|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2021 Мәдәният
Милли музей «Һава» мәйданчыгында Рөстәм Яхинның 100 еллыгына фестиваль уздыраРеспубликасының Милли музее төп бинасы ишегалдында, «Һава» мәйданчыгында «Яхшы музыка» фестивале уздыра. Концертлар 26 һәм 29 августта узачак һәм татар классик композиторы, пианист һәм педагог, Татарстан гимны авторы Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышлана. Музейның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, концертлар 19:00 сәгатьтә башлана. Беренче концертта композитор һәм пианист Алсу Абдуллина, джазмен һәм саксофонист Евгений Соколова дуэты (коллектив фестиваль өчен махсус оештырылган), композитор Кәрим Тинчурин театрының баш дирижеры Ильяс Камал (виолончель), Алинә Заһидуллина (саксофон), Фәнис Мохтаров (вокал) катнашачак. Музыкантлар Рөстәм Яхин әсәрләрен дә, шулай ук Александр Ключарев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Сәйяр Хәбибуллин, Рәшит Кәлимуллин әсәрләрен дә башкарачак. Шулай ук оригиналь джаз музыкасы һәм джаз-стандартлар яңгыраячак. 29 августта, фестивальнең икенче концертында Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең Опера студиясе татар операларыннан арияләр һәм дуэтлар башкарачак. Шулай ук популяр татар романслары да яңгырар дип көтелә. Концерт программасында Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи, Салих Сәйдәшев музыкасы булачак.
--- |
Иң күп укылган
|