның 27 августында 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, халык рәссамы Михаил Кузнецовның «Тукай дөньясы» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә Татарстан Республикасы көне уңаеннан оештырыла, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Г. Тукайның 135 еллыгына һәм М. Кузнецовның 75 яшьлегенә багышлана. Г. Тукай әдәби музее даими рәвештә тамашачыларны Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге тарихы белән таныштыра, лауреатлар турында мәгълүмат бирә. Бөек Тукай традицияләренең дәвамчыларына – татар һәм Татарстан мәдәниятының иң күренекле иҗат әһелләренә багышланган «Шагыйрьнең рухи мирасы» залында лауреатларның шәхси әйберләре һәм әсәрләре тәкъдим ителә. Биредә алар турында мәгълүматны интерактив режимда да табарга мөмкинлек тудырылган. Музейда лауреатлар белән очрашулар еш уздырыла, рәссамнарның сәнгать әсәрләреннән күргәзмәләр ясала.
--- |
Иң күп укылган
|