|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2021 Язмыш
“Могҗизалар була икән!..”Моннан шактый еллар элек авылда кич клубка кинога барган идем, карап бетермичә кайтып киттем. Кыш көне. Кардан атлап кайтып киләм, юлда газетага төрелгән нәрсәдер ята. Тибеп җибәрдем, ачылмады. Шуннан ут яктысына алып барып карасам, яңа чыккан ике 200 сумлык. Йә берәрсе табып, иясенә кайтарып бирмәс дип, алдым мин моны. Үзем куркам. Әниләр кунакта иде, алар кайткач, әнигә сөйләдем. Апа белән акча табылу турында белдерү яздык. Әни аны кибет янындагы белдерүләр тактасына элеп куя дип килештек. Әти белми. Икенче көнне мин Казанга киттем. И-и эч поша инде, беләсе килә, тик ул вакытта кесә телефоннары әле юк. Соңыннан белдем: әни илтеп элгән белдерүне. Шуннан әти янына бер абый кергән дә: “Кибет янында белдерү бар, берсе акча югалткан, тапсалар да бирмиләр инде аны”, — дип сөйли икән. Кыскасы, акчаның хуҗасы табылды. Аны берәү Казанга йөрүче автобус йөртүчесенә “фәләнгә тапшырырсың әле” дип биргән булган. Әни акчаны автобус йөртүченең хатынына илтеп биргән. Иясе табылды дип минем сөенгәнне белсәгез! Бервакыт әни алтын балдагын югалтты. Кыш көне иде. Малларның су тагаракларын да карадык, камыр басканда шуып чыгып киткәнме әллә дип тә уйладык, эзләдек-эзләдек — тапмадык. Әни бик борчылды, аңа әби үзенекен биргән иде. Ә яз көне тиресләр таратканда энем югалган балдакны табып керде. Бервакыт үземнең бер алкам юклыгын сиздем. Бөтен урын-җирләрне, карават тирәләрен карадым – юк. Бакчадан кайткач, киемнәремне селкегән идем, шунда төшмәдеме икән дип, стоянкага киттем. Анда да таба алмадым. Ярар, мин әйтәм, димәк, шулай кирәк булган.
Бер атна узгандыр, подъезд баскычыннан төшеп киләм, беренче катта идәндә ятучы келәм кисәгендә нидер ялтырап китте. Алып караган идем — минем мескен алкам! Тапталып, пычранып беткән. Танышыма ремонтка биргән идем, нәкъ яңа кебек итеп ясап бирде.
Ике тапкыр телефон таптым. Хуҗаларын эзләп табып, икесен дә тапшырдым.
Бер таныш кыз сөйләгән иде: киленнәре әтисенең чалбарын юган, кесәләрен карамаган, ә анда сөт тапшырган өчен кешеләргә өләшәсе 50 мең сум акча булган!
Ирем белән бер көздә бакчаны кышка ябып кайтырга дип киттек. Эшләрне бетергәч, иремә машинаны да юып алыйк әле дидем. Машина бакча йорты каршында гына, юа башладык. Ирем комачаулый, алып куеп тор әле дип, балдагын миңа салып бирде. Мин аны үземнең бармакка киеп куйдым. Зуррак икәнен дә беләм инде. Икәүләшеп машинаны юып бетердек, бакчаны бикләдек, инде кузгалабыз дигәндә, ирем: “Кая, балдакны бир әле”, — диде. Карыйм: бармакта балдак юк. Тотындык эзләргә. Машинаны тентеп чыктык, бөтен чирәмне ертып, актарып бетердек – юк балдак! Елап беттем. Караңгы төшә башлады, көз көне бит. Иртәгә иртүк торам да, үзем шушында килеп эзлим мин әйтәм. Ирем: “Беркая бармыйсың, бу вакытта бакчада кеше дә йөрми, ярар, югалган-югалган инде, әнигә әйтеп тормабыз, кибеттән яңаны алырбыз да, шуның белән шул булыр”, — ди. Юк, мин әйтәм, балдак югалтырга ярамый, мин аны эзлим!
Шулай итеп өйгә кайтып киттек. Фатирга кергәч тә, ирем, җайлап кына, каенана-әнидән: “Әни, балдакны югалткач нәрсә була?” – дип сорады. Ул: “Төрле кеше төрлечә юрый инде, яхшыга гына юрарга кирәк”, — диде. Без аңа югалттык дип әйтмәдек. Нишләп шулай озак тордыгыз, бик соңга калдыгыз дисә дә, берни белгертмәдек. Иремнең апасы да бездә иде. Чәйләр эчкәч, ирем машина белән аны өенә озата китте.
Күпмедер вакыттан чылтырата бу миңа: “Балдакны таптым”, — ди. Мин ышанмыйм, тынычландырыр өчен генә әйтәсеңдер, кибеттән алгансыңдыр дим. “Юк, чынлап әйтәм, апалардан чыккач, машина капотын ачып карасам, шунда ялтырап ята”, — ди. Могҗиза булды ул безнең өчен: тик торганда ирем нишләп капотны ачып карыйсы иткән, балдак анда ничек эләккән һәм аннан ничек төшеп калмаган? Ә икенче көнне машинаны сатарга тиеш идек. Аллаһның рәхмәте, үзебезгә насыйп мал булган инде.
Мәдинә ЯРУЛЛИНА, Казан |
Иң күп укылган
|