|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2021 Бәйге
«Блогер.Татар» бәйгесендә 10 җиңүче 20шәр мең сум отачак (ВИДЕО)Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән «Матбугат.ру» порталы авылларга багышланган яңа бәйге игълан итте. Ул «Күңелгә хуш авылым» шигаре астында уза. Бәйгедә жюри тарафыннан 10 җиңүче билгеләнәчәк. «Иң яхшы авыл аккаунты» номинациясендә – 20000 сумнан акчалата 5 бүләк, «Авыл турында иң яхшы пост» номинациясендә – 20000 сумнан акчалата 5 бүләк. Шулай итеп, приз фонды - 200000 сумны тәшкил итәчәк. Бәйгедә үз авыллары турында татарча блог алып баручы 16 яшьтән өлкән кешеләр катнаша ала. Блогка язылучылар саны буенча чикләүләр юк. Эшләрнең кызыклы, үзенчәлекле булуы, техник яктан яхшы башкарылышы, аудиториянең активлыгы исәпкә алыначак. Татар теленең камиллеге дә мөһим. Бәйгедә катнашу өчен исем-фамилиягезне, телефоныгызны һәм блог яисә постка сылтаманы bloger.tatar@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Шуны да искәртәбез, бу бәйгедә җиңү яулар өчен блогер булу мәҗбүри түгел. Авылыгыз аккаунтын да алып бармыйсыздыр, бәлки. Нибары 1 (!) пост белән әлеге бәйгедә 20 000 сум отарга мөмкин. Төп шарт - ул пост татарча һәм авыл турында булсын.
Эшләр 31 августка кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр 10 сентябрьдә игълан ителәчәк.
Тулырак мәгълүмат «Блогер.Татар» сайтында һәм @bloger.tatar инстаграмында.
|
Иң күп укылган
|