поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.08.2021 Мәдәният

75 яшен тутырган Дания Нуруллина: "13 яшемдә әнисез калдым"

Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллинага 23 августта 75 яшь тулды. Аны чын күңелдән юбилее белән тәбрик итәбез.

— Сөбханалла, Дания апа, Сезгә 75 яшь. Сәяхәткә ялгыз чыгып китәргә ничек курыкмыйсыз?
 
— Ялгыз сәяхәт итәргә яратам. Чит телне белү дә кирәкми. Татарча: “Миңа кая барырга?” — дисәм, аэропортта юлны ишарәләр белән аңлаталар. Дубайда 14 көн булдым, һәрчак тәрәзәдән диңгез күренеп торган кунакханә сайлыйм. Һинд океанына чыктык. Бии торган фонтаннарны, кыргый дөяләрне күрдем. 40 оСтан артык эссе иде. Әмма диңгез буенда бу бик сизелми. Кирәк урынга таксида бардым. Сәяхәттән күчтәнәчләр, үземә хушбуйлар алып кайтам. Коронавирустан берничек сакланмыйм, Аллага тапшырган, дөрес, Дубайда таләпләр катгый иде. Битлектән йөрергә туры килде. Кайткач, ПЦР тест тапшырдым, бар да яхшы.
 
— Гомер буе сәяхәт итәсез. Кайсы илдә яшәр идегез?
 
— 15 ләп илдә булганым бар. Испания, Италиядә яшәр идем. Анда мәдәният башка, диңгез, тәртип, чисталык. Ләкин кая барсам да, туган як һавасы тартып кайтара, үз караватым күңелгә якын.
 
— Артист булмасагыз, нинди һөнәрне сайлар идегез?
 
— Шәфкать туташыдыр, мөгаен. Әнием авырып ятканда ярдәм итәсем килгәндер, аңа укол кадап йөргән шәфкать туташына да сокланганмындыр, бәлки. Әни гел ашказаны авыртудан зарлана иде. Аннары анда яман шеш таптылар. Операциядән соң ике ай гына яшәде. 56 яшендә гүр иясе булды. Мин иң төпчеге — сигезенче бала, 13 яшемдә әнисез калдым. VII сыйныфтан соң медицина училищесына укырга кереп карадым, тик сынауларны уза алмадым.
 
— Аннары сәнгать өлкәсен сайладыгызмы?
 
— Алай тиз генә булмады. Мин — Казан кызы. Кабан күле буенда үстем, төп нигез бүген дә саклана, андагы шәхси йортта киленебез яши. Башкаланың күп мәдәният йортына төрле бию түгәрәкләренә йөрдем. Дус кызларым игълан күргән, театр училищесына кабул итәләр икән. Биергә яратасың дип, шунда барырга тәкъдим иттеләр. VIII сыйныфны тәмамлаган ак бантлы, ак алъяпкычлы кыз портфелен асып, имтихан бирергә китте. Туган телдә яхшы сөйләшсәм дә, рус мәктәбендә укыганга, татарча шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйли белмәгәнмендер. Алмадылар. Коридорда елап басып торганда, озын буйлы бер абый чыкты (Празат Исәнбәт булган икән). “Абый, нигә мине алмадылар?” — дим. “Үсеп кил әле, икенче елга алырбыз”, — дип башымнан сыйпады ул. Икенче елга ныклап әзерләндем, матур күлмәгемне кидем, чәчемне кистердем. Ел дәвамында театр училищесының беренче курсында укучы дус кызым белән этюдлар, җырлар, шигырьләр өйрәндем. Бу юлы мине кабул иттеләр. Сентябрьдә уку башланды. Актерлык осталыгы фәненнән теге “озын абый” килеп кермәсенме? Иң күңелле чаклар иде ул. 18 яшемдә режиссер Ширияздан Сарымсаков беренче ролемне тәкъдим итте. Камал сәхнәсендә “Ай тотылган төндә” спектаклендә Шәфәкъ образын башкардым.
 
— Көннәрегез ничек уза, Дания апа?
 
— Дубайдан кайткач, апа янына җәйге бакчага барып килдем. Сигез туганыбыздан 91 яшьлек Фәүзия апа гына исән. Аңа яраткан ит пәрәмәчләрен пешердем. Гомумән, камыр ашлары әзерләргә яратам. Кунакларны сыйлау рәхәтлек бирә. Ә үзем камыр ризыкларын аз ашыйм.
 
— Бер үзгәрмисез, күз тимәсен. Яшь, матур калыр өчен нишлисез?
 
— Рәхмәт. Бу нәселдән киләдер. Махсус яшәртә торган укол кадатканым, битлекләр сылаганым юк. Кыйммәтле крем да кулланмыйм. Чәчне кычыткан суы белән юам, ныгыта. Чәч коелудан тагын бер нәтиҗәле алым: бер уч суган кабыгына бер стакан кайнар су салам да юганнан соң чәчне шуның белән чайкыйм. Иртән кофе эчәм. Эремчек яратам. Өстәлемдә һәрчак өрекле чәй, җиләк-җимеш, яшелчә. Балык пешерәм. Атнага бер-ике тапкыр фитнеска йөрим.

— Дания апа, бәхетле яшәүнең сере нәрсәдә икән?
 
— Кайгысы булмаган кеше бәхетледер инде ул. Хәсрәтне җиңеп яшәргә өйрәник. Бәхетле булыр өчен, мөмкинлегең булганда сәяхәт итәргә, яраткан эшеңне булдырырга, матурлыкны күрә белергә кирәк.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 24.08.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»