|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2021 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда авариядә бер кеше һәлак булган, тагын икесе төрле җәрәхәтләр алганТатарстанда 23 август көнне иртән үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә бер кеше үлгән, тагын икесе зыян күргән. Трассада "ГАЗель" белән "Лада" бәрелешкән. Һәлакәт иртәнге сәгать уннар тирәсендә Шиһазда авылы янындагы трассада килеп чыккан. "Лада Калина" һәм "ГАЗель" машинасы бәрелешкән. Көчле бәрелүдән җиңел машина кюветка оча.
Йөк машинасы юлда кала, аның алгы өлешенә зыян килә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәт урынында 1984 елгы "Калина" пассажиры үлгән, тагын ике кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Шаһитләр әйтүенчә, җиңел автомобиль йөртүчесе идарәне югалта һәм каршы як полосага килеп чыга да икенче машина белән бәрелешә.
Фото: социаль челтәрләрдән
--- |
Иң күп укылган
|