поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.08.2021 Ана теле

Сөйләмебезне бизәргә шагыйрь Шамил Анак “өлгеләрен” дә файдаланыйк. Ә алар нидән гыбарәт? (АХЫРЫ)

Шагыйрәнә тел остасы Шамил Анакның сурәт коралы телдән генә тормый. Аның пара,-экстралингвистика чаралары -- үзенә бер хәзинә. Җентеклерәк тукталыйк әле.

Тавыш. Шагыйрь иҗатында без буйдан-буйга тавышны “ишетеп” торабыз. Кеше тавышын. Яшәештәге, табигатьтәге төрледән-төрле тавышларны. Ул “тавыш” сүзе белән дә (Урман җыры мең тавышлы // иртән шат, кичен сагышлы), бүтән контекстуаль синонимнар, вариантлар  белән дә белдерелә: Кайчак ул гүли ачу белән // ә кайчак – зарлана, елый...; Урман сизгер//аваз кайтара;  Йолдызлар кычкыра.
   
Шагыйрь әсәрләрендә тавыш төшенчәсенә тартым сүзләр арасында өн аеруча еш күренә. Өн нәрсә ул? Таныш сүз дә үзе, тик көндәлек сөйләмебездә еш ишетелми. Сүзлектә болай диелгән: 1) Чынбарлык, реальлек; Төш түгел, хыял түгел, саташу түгел; “Өнемме бу, төшемме?” 3) Нинди дә булса тавыш, аваз. Ишетелде һавада аккаш өне. Дәрдмәнд. Өнең чыкмасын!
Ш.Анактан мисаллар:
   Чыгам да төнгә, сөйләшәм тынлык белән –           тынлык кебек тын гына, өнсез генә;
   Ни турында сөйли төн тирәнлеге өнсез?  
   Төндә йолдызлар гына кычкыра өзлексез.
   Аңлармынмы мин аларның өнсез телләрен?
   
Күрәбез ки, шагыйрь иң башта өнне тавыш белән мәгнәдәш итеп аңлый.
   
Янәш (мәгънәдәш) төшенчәләр: тынлык – өнсез. Шулай да  өн тавышка караганда предметсызрак димме. Бер шигырендә ул күреп, ишетеп, аңлап булмаган нәрсәләрне барлый. Арада йолдыз өне бар:  Ә бер шигырендә йолдызлар кычкыра дигән иде.
   
Шулай да шигырь сөйләме дигәндә без шагыйрьнең әлеге төшенчәләрне (тавыш, өн) нәкъ менә сурәт ясау чарасы буларак куллану нечкәлекләренә күбрәк диккать бирәбез. Күрдек ки: сүздән сурәт ясап була, ә тавыштан буламы? Сорауның мәгънәсез икәнен инде мисаллардан күрдек бит. Менә тагын берсе: бик диккать белән укыгыз... әй, юк ла, тыңлагыз әле: Яңгырның шыпыртын тавышы җаннарга үтеп керә// һәм хыянәтчел пышылдый: “Оныт, оныт, оныт!”. Янә дә тыңлыйк. Әйе,  тавыш ул сурәт дигән хакыйкатькә ышанганнан-ышана барабыз түгелме?! Шагыйрь аларны нәкъ шул максатта да еш куллана; Уйный оркестр, үкси саксофон, елый гитара; Агачлар нидер сөйли шыпырт кына...; Бәлки йомшак шыбырдап яфраклар// назлы сүз әйтмәк буладыр; Бәлки, урман шәрә ботакларның ыңгырашы белән туладыр? Кошларның шомлы тавышы һ.б.
   
Шагыйрьчә сурәтләү, образ тудыру максатыннан Анак, әйтик, табигатьтә мөмкин булмаган нәрсәләрне барлый: ташларның телгә килүе, кошларның көлүе, өн шәүләсе...  
 
Тавыш, өн  төшенчәләре әйтү–ишетү күренешләреннән  дә аерылгысыз. Ә бу төшенчә-категорияләр шагыйрь сөйләмендә әһәмиятле урын били.      Әйтү сүзе һәм төшенчәсе үзе  үк мәгънәле дә, хисле дә санала: Нинди җиңел, шат әйтелә бу “гомергә!” сүзе // беренче сөю антында һәм нинди авыр яңгырый ул соңгы хушлашуда. Монысы – кешенең әйтүе. Шагыйрь табигать “әйтүен” дә еш, тәэсирле куллана: Үләннәрнең бардыр без белмәгән теле, // һәм яфраклар, сабый кебек, елый-көләдер;  хәрәкәтсез йолдызлар гүя кычкырган сыман безгә:  –Кем сез? // Тик без аңламыйбыз аларның сүзсез, сәер телләрен. Ни турында кычкыралар алар өнсез.
Өн  бу очракта тавыш түгел, ә мәгънәле сүз, сөйләм. Гомумән дә шагыйребез сөйләмендә  тел, сөйләм, өн, сүз төшенчәләренең катлаулы гына фәлсәфи мәгънә төсмерләрен бирү өчен куллануын күзәтеп, уйланып алу мәслихәттер.
   
Тел белми дип кошлар-хайваннар //ник без инанганбыз шулкадәр?//   Каян килә “диңгездә балыклар // өнсез йөзә “ дигән буш хәбәр?
   Кайчак тоела миңа: гүяки // яфрак-үлән телен мин беләм;//   Өйрәнсәң иде шулай сөйләргә –//           әйтерсең эндәшмисең.//   Өйрәнсәң иде шулай эндәшмәскә –//          әйтерсең сөйлисең.
   Өйрәнсәң иде иң бөек сәнгатькә –//      сүз ирке сәнгатенә.   Уйга баткан, ул өнсез...  Өнсезлегендә – зур мәгънә...  
   Төннең иң тын сәгатендә, пышылдау шикелле,// чак-чак ишетелгән өннәр килә колакка. Бу –ерак галәм өннәре, әллә нинди сәер, ят, юксынулы, сагышлы өннәр...
   Бөекләрнең язганнарын укыган чакта күрәм: сүзләре шул ук, без белгән сүзләр, ләкин алар башкача яңгырыйлар һәм мәгънәләре дә башка...
   
Төс – ул фикерне күз алдына китерү, сурәт ясау өчен шагыйрьгә янә бер көчле чара. Әйтик, рәссамга ул иң төп, бердән- бер чарадыр. Буяу белән биреп була. Иң төгәле төсле фото белән. Табигатьнең үзен төгәл күрү, тою, сизү – менә аның төп мөмкинлеге, чарасы. Шагыйрь менә шул байлыкны тою, күңеленә фото итеп төшереп, бала чактан ук картаеп беткәнче шул сурәтне саклый белү сәләте. Төсне күрсәтү, чагылдыру табигатнең иң көчле сыйфатыдыр. Моны Шамил Анак та сизгән: Бер шигырендә ул: Күрсәтмиме бу бөек табигать мең сыйфатын, төсен, чыраен?– ди.
 
Шагыйрь соң төснең сурәтләү көчен ничек күрсәтә, белдерә ала? – кулында буявы, төсле каләме юк,  фотоаппарат  та аның коралы түгел, бурычы ук бүтән. Сүз белән, төсләрне дә әйтеп-атап бирә алган сүз белән! Шөкер, телебез андый хәзинәгә дә бик бай.
Башта төсне белдерә торган сүзләрнең шигырь сөйләмендә туры мәгънәдә ни дәрәҗәдә дөрес тоемлап белдерелүе. Моңа да күзәтүчәнлек, төс тоемлавы, хис белән бәйли белүе сорала. Төсне башта натуралистларча, рәссамнарча, реалистларча күреп тану, хис итү сорала. Шулай да ул бу сыйфатта рәссамнан да сизгеррәк, хыялыерак булырга тиеш. Көзге тын сарыларда япа-ялгызым // басып торырмын ак каеннар төбендә. Ак каен – монда ике семантик функция үти: каенның чын төсен; икенчесе: хис белдерү максатында эпитет функциясе. Метонимик сурәтле күренешкә әверелгән. Шулай да шагыйрьнең сурәтләү теләге моның белән генә чикләнә алмый. Төснең сурәт мөмкинлеген шушы ак төс мисалында дәвам иттерик әле. Аннары бүтән төсләргә күчәрбез.
   
Төснең мәгънә күләме бик конкреттан абстракт колачсыз күләмгә кадәр җитә: ак каеннан  ак дөнья, ак догага кадәр: – Иртә – ак дөньяга аяк баскан чак; ә төн – ак догалар, сөю сәгате; оча иде үкереп көн-төн самолетлар// эзләре озын иде, ак иде.
Ак төс үзе бер образ югарылыгына күтәрелә: Кызлар май башында каенсарда каен суы җыялар. Күлмәкләре ап-ак. Саф тамчыларны... учларына җыеп алалар, башта битләренә сөртәләр. аннан изүләрен чишеп, ак күкрәкләренә сөртәләр, йөзләре каен тузыдай ак һәм күкрәк сөтләре каен суыдай шифалы булсын дип... Йөзләре ак, күкрәк сөтләре пакъ булсын!
 “Ак”ка бөтен бер шигырь багышлаган: Юмаган кул кагылмадым ак икмәккә // кичерсеннәр, җитлекмәгән юллар белән ак кәгазьне чуарлаган чак булды; Атылган йолдыз // кабына кабаттан кызлар күзендә – гашыйклар йокламасын бу ак сәгатьтә.
   
Акның чыннан да ак икәнен аны башка төсләр белән чагыштырып тагын да “агартып” була икән. Әлбәттә, беренче чиратта кара белән чагыштырып: Кара эшләр эшләнсә дә, кара (әшәке – И.Н.) түгел төн үзе;        Иң караңгы, озын төндә дә // таң нурлары яра төнге караны; Үлем генә мәңге кара, // үлем генә мәңге караңгы;...берсен сугыш дигән кара кош алды...;  кара таңнан кара таңга кадәр эшләде;  Киенгәнсең матәм төсе карадан; Без аңладык, кара кара ул, ак ул ак; Ялгыз калган хатыннарның күзләре сагышлы// күлмәкләре кара.
   
Әлбәттә инде, шагыйребез теге-бу төскә өстенлек бирми, аның шигырьләрендә барлык төсләр дә искә, телгә алына; теләгән сурәтен, образын гына бирсен. Шунысы мөһим, төс белдергән сүзләр, башка кайбер шагырьләрдәге кебек рифма, ритмга яраклаштыру, җанлылык бирү өчен гадәти  эпитет кына түгел. Ниләр килер хәтергә бу төнге тын сәгатьтә –   гомеремнең ерак калган яшел язымы.  Яшел монда “чуарлау” өчен артык бер өстәмә кебек. Юк шул, “яшел”сез дә сурәт булыр иде булырын, тик ул шактый тонык булыр иде, килешегез.  
   
Кешене, аның холкы-фигылен, эш-гамәлләрен, хис-тойгылы хәләтләрен сурәтләп биргәндә аның хәрәкәтләре, шул хәрәкәтне күрсәтергә, белдерергә сәләтле тел чаралары шагыйрьгә бик әһәмиятле. Татарның хәрәкәтне белдерү сүз, гыйбарәләре бик мулдан. Теләсә нинди        ым-ишарә, тән-гәүдә хәрәкәтләрен, табигатьтә күзәтелә торган хәрәкәт-чалымнарын белдерү-күрсәтү-ишеттерү мөмкинлекләре җитәрлек.  Алай гына да түгел, шагыйрь өчен аеруча әһәмиятлесе, хәрәкәтне гади факт, күренеш буларак хәбәр итү өчен генә түгел, образлы сурәтләү, сыйфатландыру, тере-җанлы итеп күз алдына китерү өчен дә иң бай корал-чыганак була ала. Акыллы, хисле шагыйрь моннан файдаланмый калмый, әлбәттә. Шамил Анак иҗаты бу уңайдан да безгә осталык мәктәбе була ала.
   
Мисалларны кеше хәрәкәтен белдерә, күрсәтә, сурәтли торган мисаллардан башлыйк. Иң көчле, хисле хәрәкәт ул –  күз, караш хәрәкәте: Мең кеше арасында көтмәгәндә без очраштык//  һәм күңел күзе белән бер-беребезне таныдык; Хәйран күз белән карап җан сөйгәне Зөһрәсенә...
   
Адәм баласының теләсә кайсы әгъзасы, тәне-гәүдәсе белән, эш кораллары, тирә-юнь мөхитне тәшкил иткән әйбер-нәрсәләр белән ясалган хәрәкәт шагыйрьгә тәэсирле сурәт чарасы ул. Анак аларга бик тә игътибарлы. Бу – натуралист күзәтүе генә түгел: Постовойлар янына киләм чатта// алар читкә бора йөзләрен, эндәшми...; Акча бирәм официантларга, алар баш чайкый, алмый, акчамны кире кайтара. Автор эндәшми, алмый дип кенә дә мәгънәне төгәл бирә алыр иде; юк бит – аңарга сурәт, гәүдәләндерү кирәк: Син минем якты кояшым, гүзәллек сәнамым // һәм мин, мәҗүси, тезем чүгеп табынам сиңа.  
   
Хәрәкәт дигәндә төрле сүз төркемнәренең мөмкинлекләре төрлечә. Аеруча фигыль актив. Фигыльнең күчерелмә мәгънәлелек алу мөмкинлеге: Кайдадыр тирәндә күңелемдә тибә уй. Игътибар иттегезме: тирән бер фәлсәфи күренешне дә хәрәкәт сүзе белән белдереп була икән.
   
Хәрәкәтне тасвирлаганда  татар стилистикасының төрледән-төрле чара-алымнары, аеруча синтаксик фигураларның яңадан-яңа мөмкинлекләре табыла. Аеруча көчлеләреннән  – ул кабатлау. Инде төрле тезисларны дәлилләү максатында китерелгән мисалларда без бу фигурага күп юлыктык. Янә берничәсе генә: Керфегеңдә сиксән бөртек – сиксән сөңге // сиксәне дә йөрәгемә кадалды,// Сиксән үлдем, сиксән терелдем!   Сиксәнне кабатлап – сурәт, образ барлыкка килә
   
Синтаксик фигуралардан янә Ш.Анак чагыштырулар остасы дигән идек. Алар да ана теленең бихисап мөмкинлекләреннән барлыкка килә, беренче чиратта, телбизәкләрдән: озын кызыл томшыклы гаҗәп кошка – тимер кранга; Сез, рояль капкачыдай, яптыгыз да йөрәгегезне, музыка бетте; Мин ялгыз агач көзге яңгырда;  Ят өйдә үзен тартыныбрак тоткан кунактай.
   
Тагын бер ачыш – хәрәкәтнең нечкә төсмерләрен белдерү максатында ана теленең  ялганмалы (агглютинатив) тел буларак мул үзенчәлекләрен эшкә җигәргә мөмкин. Мәсәлән, теләсә кайсы фигыльгә ярдәмче фигыль өстәп, бихисап метафорик мәгънә һәм хис төсмеренә ирешеп була. Аннары, бездә бит теләсә кайсы фигыль ярдәмче сыйфатында да мәгънә, хис  төсмерләрен баета:  менәсем килә; кайтып килә; аерыла алмый; кайтмый калу; ачтан калган; актарып чыгара.
   
Кушымча (морфема) да вакыт-вакыт шигъри бизәккә әверелә: Без, чыннан та, йөзләрчә ел туган-кардәшбез – яуда яудаш, данда дандаш һәм, егылсак, кабердәшбез, тыныч көндә сабандашбыз, бәйрәмдә табындашбыз // һәм мәңге җирдәшбез... 
   
Чү, синтаксик фигуралар турында сүз куерта башлап без инде әсәрнең төзелеше – структарасы өлкәсенә керә башладык түгелме. Бүгенге бурычыбыз бит, кисәткәнебезчә, Ш.Анакның шигырь төзелешенә бәйле үзенчәлекләре турында түгел; сөйләм үзенчәлекләре иде бит. Ә сөйләм башлыча мәгънә белдерә торган чаралар белән бәйле, турыдан-туры структура белән бәйләнмәгән.
   
Шулай да, шулай да... Алай кистереп әйтү, ягъни әсәрнең төзелешен аның төп асылы – образ тудыру чарасы түгел, дип икрарлау дөрес микән?   Сөйләм үзенчәлекләрен ачыклаган мисалларда әсәрнең төзелешенә караган факторлар да очрап торды бит (мәсәлән, шигырьнең өлешләргә бүленеше һ.б.). Яисә әле менә чын тезмә рәвешендә тезелгән – көйле-моңлы, ритм, рифмалы шигырьләрне укып, тәм, ләззәт алып килдек килдек тә, “Каен суы җыю” әсәренә җиттек. Бернинди тукталышсыз,  тын алусыз, паузасыз укуны дәвам иттердек. Бактың исә үзебез дә сизмичә-белешмичә тезмәгә күчеп киткәнбез икән – яңгырап торган ритм, рифма да, иҗек саннары белән тәгаенләнә торган строфалар да юк икән бит. Төзелеше, рухы белән парча ич бу! Шәхсән үзем андый жанрны бик үз күреп язам, парча китапларым, парча турында фәнни күзәтүләрем бар. Беләм, Ш.Анак та парчачы. “Каен суы җыю” да чын парча. “Куллар”, “Үзсүзле йолдыз” вә башка хәтсез тезмәләр – парча. Тышкы рәвеш үзгәрде, ә эчтәлек, ә асыл?  Ә хис? Хис шулай ук шигырьдәге кебек, кайный, үзәкне өзә. Димәк ки, образ тудыру максатында Ш.Анак тезмә белән чәчмәне бер үк дәрәҗәдә оста куллана.   
   
Без инде Ш.Анак шигъриятенең үзенчәлеге энциклопедиядә  “верлибр, сонет, терцина, ода, касыйдә, хайку, танка, назирә, афоризм, новелла” төшенчәләре белән билгеләнүен, боларның исә башлыча әсәрнең төзелеше белән бәйле сыйфатлар булуын искәртеп киткән идек. Төпченә башласаң, бер караганда шигърияттәге форма (төзелеш-структура) үзенчәлеге кебек тоелган, галимнәр шулай дип аңлатырга да тырышкан менә бу хәсият  сыйфатлары тегеләй дә болай да тел, сөйләм асылына кайтып кала түгелме!? Без анализлаган кабатлау, чагыштыру мисаллары шуңа дәлил түгелмени. Менә уйланыр өчен соңгы мисал:  Тик көннән-көн якынаям җиргә // Җиргә якынаям көннән-көн. Монда фәлсәфи хис тудыру чарасы нәрсә? дигәндә, белгеч сүзләрнең җөмләдәге урыны (рефрен күренеше) дияр. Ә без анысы да бит ана теле чарасы, сөйләм төзелеше үзенчәлеге,  дип өстәрбез. Моңа да Шамил Анак ана телен нечкә тоемлавы, белүе, оста куллануы нәтиҗәсендә ирешкән, диярбез.
Шул хакта уйлануларыбызны дәвам иттерик. Осталык серләрен ачуның, аңа ирешүнең чиге юк.
                                         Илдар Низамов,
                           филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 23.08.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»