|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2021 Милләт
Ул татар халкын берләштерүче көч булып калаӨлкә “Бердәмлек” газетасының 31нче июль санында авылдашым Фәрид абый Ширияздановның “Ышанычлы утраулар” дигән мәкаләсен укыгач, мин дә Гакыйль Сәгыйров турындагы истәлекләрем белән бүлешергә булдым. Гомеренең таңында ук хәрәкәтсез калып, тормыш рәхимсезлегенә бирешмичә, күңел көрлеген, рухи ныклыгын саклап калган язучы, шагыйрь, рәссам Гакыйль Сәгыйров татар халкының горурлыгы ул. Шагыйрь үзенең иҗаты белән халкыбызга хезмәт итеп, рухын баетты. Гакыйль Сәгыйровның “Тормыш җиле”, “Айбагарлар”, “Кабатланмас моң”, “Неповторимая мелодия”, “Ике кояш”, “Шатлыклы иртә”, “Йөрәк сере”, “Шатланам мин җырлар булып калуыма” кебек шигырьләр һәм рәсемнәр җыентыклары татар әдәби мирасын баеткан кадерле тәлгәшләр булып калалар.
Гакыйль абый белән (мин аңа шулай дәшә идем) мин якыннан таныш идем. Хезмәт елларымда Димитровградка барып, аның турында документаль фильм төшергәнебез, үзе, әнисе Хәбибҗамал апа турында эчтәлекле мәкаләләр язуым бүгенгедәй хәтеремдә. Үзе исән чагында тыгыз элемтәдә торып, телефон аша һәрвакыт хәбәрләшеп, киңәшә идек. Әлбәттә, киңәшләрне Гакыйль абый бирә иде, һәр яңа китабын да, кеше аркылы булса да, бүләк итеп җибәреп торды. Минем җыентыкларым басмага чыгуын ишетсә, балаларча куанып, котлап шалтыратты. Әтием белән бер елда туган Гакыйль абый миңа: “Нихәл, коллега?” – дип эндәшә иде. Әлбәттә, хәзер миңа аның шулай үз итеп шалтыратуы җитми, ләкин берни дә эшләп булмый, тормыш кырыс, кадерле кешеләребез бакыйлыкка китә тора.
2019 елда, Камышлы төбәгендә Х Бөтенроссия авыл Сабан туе узганда, Гакыйль Сәгыйровның абыйсы Наил Шәрифулла улы һәм аның тормыш иптәше Халидә ханым миндә кунак булып та киткәннәр иде. Наил абый яшь чагында Камышлыда берничә ел эшләгән булган һәм, ниһаять, 60 елдан соң, кабат бу якларга килергә насыйп булган. Ул, олы яшенә карамастан, Камышлының инде үзгәреп өлгергән урамнары буйлап истәлекләренә чумып йөрде. Ә быел, Гакыйль Сәгыйровның вафат булган көнендә, ягъни 29 июльдә, миңа да Димитровград шәһәренә барып чыгарга насыйп булды.
...Димитровград мине җылы кояшы, якты йөзле кешеләре белән каршы алды. Истәлекләр белән бүлешкәч, Наил әфәнденең һәм Хәлидә ханымның гаиләсе, туганнары катнашында Гакыйль абыйның рухына багышлап Коръән табыны уздырылды. Илле елдан артык урын өстендә яткан каһарман шагыйрьның вафатына да 12 ел гомер үтеп киткән икән. Укыган, кылган догаларыбыз кабул булып, Гакыйль абыйның рухы шатланып ятсын иде.
Өч көн кунак булуыма карамастан, Сәгыйровлар гаиләсе һәм туганнары белән сөйләшер сүзләребез бетмәде. Күршеләрендә корбан мәҗлесендә катнашу, Халидә ханымның туганнары Әлфия хәм Рузалия ханымнарда кунак булу - барысы да күңелдә якты хисләр калдырды. Борчыганы да булды - Иске Җүрәй авылында шагыйрьнең музей-йортының нигезе эшләнгән булуга карамастан, төзү эшләре тукталып тора икән. Сәбәбе әлеге дә баягы - җир шары буенча таралган чир икән. Ләкин ышанасы килә, башланган эш кайчан да булса тәмамланыр, безгә музей ачылу тантанасында да катнашырга насыйп булыр әле. Бу эшнең башында “Прогресс-В” компаниясе президенты, Россиянең атказанган төзүчесе Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшин булуы аеруча куандыра, чөнки хөрмәтле Вазыйх әфәнде үз сүзен аяк астына салып таптый торган кеше түгел.
Менә шулай мин Димитровград шәһәрендә Гакыйль Сәгыйров калдырган эзләрне барлап йөрдем. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гакыйль Сәгыйров рәссам таланты өчен 1999 елда Халыкара “Филантроп” премиясе, Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби бүләге, Ульяновск өлкә татар автономиясенең Г.Кандалый исемендәге премиясе, “Өмет” газетасының С.Урайский исемендәге бүләге иясе әле дә булса татар халкын берләштерүче көч булып кала. Аның тормышы - үрнәк, ә шигырьләре – тормыш җыры.
Фәния КӘРИМОВА |
Иң күп укылган
|